16+

“Мондый зур балык тотканым юк иде”: көрәшче егет 70 килолы җәен тоткан

15 июля 2025, 10:15
6750
0
6
Уку өчен 3 минут

Кукмара районы Адай авылында гомер итүче Фазыл Зыятдинов Нократ елгасыннан 70 килограмм авырлыктагы җәен балыгы тоткан.

“Мондый зур балык тотканым юк иде”: көрәшче егет 70 килолы җәен тоткан

Кукмара районы Адай авылында гомер итүче Фазыл Зыятдинов Нократ елгасыннан 70 килограмм авырлыктагы җәен балыгы тоткан.

Мәмәшир авылы урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләүче ир-егеттән балык тоту серләре турында сораштык.
- Беренче класстан бирле елгага балык тотарга йөрүем хәтердә, – ди ул. – Инде балигь булгач, моторлы көймә алдым, балык тотар өчен зуррак елгаларга – Кама, Нократка йөри башладым. Җәен балыгы тотарга хыялландым, гаҗәеп балык бит ул, аны тоту өчен махсус җайланма – квок сатып алдым. Ул су өстендә тавышлар чыгара, шуның белән җәенне җимлеккә тарта. Квок тоткадан, пластинка пычактан тора. Суга салмак кына батканда һәм тиз генә судан тартып чыгарганда үзенчәлекле тавыш барлыкка килә, нәкъ менә ул балыкны җәлеп итә. Җимлек сыйфатында суалчаннар, искерә башлаган ит кулланыла. Балык тотарга, гадәттә, үзем генә йөрим. 
Иртәнге өчтә Нократ елгасына төшеп китәм дә көндезге тугызга кадәр йөрим. Квок чыгарган тавышка астан җәен кармакка килеп эләгә, кайберсе үзен алдатырга ирек бирми, кире төшеп китә. Бу юлы да Нократ елгасында үзем генә тота торган урын бар, шунда дүртләрдә менеп җиттем. Балык тотылмагач, икенче җиргә китеп карадым, бермәлне килеп капты бит! 40 минут йөртте бу мине. Азаплана торгач, 2 метрлы җәен килеп чыкмасынмы! Шок булды. Көймәгә өстерәп менгезә алмагач, әкрен генә яр кырыена чыгардым. Биредә тагын балыкчылар бар иде, алар белән бергә машинага илтеп салдык. Өйгә кайткач, җәенне үлчәдек. Берсенең озынлыгы 2 метр 20 сантиметр, 70 кило иде. Моңарчы тотканнардан берсе 18 килолы, буе – 1 метр да 50 сантимер булгандыр. Моңарчы эре җәен тотканым юк иде, авылдашларым да килеп карады. 

- Балыкны нишләттегез соң?
- Туганнарыма өләштем, үзебез дә кыздырып та ашадык. 

- Балык эләксен өчен нишләргә кирәк?
– Су асты дөньясы иртән кояш чыкканда хәрәкәткә килә. Көненә карап, сәгать 11ләргә кадәр яхшы эләгә.

- Сезне тирә-якта көрәшче буларак та беләләр икән...
- Берара көрәш белән дә мавыгып алдым, армиягә киткәнче Кукмара районы җыелма командасы составында булдым. Район, республика күләмендәге ярышларда катнаштым. Хәтта бер тапкыр Татарстан чемпионы булып та калдым. Көрәшкә мине танылган көрәшче, тренер әтиемнең абыйсы Нуретдин абый Зыятдинов алып килде. Хәзер зур ярышларда катнашмыйм, авыл сабан туйларында гына келәмгә чыгам. 

Бу кызыклы
Җәен – Россия территориясендәге иң эре су балыкларының берсе. 5 метр озынлыкка һәм 300 килограмм авырлыкка җитәргә мөмкин. Гәүдәсе лайлалы ялангач тире белән капланган, яшькелт-кара төстә, йөзгечләре чәнечкесез, аксыл кайма белән әйләндереп алынган саргылт яки кызгылт төстә. Җәен балыгы 3-4 ел буе урынын алыштырмыйча бер урында яшәргә мөмкин. Ул 1-1,5 метр тирәнлектәге ләмле, су үләне һәм камышлар каплаган урыннарны ярата. Су өстенә ауган-түнгән агачлар, йөзеп йөрүче камыш утраулары астында якты көнне уздырып, төнлә ауга чыга. Җәен – ерткыч балык, аның суда йөзеп йөрүче кошларга, вак су җәнлекләренә һөҗүм итүе дә билгеле.



 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading