16+

79 үзмәшгуль 7,7 млн сумлык грант алган

Казан шәһәренең 79 үзмәшгуле гомуми суммасы 7,7 млн сум булган грант алган. Әлеге акчалар аларга профессиональ яктан үсәргә, матди-техник базаларын ныгытырга һәм яңа җиһазлар алырга булышачак.

Казан шәһәренең 79 үзмәшгуле гомуми суммасы 7,7 млн сум булган грант алган. Әлеге акчалар аларга профессиональ яктан үсәргә, матди-техник базаларын ныгытырга һәм яңа җиһазлар алырга булышачак.

Казан шәһәренең икътисади үсеш комитеты җитәкчесе Артур Вәлиәхмәтов хәбәр иткәнчә, 24 мең казанлы үзмәшгуль статусын алган.
– Коронавирус аларга да тәэсир итми калмады, сатулары кимеде. Пандемиягә кадәр уйланылган грантлар бирү буенча бәйге шушы катлаулы чорда 79 үзмәшгуль өчен ярдәм була алды, – диде ул.

Конкурс ике этапта үткән һәм алар нәтиҗәсендә җиңүчеләргә иң күбе 100әр мең сум булган грант бирелгән. Бәйгенең шартлары: яшәү урының буенча Казанда теркәлү, өч айдан да ким булмаган үзмәшгуль статусың булу, профессиональ керемгә түләнгән салым 5 мең сумнан да аз булмау, шәхси эшмәкәр һәм банкрот булмау. Әлеге бәйге белән республика районнарыннан да, хәтта күрше төбәкләрдән дә кызыксынганнар.
Грант алучылар акчаны җиһазлар, материаллар алуга гына түгел, үзләрен профессиональ яктан үстерү өчен дә тотачак икән.
– Әлеге грантлар үзмәшгульләр продукциясенең сыйфатын яхшыртыр дип уйлыйбыз, – диде Артур Вәлиәхмәтов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading