16+

30 ел депутат булган Евгений Богачев: "Безнең кулларыбыз бәйләнмәгән иде"

Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика закон чыгару органының иң өлкән депутатларының берсе Марат Галеев, хезмәт ветераны Валентина Липужина һәм Евгений Богачев ТАССРның 100 еллыгы медальләренә лаек булды.

30 ел депутат булган Евгений Богачев: "Безнең кулларыбыз бәйләнмәгән иде"

Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика закон чыгару органының иң өлкән депутатларының берсе Марат Галеев, хезмәт ветераны Валентина Липужина һәм Евгений Богачев ТАССРның 100 еллыгы медальләренә лаек булды.

Бүген, 27 май көнне ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальләрне дүрт кешегә тапшырдылар.

Истәлекле билгеләргә парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика закон чыгару органының иң өлкән депутатларының берсе Марат Галеев, хезмәт ветераны Валентина Липужина һәм Евгений Богачев лаек булды.

Евгений Богачев 30 ел депутат булган кеше. Шулай булуга да карамастан, мин бик аз чыгыш ясадым, диде ул һәм форсаттан файдаланып, республикага булган мөнәсәбәтен җиткерде.

-Мин үзем Украинадан. Биредә мин 61 ел яшим. Хәзер инде үземнең кем икәнемне дә белмим. Әнием украинаныкы, әтием — рус. Министр булганда үзебездәге модельләрне Парижда да, Австриядә дә күрсәттек. Республика җитәкчелеге ярдәме белән без ул вакытта үзенчәлекле система барлыкка китергән идек һәм миллионлаган кием-салым тектек. Уңыш сере нәрсәдә иде? Безнең артым 20-30 процент булды. Хәзер үсеш 0,5-1 процент. Үсеш бар диләр, нинди үсеш бу?! 23 ел җитәкче булып эшләгән вакытта безне бары ике генә орган тикшерде. Эшләр өчен безнең кулларыбыз бәйләнмәгән, хәзерге кебек, тикшерүчеләр штаты булдырылмаган иде, - ди Богачев.

Шул гомер Татарстанда яшәп, рус милләтеннән булса да, аңа карата хөрмәтне гомер буе тоеп яшәвен дә яшерми элеккеге депутат.

-Бу еллар эчендә мин партия исемлеге белән түгел, ә татарлар гына диярлек яши торган районнардан, биш көндәш арасыннан кандидат буларак сайландым. Балтач, Арча, кукмара... — татар районнары. Син узмыйсың, диделәр. Миңа татарлар да, руслар да тавыш бирде. Аяк чалырга теләүчеләргә шуны әйтәсем килә: биредә теләсә кайсы милләт вәкиле өчен, эшләгән кешегә һәрвакыт иркенлек бирелә, - диде Евгений Богачев. 

Лилия ЛОКМАНОВА

 

Фото: Интернет челтәреннән алынды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading