16+

82 яшьлек Рәфидә Абдуллина: «Баламны яндырып үтерделәр, өемнән куалар, тынычлап намазымны да укый алмыйм»

«Түзәр чамам калмады. Күршем көн дә исерек. Фатирыма башкалар хуҗа. 82 яшемдә шушы михнәтләрне күрермен дип уйламаган идем, ничек тә булса ярдәм итегез миңа», – дип чакырды безне Казан шәһәренең Сыртланова урамында яшәүче Рәфидә Абдуллина.

82 яшьлек Рәфидә Абдуллина: «Баламны яндырып үтерделәр, өемнән куалар, тынычлап намазымны да укый алмыйм»

«Түзәр чамам калмады. Күршем көн дә исерек. Фатирыма башкалар хуҗа. 82 яшемдә шушы михнәтләрне күрермен дип уйламаган идем, ничек тә булса ярдәм итегез миңа», – дип чакырды безне Казан шәһәренең Сыртланова урамында яшәүче Рәфидә Абдуллина.

«Кызым чегәннәргә ияреп китте»
Без килгәндә, Рәфидә апа өенә керә алмыйча, урамда йөри иде. Кибеткә дип киткән булган, ул арада күршесе, исереп, уртак ишекнең бусагасына ауган. Ишектән кереп тә, чыгып та булмый. Исерек күршесе алпан-тилпән килеп үз бүлмәсенә кереп бикләнгәч кенә, без дә Рәфидә апага уздык. Ике бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә ул яши, икенчесендә – көн дә исерек Владимир. Аш бүлмәләре, бәдрәфләре уртак.

– Алты ай айнымый эчә инде, җитмәсә үзеннән зәһәр ис килә, сидекле ыштаннарын белизнага салып юарга куя да, көннәр буе юылмыйча торып, кер исләнә. Бүлмәдә торыр хәл булмый кайчак. Миңа да җикеренеп килә әле, – дип зарланды Рәфидә апа.

Борчуы бер күршесе генә түгел икән. Сөйләгәннәрен тыңлап хәйран калдым. Сериалларың бер якта торсын.
Рәфидә Абдуллина тумышы белән Әлки районыннан. Әнисе 27 яшендә үлеп киткән, әтисе сугышта хәбәрсез югалган. Яшь ярымлык Рәфидәне әбисе белән бабасы карап үстергән. 18 яше тулгач, Казанга озатып җибәргәннәр.

– Без озак тормабыз, шәһәрдә үз юлыңны табарсың. Авыр булыр, рәнҗетерләр, кыйнарлар, куарлар, тик түз, дип җибәрделәр мине. Чынлап та, китеп озак та тормадым, бер-бер артлы гүр иясе булдылар, – дип искә ала Рәфидә апа.

Яшь кыз Казанда югалып калмый, 35 ел трамвай йөртүче булып эшли, башка урыннарда да хезмәт итә. Лаеклы ялга чыккач та эшләүдән туктамый ул. Әле 80 яшендә дә мәчеттә идән юып йөргән. Кияүгә чыга, әмма ире эчә, хатынына көн күрсәтми. Аннан аерылып, бердәнбер кызы Резидәне ялгызы үстерә.

Рәфидә апага эш урыныннан ике бүлмәле фатирның 18 квадрат метр мәйданлы бер бүлмәсен бирәләр. Инде тормыш җайланды гына дигәндә, буй җиткән кызы чегәннәр белән таныша. Чегән егетенә кияүгә чыгып, Тверь шәһәренә китә.

– Күпме үгетләдем – тыңламады. Шул чегәннәр таборына эләккәч, кызым үзгәрде, эчәргә өйрәнде. Кечкенә чагында: «тәмәке тартсаң буам», – дип әйтә идем. Тартмады анысы. Ә менә: «эчмә!» – дип кисәтергә онытканмын, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Кызы чегәннән дүрт бала таба. Ул балаларны тәрбияләргә Рәфидә апа да ярдәм иткән, Тверьгә барып торган.
– Мин Казанга кайтып киткәч, озак та тормады, балаларын калдырып, кызым да кайтты. Рәнҗеткәннәр, күрәсең: «табордан чак качтым», – дип сөйләде. Шулай да ирен начар дип әйтә алмыйм, дүрт баланы карап үстерде бит ул, – ди Рәфидә апа.

Резидә апа Казанда базарга эшкә урнаша. Әнисе белән шул кечкенә генә бүлмәдә гомер итә. Рәфидә апа бүлмәсен үзенә, кызына, өч оныгына (дүртенчесе, ни сәбәпледер, теркәлми калган) яздыра. Кызы гына рәхмәтле була белми, Рәфидә апа әйтүенчә, аны гел кыерсыта. «Кайсы көннәрдә аш бүлмәсе идәнендә бөгәрләнеп йоклап китә идем», – дип сөйли 82 яшьлек әби. Аннан... фатирдагы үз өлешен, дарственный ясатып, базарда танышкан иптәш кызы Ольга Аввакуловага яздыра.

– Ольга бик хәйләкәр хатын. Берсендә, килеп, 100 мең пенсия акчамны алып китте. Бурычка дип алды да кайтармады, – ди Рәфидә апа.
Бурычка алганны исбатлап та булмый, бернинди расписка кәгазе дә, шаһитлар да юк.

«Баламны яндырып үтерделәр»

Әңгәмәдәшем, үз өлешен дә кертеп, бүлмәне тулысынча оныкларына бүләк итәргә тели. Әмма әле Ольга да бар бит. Кыскасы, шул кечкенә генә бүлмәдә – биш милекче. Өстәвенә фатирның икенче бүлмәсенә башка кеше хуҗа. Закон нигезендә, торак милекчеләренең берсе генә булса да каршы икән, бүлмәне сата да, алыштыра да алмыйлар.

– Ольга бүлмәне саттырмаячак. Дөрес, Резидә үз өлешен теләп күчермәгән аңа, аны мәҗбүр иткәннәр. Резидә эчте бит ул, психик авырулар хастаханәсендә дә ятып чыкты, – ди Рәфидә апа.

Әмма моны расларга Резидә апа үзе исән түгел. Бер ел элек 51 яшьлек хатын әлеге бүлмәдә янып үлгән. Рәфидә апа, яндырдылар аны, ди. Әмма полиция хезмәткәрләре моны расламаган. Ниләр булганын бер Алла гына белә. Аның өлешенә хуҗа иптәш кызы бүлмәдә яшәп калган әбигә тынгылык бирми. 20 мең түләп яллаган адвокат та югалган, телефонга да җавап бирми, ди.
Әби биргән номер белән, адвокат Резидә Шәйдуллинага без дә шалтыратып карадык. Трубканы алды. Оренбургтан командировкадан кайтып килеше икән.

– Эш тукталмаган. Документларны җыю озак вакыт сорый. Бик зур эш башкардык. Резидә психик авырулар хастаханәсендә дәваланган, аннан белешмәләр алырга туры килде. Ул исерек килеш үзе дә аңламыйча документларны имзалаганны расларга тырышачакбыз. Аның өлешен ничек тә кайтарырга телибез. Әбине үзем дә кызганам, аңа ярдәм итәрбез, әлегә суд көне билгеләнмәгән, – диде адвокат.

Ул да түгел, участок полициясе килеп җитте. Аны Рәфидә апа исерек күршесеннән зарланып чакырткан булган икән. Участковый үз эшен эшләде, кәгазьләрен тутырды, имза куйдырды, күрше янына кереп сөйләште, әмма башын да күтәрә алмаган исереккә әйттең ни дә, әйтмәдең ни. Бүлмә аның улы исемендә икән.

– Фатирда вакытлыча торучы кеше түгел ул, милекченең якын кешесе – әтисе. Шуңа да бүлмәдән куып чыгарып булмый, әнә шулай аңлату эшләре белән генә чикләнергә туры килә. Улына әйтеп карарбыз, әтисе белән җитди сөйләшер, – дип вәгъдә итте участок полициясе.

– Ул бүлмәдә хуҗалар берничә тапкыр алышынды. Берсендә 500 меңгә сатарга да йөрделәр. Алырга дип тә уйлаган идем, акчам җитеп бетмәде. Хәзер менә шушы исерек белән җәфаланам, – ди Рәфидә апа.

Инде китәргә генә җыенган идек, ишеккә тагын шакыдылар. «Рая, син утырткан чәчәкләрне урлыйлар, чык тизрәк», – дип, күршесе кергән. Участковый да китеп өлгермәгән иде әле, әмма каракны тотарга өлгермәде. Рәфидә апа ишегалдында үстергән чәчәкләрне өзеп киткәннәр икән.

– Менә гел шулай инде, төрле яклап кысалар, кыерсыталар мине. Резидәм белән каеннар утырткан идек, «Водоканал», казу эшләре, дип, агачларны кисеп китте. Өемнән куалар, күршем тынгылык бирми, тынычлап, намазымны да укый алмыйм, – дип күз яшьләренә буылды Рәфидә апа.

Кадерсез картлык. Күпме кайгы-хәсрәт күргән, үз тырышлыгы белән эшләп алган шул 18 квадрат метрлы бүлмәсендә дә тынычлап яши алмаган карчыкка бик тә ярдәм итәсе килә. Адвокатлар эшен ахырына җиткереп, Рәфидә апа соңгы теләге – бүлмәсен оныкларына бүләк итә алыр, дип өметләник. Бу вакыйгага газетабызның киләсе саннарында тагын бер әйләнеп кайтырбыз әле.


Бүләк иткән милекне кайсы очракта кайтарырга була?

Татарстанның Нотариаль палатасы ассоциациясенең башкаручы директоры Антон Шибаев:

– Дарственный килешүе вакытында милек хуҗасы үзе исән чагында милкен икенче берәүгә бүләк итә, кире кайтарып алмас өчен бирә. Бу очракта ул мирасыннан колак кага. Бүләк итү процессын кире үзгәртүе бик авыр, әмма мөмкин эш. Россия Гражданнар кодексының 578нче маддәсе нигезендә, килешүне түбәндәге очракта өзәргә мөмкин: дарственный килешүе балигъ булмаган балаларның хокукларын исәпкә алып төзелмәгәндә, әгәр милек хуҗасының 18 яшькәчә баласы булса, ул, торагын бүләк иткәндә, баласының мәнфәгатьләрен кайгыртмыйча, балигъ булмаган баласын өлешсез калдырган очракта. Шулай ук документлар ахырына кадәр эшләнеп бетмәсә дә, килешү дөрес булып саналмый. Бүләк иткәндә, ягъни дарственный ясатканда, Росреестр органнарында дәүләт теркәве узарга кирәк. Теркәлү ун көн эчендә башкарыла. Алты ай узгач, мираска хокук турында таныклык тапшырыла. Торакны яңа хуҗага рәсмиләштерү вакытында милекне бүләк итүче яки кабул итүче үлеп киткән очракта да дарственный килешүе өзелә. Бүләк алучы дарственный ясаткан кешенең гомеренә куркыныч тудырса, зыян салса, суд ярдәмендә килешүне өзәргә була. Дарственный килешүен өзү өчен өч ел вакыт бирелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading