16+

«Ачу килгәндә, артык сүзне әйтеп бетермәс өчен тизрәк эшкә тотындым»

Апаста яшәүче Расыйх һәм Зина Латыйповлар бүгенге тормышларына шөкер итеп яшиләр.

«Ачу килгәндә, артык сүзне әйтеп бетермәс өчен тизрәк эшкә тотындым»

Апаста яшәүче Расыйх һәм Зина Латыйповлар бүгенге тормышларына шөкер итеп яшиләр.

50 ел гомерне елга агышына тиңләүләре дә юкка гына түгел. 

- Ярты гасыр вакыт сизелми дә узып киткән. Мин аны су агышына тиңлим. Чөнки суның да дулкынлы, тынып, шаулап аккан, ярларына сыймаган чагы була. Гаиләдә дә шул ук. Тормышның төрле вакыты бар. Сабыр итә белгән генә тигез, бәхетле картлыгына җитә, - ди алар.

Апас егете Расыйх абый Латыйпов кечкенәдән тынгысызлыгы, чаялыгы белән аерылып тора. Төп хезмәтеннән тыш, җәмәгать эшләрендә катнаша, мәдәни тормышның үзәгендә кайный. Район мәдәният йортында узган чираттагы “Күрше кызы” спектаклен башкарганнан соң, комбайнчы ярдәмчесе ролен уйнаган егетне тамашачылар арасындагы Зина апа да күреп ала. Һәм шушы көн Кайбыч районы Мәлки авылы кызын гомерлеккә Апас җиренә бәйләп куя.

- Зина “Госстрах” оешмасында эшли иде. Мин район башкарма комитетыннан йомыш белән аларга кердем. Хезмәттәшләре елмаеп: “Менә инде артист егет”, - дип куйдылар. Зина чыгыштан соң, минем белән кызыксынган булган икән. Оялудан бит очлары кызарып киткән кызга шуннан игътибар итә башладым. Аннан соң да эш буенча берничә тапкыр очраштык һәм дуслашып киттек, - ди Расыйх абый. 

Зина апа озак еллар икътисадчы булып эшли. Расыйх абый җитәкче урыннарны били. Район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе, партия секретаре, икмәк комбинаты җитәкчесе булып эшли. 

- Өйдә ышанычлы тыл булмаса, гаиләне ташлап көннәр буена чыгып китеп, вазифаны тыныч күңел белән башкарып булмас иде. Өйдәге тормышны Зина алып барды, улыбызны тәрбияләү дә аңа йөкләнгән иде. Ул тормыш имтиханнарын бик яхшы билгесенә тыпшырып, бүгенге көндә кадерле әни, сөекле дәү әни булып яши, - диде Расыйх абый. 

Зина апа ачык йөзле, уңган-булган, үзенә дә, башкаларга да бик таләпчән хатын-кыз. Гаилә учагын сүндермичә, Алтын туйга җитү өчен сер бирергә яратмау, сабырлык, әйтеләсе сүзләрне эчкә йота белү дә кирәк дип саный. 

- Өйдә ни генә булса да, капкадан елмаеп чыктык. Ачысын да, төчесен дә уздыра белдек. Ачу килгәндә, артык сүзне әйтеп бетермәс өчен тизрәк эшкә тотындым. Башым аска иелгән булса да, кояшның нурлары җанымны җылытты. Гомернең көзләренә парлап атлау бәхетен без яулап алдык, - диде Зина апа. 
- Мин үземне бәхетле дип саныйм”, - диделәр алар икесе бер авыздан. –Балаларның, оныкларның уңышына шатланып яшәр чорга җиттек, - дип, горурлыгын яшермәде Расыйх абый. 

Уллары Радик, киленнәре Гөлнара - аларның төп терәге. Оныклары да гел хәлләрен беләләр, яңалыклары белән уртаклашалар. Оныклары Аделина медицина университетын тәмамлап, бүгенге көндә ординатурада укый. Рөстәмнәре һөнәр үзләштереп, көзен армия сафларына киткән. Дәү әти һәм дәү әнисенә солдат хезмәтеннән дә сәламнәрне юллап, хәер-догаларын алып тора. 

Латыйповларның бар җирләре чәчәк-гөлләргә күмелгән. Аларның оста бакчачылар икәнен дә беләбез. Зина апа матурлык тудырып, тирә-юньне яшеллеккә күмәргә яратса, Расыйх абыйның көннәре җиләк-җимеш агачларын тәрбияләп, умарталары янында мәж килеп уза. Икесе дә актив алар. Өлкәннәр катнашында узган чаралардан да читтә калмыйлар. Күңелләре белән яшь калып, янып, ялкынланып яшиләр. 

Ләйлә Шиһабиева. 
 
 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading