Шәһри Казан

40 яшьне бәйрәм итәргә ярыймы?

Ни өчен 40 яшь тулган көнне билгеләп үтәргә ярамый? Коръәндә дә, белүемчә, 40 яшькә бәйле аятьләр бар. Әлеге саннарның сере нидә икән һәм аның туган көн белән бәйләнеше бармы?" Радик Гафуров, Казан

Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин:
– Адәм баласының тормышы агач кебек, ул иң элек җир өстеннән нәзек үсенте булып өскә чыга. Көн арты көн үтеп, Раббысы биргән суларны эчеп, кояш нурларын сеңдереп, загыйфь үсенте ныклы агач булып өлгерә. Чәчәк ата һәм, ниһаять, үзенең җимешләрен бирә башлый: кемдер татлы, кемдер ачы... Кеше дә җир өстенә зәгыйфь сабый булып килә, башта кашык тотып ашарга да, үзлегеннән һичбер эш кылырга да кодрәтле түгел. Әмма сабый берничә елдан шук малайга әйләнә, аннан егет булып өлгерә. Егетлектән ир уртасы булып, аның да тирә-юньгә җимеш бирәсе вакыты җитә. Коръән күзлегеннән караганда, адәм баласының кешелек өчен иң файдалы вакыты кырык яшьтер. Әле саулыгы да бар, инде күпмедер тормыш тәҗрибәсе, хикмәт тә туплап өлгергән. Аллаһы Тәгалә Коръәндә шундый сүзләрне әйтә: “Ул көч-куәткә ирешеп, кырык яшенә җиткәч, шушы сүзләрне әйтер: “Йә, Раббым, үземне, ата-анамны нигъмәтләндергәнеңә шөкер итәргә насыйп ит. Миңа Син риза булган изге гамәлләр кылырга ярдәм ит, нәселемне төзек кыл. Мин Синең каршыңда тәүбә иттем һәм мөселманнардан булдым” (“әл-Әхкаф” сүрәсе, 15 нче аять).

Әлеге аять безнең игътибарыбызны берничә ноктага юнәлтә:
40 яшь – кешенең гомер кояшы зәвәленә җитеп, үзенең иң якты һәм иң җылы нурларын тирә-юньгә сибә торган бәрәкәтле вакыты. Шуңа күрә Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә дә пәйгамбәрлек 40 яшендә килде. Башка пәйгамбәрләргә дә әлеге олуг вазифа кырык яшьтән соң гына тапшырылыды. Бер Гайсә пәйгамбәр генә яшьрәк булды. Шуңа күрә, кырыгын тутырып килүче һәр кеше үзенә сорау бирсен: миннән бу дөнья, кешелек, җәмгыять, туганнарым, динем, милләтем өчен ниниди файда? Әгәр кеше үзенең акылында, әхлагында, динне, тормышны аңлавында камиллеккә ирешкән вакытында да үз җимешләрен бирә алмаса, алга таба ул җимешләрне бирә башлау кыенрак булачак.

Реклама

Аллаһ әлеге аятьтә тагын бер кызык нәрсә – ата-ана хакын искә алырга куша. Гадәттә, 40 яшенә җиткән ирнең хатыны, балалары булырга тиеш. Ир заты үзенең күпчелек көчен, вакытын аларга сарыф иткәннән соң, әйтерсең лә Аллаһ аңа: “Ата-анаңны онытма, иң күп көчеңне аларга юнәлт!” – дип боера. Чөнки ир заты өчен ата-анасы һәрвакыт беренче урында тора. Хатынны кайгырту, бала үстерү мәшәкатьләре белән ата-ананы ташларга ярамый.

Шулай ук Аллаһ кырыгын тутыручыларны кырык ел кулланган нигъмәтләр өчен Раббысына шөкер итәргә, кылган хаталарын аңлап, Аңа тәүбә белән кайтырга, чын мөселман булырга чакыра.
Кемнәрнеңдер 40-50-60-70 яшьләрен үткәрү яки үткәрмәүләр дини мәсьәлә булып тормый. Шуңа күрә, дин күзлегеннән чыгып, кемгәдер, кырык яшеңне үткәрмә, илле яшеңне үткәрересең, дип киңәш биреп булмый. Һәрхәлдә, әлеге түгәрәк саннар җыйнаулашып кәеф-сафа корырга, хәмер эчеп гөнаһка чумырга янә бер сәбәп булмаса иде. Бәлки, кешегә бераз үткән юлына күз салып фикер йөртергә, тормышта булган хаталарын төзәтергә, туганлык җепләрен ныгытырга, алга таба дөрес юлны сайларга форсат булып тора.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 28 август 2019 - 06:03
    Без имени
    Э дин кузлегеннэн туган кон уткэру каралганмы сон вообще?шуна ДОРЕС ИТЕП жавап бирсэ иде ул,китапта ничек язылган шулай итеп!э жайлаштырып тугел