16+

2022 елда отпуск алыр өчен акча ягыннан иң отышлы айлар!

Белгеч әйтүенчә, ялларны отпуск исәбенә алганда, отышлырак: алар хезмәт хакыннан эш көннәрен алмыйлар, ләкин отпускныйлар исәбенә керәләр.

2022 елда отпуск алыр өчен акча ягыннан иң отышлы айлар!

Белгеч әйтүенчә, ялларны отпуск исәбенә алганда, отышлырак: алар хезмәт хакыннан эш көннәрен алмыйлар, ләкин отпускныйлар исәбенә керәләр.

Юрист, эш хокуклары буенча эксперт Татьяна Нечаева сүзләренчә, отпуск алыр өчен иң отышлы айлар - март, август, сентябрь һәм декабрь. "Кагыйдә буенча, эш көннәре күп булган айларда ял итү әйбәтрәк. Әйтик, августта эш көне - 23, март, сентябрь һәм декабрьдә - 22шәр көн. Ә менә гыйнварда эш көннәре нибары 16 гына, майда - 18, февральдә - 19", - дигән Нечаева.

Бу эшләгән көннәр өчен хезмәт хакы һәм отпускны исәпләү белән бәйле. Хезмәт хакын исәпләгәндә, окладны бер айдагы эш көннәре санына бүләләр һәм эшләгән көннәр санына тапкырлыйлар. Отпускны санау өчен, уртача көнлек хезмәт хакын (СДЗ) ачыклыйлар, ди Нечаева.

Ул эш көннәре белән түгел, календарь буенча санала. Шуңа күрә, гадәттә, СДЗ эш көне бәясенә караганда азрак. Отпуск эш көннәренә генә туры килсә, мәсәлән, дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе, бу өч көнгә кеше өч СДЗ ала. Ә аның окладыннан, кагыйдә буларак, кыйбатрак торган өч эш көнен алалар.

Белгеч әйтүенчә, ялларны отпуск исәбенә алганда, отышлырак: алар хезмәт хакыннан эш көннәрен алмыйлар, ләкин отпускныйлар исәбенә керәләр. "Стереотипларга карамастан, май бәйрәмнәре арасында түләнә торган ял алу отышлы. Ә менә ай азагында вазгыять үзгәрә: соңгы атналардагы отпуск акча янчыгына суга", - дигән РИА Новостига агентлык әңгәмәдәше.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading