16+

92 яшьлек язучы, очучы, сәяхәтче Рәшит Ибраһимов: «Хәләл акчаларны югалтуы бик авыр»

Рәшит абый Ибраһимов – күпкырлы кеше. Балалар язучысы да ул, шагыйрь дә, 11 китап авторы, очучы да, сәяхәтче дә. 92 яшендә булса да, көче-дәрте ташып тора, күз тимәсен үзенә.

92 яшьлек язучы, очучы, сәяхәтче Рәшит Ибраһимов: «Хәләл акчаларны югалтуы бик авыр»

Рәшит абый Ибраһимов – күпкырлы кеше. Балалар язучысы да ул, шагыйрь дә, 11 китап авторы, очучы да, сәяхәтче дә. 92 яшендә булса да, көче-дәрте ташып тора, күз тимәсен үзенә.

Бүген дә кызыксынып журналлар укый, дөньядагы яңалыклар белән танышып бара. Кайбер язмаларны газеталардан кисеп җыеп бара. «Баш миен эшләтеп җибәрер өчен ярап куя алар»,– дип елмая үзе. Фикерләрен туплап барган калын гына китабы да бар.

Рәшит абый тумышы белән Ульян өлкәсенең Чынлы районы Кәшә авылыннан. Авылыннан чыгып киткәненә шактый еллар үтсә дә, балачагы узган урамнарны, туган нигезен, көмеш сулы чишмәләрне яхшы хәтерли ул. «Авылым үзем оча торган һава трассасында кала иде. Туган-үскән җирләрнең үз төсе, үз яме бар. Шул урыннардан узганда, картадан да карарга кирәк түгел, туган авылымны шунда ук таныйм, күңелгә якын, рәхәт. Шул ук вакытта сагышлы булып китә иде», – дип сөйли. Туган авылына багышлап, китап та бастырган.

Кечкенәдән тормышның әчесен-төчесен татырга туры килгән әңгәмәдәшемә. Гаиләдә алар 11 бала үсә. Рәшит абый – сигезенчесе. Авыр сугыш елларында мәктәпне ташлап эшләргә, үгез белән җир сөрергә, трактор йөртергә дә туры килә аңа, электрчы эшен дә башкара. Ахыр чиктә күңеленә якын очучы һөнәрен сайлый.

Рәшит абый гомеренең 20 мең сәгатен һавада уздырган, 36 ел «Аэрофлот» оешмасында эшләгән. «Һәр очучының үз канат колачы, үз биек­леге, үз офыгы була, дигән иде очучылар мәктәбен тәмамлаганда конструктор. Шөкер, шул биеклеккә ирешә алдым», – ди ул.

36 ел гомер тыныч кына узмаган анысы. Һавада төрле хәлләргә юлыгырга туры килгән, берничә тапкыр үлемнән калганнар. Бүген бу вакыйгаларны Рәшит абый куркыныч төш кебек исенә ала.

Берсендә Казаннан Свердлау шәһәренә очканда, самолетлары бозга ката аларның. «Ил-14» самолетлары ул чакта. «Урал тавы сырт­ларын узганда, кабинаның алгы тәрәзәсенә ак бәс кунгалап куя, кинәт бу бәс бозга әйләнә башлады. Моторларның егәрлеге кимеде, карбюраторлар бозланды, пропеллердан ычкынган боз кисәкләре фюзеляжга шап-шоп килеп бәрелә.

Пассажирлар йокымсырап утыра. Эшнең нидә икәненә төшенмиләр. Ә без – борчуда, чөнки хәл катлаулана. Өскә күтәрелергә телим, ярамый. Каршыга самолет килә. Түбәнәйсәң – Урал таулары. Шулай берникадәр вакыт барганнан соң, күтәрелергә рөхсәт бирделәр. Тик соң иде инде. Бозга каткан авыр самолет бер метр да күтәрелә алмады. Көч хәл белән самолетны полосага төшердек. Әле җиргә тигәч тә туктый алмый озак бардык, чөнки юллар ялтыраган боз, ярый утыру полосасы озын иде», – дип искә ала Рәшит абый.

Тагын бер хәвефле хәл Симферопольгә очканда була. «Болыт кисәге дә юк, барысы да әйбәт. Сәгать ярымнан кинәт барысы да үзгәрде. Көтмәгәндә куе болытлар килеп чыкты, яшен уйнарга тотынды. Яшен белән шаярырга ярамый. Самолетны нык селкетә башлады. Яшен, җил самолетны бәреп уйнаган кебек әле бер якка алып ата, әле өскә, аска төшерә. Кыскасы, очкыч белән идарә итеп булмый башлады. Инде нишләргә дип куркуга калдык. Бала табарга тиешле хатынымны күз алдына китерәм. Улым әтисен дә күрмәс микәнни? Алланың рәхмәте, самолетыбыз яктылыкка чык­ты. Җиңел сулап куярга да өлгермәдек, хәл тагын катлауланды. Әле генә 7200 метр биеклектә очкан самолет санаулы минутлар эчендә 4 мең метр биеклекне югалткан. Шөкер, ул очыштан исән калдык. Дөрес, зыян күргән пассажирлар да булды. Ял итәргә очучыларның кайберләре имгәнүләр белән хастаханәгә эләкте, стюардессабыз имгәнгән иде. Бер ир-ат, йөрәге туктап, вафат булды. Операциядән соң очкан булган икән», – дип сөйли Рәшит абый. Һәр очышны хәтерли ул, һәрберсе турында озаклап, тәмләп сөйли ала. Аның сабырлыгына, тәвәккәл булуына сокланмый мөмкин түгел.

Рәшит абыйның өе тулы китап. Стенкада төрле сувенирлар, әнә Һиндстаннан алып кайткан филләр, хаҗда булганга таныклык, Төркия истәлекләре. Кайларда гына булмаган Рәшит абый: Мисыр, Алжир, һиндстан, Вьетнам, Япония, Вена, Афина... «Җиһанның дүрт ягын аркылыга-буйлыга иңләдем. Әмма чит илдә дөньяның җиде могҗизасын күрсәм дә, аларның берсе дә үзебезнең туган якка җитми инде. Кара диңгездән бигрәк, күңелгә үзебезнең Зирекле күле якын. Олыгая барган саен, кеше үзенең яшьлегенә кайтадыр, мөгаен», – ди әңгәмәдәшем. Рәшит абыйның өч баласы бар, ул бүген сигез оныгы, ике оныкчыгына яраткан дәү әти. Гөлләр үстерә. «Аскы катларда кафелар ачтылар. Пешергәндә чыккан ис минем катка кадәр менә, сулышымны буа, шуңа да, кислород бүлеп торсыннар дип, өйгә гөлләр утырттым», – ди үзе.

...Бер елны Татфондбанк, Интехбанк банклары банкротлыкка чыгып, күп кешенең акчалары «янган» иде. Алар арасында Рәшит абый да булган. 2017 елда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, кредит-финанс оешмалары банкротлыгыннан зыян күргән кешеләргә ярдәм итү максатыннан, Республика ярдәм фонды оештырылды. Бүгенгә кадәр фонд 4 меңгә якын кешегә 900 миллион сумлык ярдәм күрсәткән. Алга таба да эшчәнлеген дәвам итәчәк.

Рәшит абый да «янган» акчаларын шул фонд ярдәмендә кире кайтара алган. «Берсендә бер журналист сораштыру уздырган иде, банкларга ышанасызмы?» дип сорады ул. Мин: «Әлегә ышанам», – дидем. Ә бер ир-ат пыяла банкага гына ышанам, дип шаярткан иде. Озак та тормады, акчаларымны сак­лый торган банк банкротлыкка чык­ты. Хәләл акчаларны югалтуы бик авыр. Ярый Республика ярдәм фонды булышты», – дип рәхмәтләрен җиткерә әңгәмәдәшем.
Быелның июненә кадәр зыян күргән кешеләр махсус реестрда теркәлделәр. Хәзер фонд Интехбанк, Татфондбанктан зыян күргән кешеләргә ярдәм итә.

– I, II группа инвалидлар, Бөек Ватан сугышы геройлары, тыл хезмәтчәннәре, Советлар Союзы геройлары, инвалид баланы караучы әти-әни, ялгызы гына баласын тәрбияләүче әниләр, әтиләр, күп балалы гаиләләр, Ленинград блокадасында катнашучылар – барысы да ташламалы категориягә керә, аларга икенче тапкыр да акча кайтару мөмкинлеге каралган, – ди Респуб­ликаның ярдәм фонды матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Оюшина. 1 февральдән Фонд «ИК «ТФБ Финанс» банкыннан зыян күргән клиент­ларны да кабул итә башлаган.

Материал Республика ярдәм фонды белән берлектә әзерләнде.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading