16+

30 ел эчендә

01 февраля 2020, 10:00
3299
0
1
Уку өчен 3 минут

Газетабыз битләрендә бик күп кеше язмышлары чагылдырылган. Гыйбрәтле хәлләр, үрнәк гаиләләр турында язылган мәкаләләр, зарисовкалар урын алган.

30 ел эчендә

Газетабыз битләрендә бик күп кеше язмышлары чагылдырылган. Гыйбрәтле хәлләр, үрнәк гаиләләр турында язылган мәкаләләр, зарисовкалар урын алган.

Бүгенге сәхифәбездә дә моннан 30 ел элек язылган мәкаләнең геройларын һәм хат авторын эзлибез. Без сезгә газета төпләнмәләреннән әлеге язманың күчермәсен истәлек итеп тапшырырбыз. Игелекле киленнәр турында, ныклы гаилә институты турында кабат уку безгә дә рәхәт булып китте. Социаль челтәрләр аша без Шиһаповлар һәм Мөбарәкшиннардан хәбәр көтеп калабыз.

Чиябаш киленнәре

Элек кыз сорарга килүчедән: «Яншагың бармы?» – дип сорый торган булганнар. Әйтеп, күрсәтеп, киңәш биреп торыр кешең, әти-әниең бармы, янәсе. Белмим, Мулланур авылы кызы Нурҗиһан, үзенең Сәмигулласына кияүгә чыгып, бергә гомер кичергәндә, кае­натасы Нотфулла ага белән каенанасы Маһруй ападан «яншык» хезмәте алгандырмы, юкмы, төгәл әйтә алмыйм. Булгандыр, өлкәннәр әйтеп, киңәш биреп торырга яраталар. Ә менә Нурҗиһанга, чын мәгънәсендә, иренең әти-әнисенә, аның бертуган апасы Зәйнәпкә хезмәт күрсәтергә, ярдәмче, киңәшче булырга туры килде. Фәрештәдер ул Нурҗиһан, дисәм дә, ялгыш булмас. Аның сабырлыгы, киң күңеллелеге сокландырды авылдашларымны. Иң элек Нотфулла аганы тәрбия кылды. Аны зурлап соңгы юлга озаттылар. Каенанасы Маһруй апа гомеренең соңгы елларында ничек яшәгәнен үзе дә яхшылап белмәгәндер, чөнки акылына зәгыйфь­лек килде. Килен аны сабый баланы караган кебек тәрбия кылды.

Сәмигулланың Горький шәһәрендә яшәүче апасы Зәйнәп тә гомеренең соңгы елларында Нурҗиһан карамагында калды. Аяк­лары йөри алмас хәлгә килеп, ул урын-җирдә ятты. Берничә еллар Зәйнәпне тәрбияләде ул.

Авылда шундый гадәт: авыру яткан өйгә авылдашлар хәл белергә килә. Өч сырхауны караган Нурҗиһан һәм Сәмигулла Шиһаповлар өеннән дә берничә еллар буена авыл кешеләре тукталмады. Өй һәрчак чиста, пөхтә, авырулар оста куллар тарафыннан каралган һәм өр-яңа урын-җирдә яттылар. Шуның өстенә авылдашлар бу өйдә һәрвакыт ачык йөзгә, җылы карашка тап булдылар.

Нурҗиһанның өлгерлегенә һәм уңганлыгына сокланмаган кеше юктыр. Өч бала анасы һәм хезмәт кешесе ул. Шуның өстенә аның белмәгән, башкармаган эше юк. Хәзер Шиһаповлар – арендачылар. Алар икенче ел үгезләр симертәләр. Эшләре уң бара, дип ишетеп, сөенеп торабыз.

Нурҗиһан һәм Сәмигулла Шиһаповларның да балалары үсеп җитте. Әти-әниләре үрнәгендә үскән балалар кешеләргә ярдәмлеләр, игътибарлылар, ягымлылар.
Чиябаш авылына килен булып төшкән Югары Әлморза кызы Рушания Мөбарәкшинаны да игелекле кешеләрнең берсе, диясе килә. Ул аны кылган эшләре белән дәлилләде. Каенатасы Бәхетгәрәй абый һәм каенанасы ­Бибигаян апа озын гомерле булдылар. Әмма картлык алар тәрәзәсен дә шакыды һәм, үзенең мең төрле сырхаулары белән, түргә үтте. Иң элек урынга Бәхетгәрәй абый ятты, аннары аналары Бибигаян карчык ауды. Аларның бәхетләренә, Рушания мәрхәмәтле кеше булып чыкты.

Халкыбызда: «Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел», – диләр. Нурҗиһан һәм Сәмигулла Шиһаповлар, Рушания һәм Сәлихҗан Мөбарәкшиннар әти-әниләрен, туганнарын исән вакытта хөрмәтләделәр, вафат булгач, искә алу көннәрендә авыл картларын чакырып, дога кылдырдылар, аш-су әзерләделәр. Барлык авылдашлар исеменнән дә рәхмәт бу киленнәргә. Үзләренә дә шундый хөрмәт насыйп булсын!

Әсмабикә Сабирова, пенсионер.
Әлки районы, Чиябаш авылы.
1990 ел, 24 октябрь.

 

Фәнис Мотыйгуллин фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading