16+

"Аера белергә кирәк, депутатларга бигрәк тә..."

Башкортстанда татарларның бары 8 проценты гына туган тел буларак татар телен сайлый икән. Башкортстан Дәүләт җыены вице-спикеры Эльвира Аиткулова шулай ди. Егыл да кит! Бу проблема аларның үзләрендә дә бар икән. Башкортларның 100 процентының 75 проценты гына туган теле итеп башкорт телен күрсәткән. Алда безне тагын халык санын алу көтә. Күршеләребез тик ятмый.

"Аера белергә кирәк, депутатларга бигрәк тә..."

Башкортстанда татарларның бары 8 проценты гына туган тел буларак татар телен сайлый икән. Башкортстан Дәүләт җыены вице-спикеры Эльвира Аиткулова шулай ди. Егыл да кит! Бу проблема аларның үзләрендә дә бар икән. Башкортларның 100 процентының 75 проценты гына туган теле итеп башкорт телен күрсәткән. Алда безне тагын халык санын алу көтә. Күршеләребез тик ятмый.

Ишегебез ачык
Бу сүзләрне парламент рәисе Актанышта узган уртак утырышта яңгыратты. Республика Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Башкортстан Корылтаеның профильле комитеты утырышы иде ул.

...Фәрит Мөхәммәтшин рәсми генә түгел, ике төбәк арасында мәдәни элемтәләр дә булуына басым ясады. Монда бераз читкә китеп, татар эстрадасы сәхнәсендә 80 проценттан артыгы уткүршеләребездән чыккан җырчылар, артистлар икәнен искә төшерергә кирәктер. Аларга бездә һәрвакыт “яшел ут”. Ә менә Татарстан җырчыларының кайберләре Башкортстанга гастрольләр белән дә бара алмый. Һәм бу мәсьәлә дәүләт җитәкчелеге тарафыннан шулай хәл ителмәгән килеш калды да. Безнең артистларыбызны яклап сүз әйтүче дә булмады. Янәсе, тавыш чыгарып йөрмәгез. Хәзер Сабан туйлары башлана, шул “тавыш чыгарып” йөри торган артистларны милли бәйрәмебездә чыгыш ясарга Россия буйлап йөртә башлаячаклар. 

Алар шуның өчен акча ала бит, диярсез. Әмма бөтен нәрсә дә акча белән үлчәнелмәгәнен онытмаска кирәк. Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка җирлегендә узган Бөтенроссия авыл Сабан туенда Фирдүс Тямаев иртәнге 10нан кичкә кадәр чыгыш ясады. (Үзе җырлаганмы, фонограмма булганмы, анысы мөһим түгел. Иң мөһиме – ул республика исеменнән килгән иде анда). Кояш астында. Төп сәхнәдә Салават, мәрхүм Хәния Фәрхи һәм башка танылган артистларны тыңламыйча, халык Татарстанның Нурлат районы сәхнәсе янында җыелып, тамаша карады. Быел да Фирдүс Сабан туйларда чыгыш ясар. Башкортстанга гына юл ябык аңа. Ачырга ярдәм итәргә дә уйлаган кеше юк!
– Безгә иң якыны тугандаш башкорт халкы булды. Бу республика белән безне гасырлык гореф-гадәтләр, йолалар бәйли. Телебез якын, динебез бер, мәдәниятебез якын, – диде очрашу вакытында Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу матур сүзләр генә булып калмыйча, тормышта да шулай булсын иде инде!

Шөкер, Татарстаныбызда һәркемгә ишек ачык! Республикадагы 173 милләт вәкиле үз илендә, ватанында кебек яши, эшли, тормыш алып бара. Татарстан халыклары Ассамблеясы каршында 28 якшәмбе мәктәбе эшли.

Башкортлар өлгерерәк
Мәгариф темасын дәвам итсәк, Башкортстанда татарларның бары 8 проценты гына туган тел буларак татар телен сайлый икән. Башкортстан Дәүләт җыены вице-спикеры Эльвира Аиткулова шулай ди. Егыл да кит! Бу проблема аларның үзләрендә дә бар икән. Башкортларның 100 процентының 75 проценты гына туган теле итеп башкорт телен күрсәткән. Алда безне тагын халык санын алу көтә. Күршеләребез тик ятмый. Алар бу мәсьәләне канун дәрәҗәсендә хәл итәргә тели һәм безнең депутатларны да шуңа өнди.
– Прокуратура гомуми эш алымнары белән гади муниципаль мәктәпкә дә, милли мәктәпкә дә килә, директорлар корпусы сакланмаган. Без бу юл җиңел һәм тиз булмаячагын, федераль дәрәҗәдә көйләү нәрсә икәнен аңлыйбыз. Бу мәсьәләдә көчләрне берләштерергә кирәк. Башкортстан гына түгел, бөтен милли республикалар: “Туган телләрне өйрәнергә телибез, ләкин безгә төгәл регламент, моны урыннарда ничек башкару буенча аңлау кирәк”, – дип әйтсен иде. Туган телне сайлау – беренчедән, мәгариф, икенчедән, сәясәт, милли үзенчәлекне алга сөрү, шуңа күрә ата-аналар белән сөйләшкәндә дә: “Сез гариза язучы әти-әниләр генә түгел, гуманитар миссия үтәүче дә. Халыкны, телне саклыйсыз”, – дибез, – ди Эльвира Аиткулова.

Константин Толкачев җитәкчелегендәге парламент Дәүләт Думасына урта гомуми белемне туган телдә бирү мөмкинлеге буенча канун проектын тәкъдим итәргә ниятли.

“Хәзер мондый мөмкинлек мәктәпкәчә белем, башлангыч гомуми, төп гомуми мәктәпкә кагыла. Безнең карашка, урта гомуми белемне бу исемлеккә кертү актуаль, юкса туган телне туган булмаган телдә ничек өйрәнеп була соң? Хәзерге вакытта канун чыгару инициативасы карала. Мәсәлән, башкорт мәктәпләрендә ата-аналар укыту теле итеп, Россия халыклары теленең берсен сайлый, туган тел буларак та башка телне сайлыйлар. Нәтиҗәдә, конкрет туган телдә укыту мәктәбен булдыру идеясе дискредитацияләнә. Икенчедән, кадрлар җитми. Бу проблеманы хәл итү өчен, этномәдәни белем бирү оешмаларының хокукый статусын беркетергә тәкъдим итәбез. Баласын башкорт, татар, удмурт, башка телләрдә укытырга теләгән ата-ана, яшәү урынына карамастан, баласын шунда укыта алачак. Ә баласы милли мәктәптә укуын теләмәгән әти-әниләр, яшәү урыны буенча туры килсә дә, баласын башка гади мәктәпкә бирә алыр иде. Шул рәвешле, ата-аналар һәм балаларның хокуклары бертигез якланган булачак”, – диелә анда.

Нинди шәп канун проекты! Әмма бездә андый проектларны кире кагарга яраталар шул.

“Эш күрсәтәсе килсә...”
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла шул очрашуда Гамил Афзал исемендәге премияне Татарстан һәм Башкортстан өчен уртак итәргә тәкъдим итте.
– Актаныш районында Гамил Афзал премиясе бар. Ул Такталачык авылында туган. Магнитогорск шәһәрендә үскән. Ун ел Башкортстанның Балтач районында яшәгән. Бергә килештереп, шушы премиянең статусын күтәрергә теләр идем. Башкортстанның Дәүләт Җыены-Корылтай һәм безнең Дәүләт Советы шушы уртак премияне Башкортстан һәм Татарстан әдәбиятында лаеклылар өчен гамәлгә куйса, бу үзара мөнәсәбәтләрне ныгытыр иде, – диде Ркаил Зәйдулла.

Әмма бу тәкъдимне җәмәгатьчелек һич кенә дә уңай кабул итмәде. Язучы, Гамил Афзал премиясе иясе Ләбиб Лерон бу фикер белән килешмәвен белдерде. 
– Башкортлар һәм татарлар өчен уртак Фатих Кәрим премиясе бар. Аны татар язучылары да, Башкортсан язучылары да күп алды. Чип-чиста татар районыннан булган, Актанышта туган Гамил Афзал премиясен уртак премия итү бик үк дөрес түгел. Гамил абый инде ул ни дисәң дә үзебезнеке, соңгы елларда Әлмәттә яшәде. Халык язучысы буларак та, Татарстанда танылды. Ул премия, беренче чиратта, юморист язучыларга бирелә. Аның беренче лауреаты Туфан абый Миңнуллин булды. Аннан Фәнзаман Баттал алды. Камил Кәримов, Марсель Галиевка бирелде. Ике республика алдында бәйли торган премия булдыру теләге бар икән, Роберт Миңнуллин исемендәге премия булдыру бик дөрес булыр иде. Роберт абый озак еллар депутат булган кеше дә. Гамил Афзал премиясенә килгәндә, әзер премияне зурайтудан мәгънә юк дип саныйм, – диде Ләбиб Лерон.

“Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов та шундый ук фикердә. Ул да Татарстан һәм Башкортстанны бәйли торган Фатих Кәрим премиясе булуын искәртте.
– Соңгы елларда бу эш салкынайды. Элегрәк ул бик җанлы рәвештә уздырылды, безне “Илһам чишмәләре” дигән бәйрәмгә чакыралар иде. Ул дуслык форумы кебек. Мәҗлесе дә, аралашу да шунда, шигъриять бәйрәме кебек үтә идек. Шул вакытта ук, 90нчы еллар башында, бер премия булдырыйк дип сөйләшкәннәр иде һәм Фатих Кәрим премиясе булдырдылар. Аны бер башкорт шагыйренә бирсәләр, икенчесен татар язучысына бирделәр. Ркаил Зәйдулла монда яңалык кертә алмый, соңга калды.

Икенчедән, Гамил Афзал премиясен бүгенге Язучылар берлеге рәисе булдырмаган. Аны электән булдырдылар һәм аның максаты – сатира, юмор өлкәсендә яза торган язучыларга бирү булды. Ләкин аннары ул ваклана башлады. Бездә бит башта матур гына башлап җибәрәләр дә, аннан пычракка бутыйлар, ваклыйлар, һәр җитәкче үзенекен тәкъдим итә башлый. Шулай итеп бу да вакланды. Бу Ркаил Зәйдулла булдырган премия түгел, ул аңа тияргә дә тиеш түгел. Әгәр дә бик булдырышлысы көчле икән, Фатих Кәримнән тыш башка премия булдырсын. Мисалга, 25 ел депутат булган Роберт Миңнуллин премиясен! Аның исемен дә мәңгеләштерергә кирәк. Өстәвенә ул Актанышта белем алды, Сөн елгасының икенче ягында гына утырган Илеш районында туган. Без аның туган авылында да булдык, юбилейларына да йөрдек. Хәзер инде, ул вакыттагы кебек, икешәр мең кеше җыеп, шигъриять бәйрәмнәре үткәрү булмас. Чөнки башлыклар да алышынып тора. Татарга карата хәерхаһлы булган башлыкларны алып аттылар. Илеш районын 100 процент башкортка әйләндерергә кирәк. Аларның сәясәте икенче, безнеке белән туры килми. Бездә дуслык сәясәте, ә аларда башкортлаштыру сәясәте. Моны да аера белергә кирәк, депутат кешегә бигрәк тә. Әгәр дә бик эш күрсәтәсе килсә, ул яңа премия булдырырга тиеш, – диде Вахит Имамов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading