16+

Аграрийлар һәм бакчачылар күпме уңыш югалтуларын әйтте

Май суыклары булачак уңышны куркыныч астына куйды.

Аграрийлар һәм бакчачылар күпме уңыш югалтуларын әйтте

Май суыклары булачак уңышны куркыныч астына куйды.

Җәйне көткәндә, чын мәгънәсендә кыш килде. Озакка сузылган суыклар һәм кыраулар авыл хезмәтчәннәре белән бакчачыларны тәмам борчуга салды. Быел уңыш аз булыр дип шикләнә алар.  

“30-50 процент уңыш югалды”
Май башыннан бирле күзәтелә торган кыраулар Үзәк, Идел буе, Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының 41 төбәген колачлаган. Һәм аның зыянын иң күбе бакчалар күрә, кыраулар нәкъ менә алар чәчәк атканда суккан. Россия Бакчачылар ассоциациясе президенты Игорь Муханин “Российская газета”га белдергәнчә, төшле агачлар турында гомумән онытырга мөмкин, үзәк зонада уңыш булмаячак.

Шул ук вакытта, кыраулар дәвам иткәнлектән, алар китергән зыянны әлегә тулысынча бәяләп булмый. Әмма Россиядә җиләк-җимеш уңышының яртысын югалту куркынычы – чынбарлык, дип бәяли Муханин.

«Ягодная долина» бренды хуҗасы Илдар Ситдыйков мөмкин булган уңышның якынча 30-50 процентын югалттык дип саный. Җиләкләр генә түгел, карлыганнарга да зыян килгән.  
– Бу безнең өчен бик зур зыян. Икенче ел рәттән шулай. Үткән елны Әлмәттә өч көн тугыз градус салкын торды. Ул вакытта да булачак уңышның 50 процентын югалткан идек, – диде ул. 

Алма аз булыр кебек
Буа районыннан Миләүшә һәм Җәмил Дәүләтшиннар, кулдан телефон төшми, төне буе һава торышын күзәтеп торабыз, диләр. Аларның фермер хуҗалыгы зур мәйданнарда алмагач һәм җиләк үстерә.    

– Ремонтант кура җиләкләре җирдә каралып ята. Унбиш сантиметрлап үсеп китәргә өлгергәннәр иде инде. Тамырлары җирдә булгач, үсеп-тернәкләнеп китәрләр дип өметләнәбез. Ә алмагачларның нинди хәлдә булуын соңрак белә алачакбыз. Әмма уңышы булмас дигән шик бар. Зур мәйдандагы агач-куакларның өстен каплый алмыйбыз. Төтен дә җибәреп булмый, чөнки җиле бик көчле, таралып кына бетә. Һәрдаим тукландырып торып кына ярдәм итә алабыз. Әмма суыкта алар аны кирәгенчә ала алмыйлар. Температура 15 градустан артканны көтәбез, стресска каршы ашлама биреп тукландырырга уйлап торабыз. Җир җиләкләренең мәйданын киметкән идек. Булганының өсте капланган. Аларын саклап калдык дип уйлыйбыз. Самарага, Рязаньга да шалтыратып белештек. Аларда да шул ук хәл. Рязаньдагы бер зур хуҗалыкның агрономы, мондый температура белән уңыш булуы шикле, бездә кура җиләге дә, күк җиләк, зелпе агачлары да һәлак булды, дип язды. Аллаһка тапшырдык инде, барысы да Аның кулында, – ди Миләүшә ханым.  

Күрше Чүпрәле районыннан «Дуван бакчалары» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Альфред Хәйруллин да алма аз булыр дип икеләнә. 

– Бездә көзге һәм кышкы сортлар үстерелә. Алар чәчәк атып өлгермәгән иде. Әмма суыкка эләкәннәр дигән шик тә юк түгел. Нәтиҗәсе ике атналардан билгеле булачак, – ди ул.  

Буада яшәүче һәвәскәр бакчачы, блогер Мөхәррәм абый Мөхәммәтҗановның  винограды белән чиясенә зыян килгән. 
– Чия куаклары чәчәктә утырса да, уңышы булмыйсын алар утырган сабакка карап кына да әйтеп була. Сабаклары саргаеп китсә, булмый дигән сүз.

Карлыганнар өчен дә борчылган идем, әмма алар янында төклетура очып йөри башлагач, тынычландым, чөнки үлгән чәчәкләргә алар килми. Димәк, өмет бар, – ди бакчачы.

Мөхәррәм абый быел бал кортлары күренмәгәнгә дә борчыла. Бик гаҗәп хәл, берне дә күргәнем юк, моңа башка бакчачылар да игътибар иткән, кышны начар чыкканнармы икән әле дип шикләнәм, ди ул.

Үсемчелектә дә югалтулар бар
Һәрхәлдә, әңгәмәдәшләребез шундый фикердә. 

Актаныш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев әйтүенчә, аларда температура 9 градуска кадәр төшкән. 
– Ике ел терлек азыгы әзерләүдә проблемалар булгач, быел да люцернаны югалтабыз дип борчылган идем. Алар өшемәгән, әмма үсеше тукталды. Суыклар килмәгән булса, 20 майда чаптыра башларга иде исәп. Шулай да 25ләре бу эшкә тотынырбыз дигән өмет бар. Кайдер участокларда аларның биеклеге 13-18 сантиметрга җиткән. Уҗым культураларының торышы начар дип әйтеп булмый. Алар буйга үсә, әмма башакта бөртек саны аз булыр кебек. Шуның белән уңышы да кимер дип шикләнәм. Өлкән агрономнар белән дә киңәшләштек, алар да шул ук фикердә, – ди Нәфис Сәлимгәрәев.

һава торышы аркасында чәчү эшләре дә сузыла, чөнки җир җылына алмый, яңгырлар явып тора. 
– Хуҗалыклар бөртеклеләрнең мәйданнарын киметеп, югары табыш ала торган культураларга – җитен, көнбагыш, горчица, сояга күчтеләр. Тик аларны җир җылынмыйча чәчеп булмый. Узган ел бу чорда кукуруз 5 мең гектарда чәчелгән булган, быел бу эшкә ике генә хуҗалык кереште. Чәчкән арпа, бодайлар да үсеп китә алмый, – ди идарә җитәкчесе. 

Ә менә Буадагы “Луч” хуҗалыгында шикәр чөгендерен янәдән чәчәргә туры килмәгәе. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов әйтүенчә, мең гектар тирәсе мәйдандагы шикәр чөгендере үсентеләре өшегән. Хуҗалык кабат чәчәргә планлаштырып тора, симәнәгә орлыклары җитәрлек, диде ул.      

"Август-Агро" компаниясенең җитештерү буенча генераль директоры урынбасары Илнар Харисов та, көзге культуралар чәчелгән мәйданнардагы  уйсу урыннарда урыны-урыны белән өшегән урыннар бар, ди. Аларга никадәр зыян килгәнен әйтергә әле иртәрәк икән. 

– Вегетация процессы өчен уртача тәүлек температурасы 5 градустан югары булырга тиеш. Аннан түбәнрәк булганда, алар үсә алмый. Вегетация чоры башлангач, күпме өлеше үлгәнен белеп булачак. Әмма көзге бодай, арыш, рапсның уңышы кимиячәк дип шикләнәбез, – диде ул.

Буаның Кишер аксуы авылы халкы гомер-гомергә күпләп кишер үстерә. Суыкларның зыяны аларга да тигән. Илсөяр Гобәйдуллина әйтүенчә, кишерне яңадан чәчүче хуҗалыклар да бар. 

– Безнең чорда мондый салкыннарның болай дәвамлы булганы юк иде. Алдагы елларда карлар яуса да, салкыннар булса да, бу кадәр озакка сузылмый иде. Туфрагы коры булган бакчаларга күбрәк зыян килде. Алар яңадан чәчәргә уйлап торалар, – диде ул.

Май балы да аз булачак
Бакчачы Мөхәррәм абый, бал кортлары күренми, дип борчылгач, Шәүкәт абый Хәйруллинга шалтыратып, умартачыларның хәлен белештек. 
– Көзен кортлар күп үлде, кайбер районнарда яртысы үлеп бетте, диләр. Өстәвенә кышны да начар чыктылар. Сәбәпләрен төгәл генә әйтүче юк. Кортларга зыян китерә торган варроатоз дигән бөҗәк тә азган диләр. Көннәр салкын торгач та очмыйлар. Серкәгә очмагач, бал юк дигән сүз. Сатарлык май ае балы булмаячак, кортлар үзләренә ашарга җитәрлек җыя алса да яхшы, – ди Шәүкәт абый. 

13 майда Татарстан башкаласында 106 ел үзгәрмәгән температура рекорды яңартылган. Бу хакта ТР Гидрометүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Казань-Аэропорт» авиация метеостанциясе билгеләгәнчә, башкалада температура -1,6 градус булган. «Казань-Сокол» метеостанциясендә минималь температура -2,4 градуска кадәр җиткән. Алдагы абсолют минималь температура 1918 елның 13 маенда билгеләнгән. Ул вакытта -1,4 градус суык булган.

Фото: шәхси архивтан 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading