16+

23 миллион урлаган хатынның ире барлык гаепне аңа аударып калдырган

23 миллион урлаган хатынның ире Кемнең хаклы булуы һәм 23 миллион сум акчаның хәзер кайда икәнлеге турында берниниди төгәл мәгълүмат юк.

23 миллион урлаган хатынның ире Кемнең хаклы булуы һәм 23 миллион сум акчаның хәзер кайда икәнлеге турында берниниди төгәл мәгълүмат юк.

Хатынының "бурычын" халыктан җыю өчен федераль каналларга кадәр барып җиткән Марат Хәйруллин хәзер бөтен гаепне хатынына аударып калдырган һәм  акчаның кайда булуы хакында берни белмәвен әйткән, дип яза җирле чыганак.

Салават шәһәрендәге “Россельхозбанк”тан 23 млн сум акча урлаган Луиза Хәйруллинаны ире Беренче каналда миллионнарны оттыруы турында сөйләгән иде. Үзе дә йорт арестына алынгач, оттырылган акчалар турындагы мәгълүматны  хатынын яклаучылар уйлап чыгарган дип белдергән.

“Тамашачылар һәм бу тапшыруны караучылар алдында гафу үтенәм. Тапшыруга хатынымны яклаучы кешеләр басым ясаганлыктан килдем, алар мине бутады, - дип белдергән ир. Аның сүзләренчә, ул бары тик басым аркасында, хатынын яклаучылар әйтергә кушканны сөйләп кайткан, имеш.

Кемнең хаклы булуы турында әлегә төгәл мәгълүмат юк. Луиза Хәйруллина 2 сентябрьгә кадәр тикшерү изоляторында, Марат Хәйруллин 10 сентябрьгә кадәр өй арестында, ә балалары хәзер бабаларында яши.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading