“Шәһри Казан” газетасының нәшер ителә башлавына 35 ел. Шул уңайдан 35 ел элек булган вакыйгаларны барлау максаты белән махсус сәхифә башладык.
Скопировать ссылку
“Шәһри Казан” газетасының нәшер ителә башлавына 35 ел. Шул уңайдан 35 ел элек булган вакыйгаларны барлау максаты белән махсус сәхифә башладык.
Моннан 35 ел элек туган балалар бүген нинди дәрәҗәләргә ирешкән? 35 ел элек кавышкан парлар нинди сынаулар узып тормыш алып бара? 35 ел һөнәрләренә тугры калган кешеләр... 35 ел элек сезнең тормышта нинди яңалыклар булды? Болар хакында безгә хатлар юллагыз.
Моннан нәкъ 35 ел элек Теләче районы Олы Мәтәскә авылында бер кыз дөньяга килә. 1990 елның 2 декабрендә Бикчәнтәевләр гаиләсендә дөньяга килгән бу кызга Айназ дип исем кушалар. Берничә елдан соң, тагын бер кыз Гөлназ туа.
Айназлары 9 классны тәмамлаганнан соң, банк мәктәбенә укырга керергә була. Һәм максатына ирешә. Авыл баласы тиз генә шәһәр тормышына ияләшә аламы соң, ял көннәрендә Казаннан авылга кайтып йөри. Менә шул вакытта ул үзенең насыйп яры, Илназ белән очраша башлый. Берничә ел дуслашып йөргәннән соң, укуын тәмамлауга, үзеннән бер класска югары укыган авылдаш егете Илназга тормышка чыга.
– Өлкәннәр кебек сөйлим әле, безнең яшьлек башкачарак иде бит, – дип көлә Айназ. – Ул чакта клубка кич чыгу дигән әйбер бар иде. Кич чыга башлаганнан соң, Илназ озата кайтты. Шуннан күрешә, аралаша башладык. Юкса бер мәктәптә белем алдык. Ул вакытта бер-беребезгә игътибар да итмәдек. Өч ел да сигез ай йөреп, гаилә кордык.
Бүген инде алар күп балалы гаилә. Сафиуллиннарның Айзилә, Амелия, Азалия исемле кызлары үсеп килә. “Кызларга исемне мин сайладым. Өч кызым булса иде дип теләгән идем, насыйп булды. Ирем эчтән генә малай булуын бәлкем теләгәндер дә, әмма миңа бу хакта әйткәне юк. Без гаиләдә ике кыз үстек, малайлы тормыш турында минем хыялланганым да булмады”, – ди Айназ.
Айназ беренче баласын тапканнан соң банк системасында эшли башлый. Бүгенгесе көндә өченче баласы белән декрет ялында. Олы кызлары сигезенче класста укый. Әнисенең төп ярдәмчесе. Айназның Алсу апасы Мөбәрәкҗанова әйтүенчә, абыйсының гаиләсендә үскән ике кыз да кечкенәдән аш-суга өйрәнеп үскәннәр. Айназ бәйрәмнәрдә зәвык белән аш өстәлләре әзерләргә хирыс икән. “Әни безне кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде. Кызларымны да өйрәтергә тырышам. Бөтен нәрсә дә бар хәзер дисәләр дә, йорт ризыкларына җитми, иң тәмлесе үзең пешергән. Кызларыма да бу хакта гел әйтеп торам”, - ди Айназ.
Теләче районында туып үскән әлеге пар, гаилә кору белән Казан шәһәренә китеп урнаша. Ләкин җиргә тартылу үзенекен итә. Шәхси йортта яшәүне өстенрәк күреп, алар Биектау районында йорт сатып алалар. Биш ел инде шәхси йортта яшиләр. Гаилә башлыгы Илназ Казанга барып эшли. “Авыл баласы булгангамы, шәхси йортта яшәү безгә шулкадәр ошый. Вакытында йорт алганыбызга Илназ белән шулкадәр сөенәбез. Үзебезнең хуҗалык булгач, балалар дүрт стена арасында гына үсми. Авылга да еш кайтып торабыз. Туганнар белән дә еш күрешәбез”, - ди Айназ.
- Абыйның ике кызы да машина йөртә, - ди апалары Алсу. – Берсе – Биектауда, икенчесе Питрәч районының Яңа Шигали авылында шәхси йортларда яшиләр. Аралары да якын, машиналары да булгач, бер-берсе белән бик еш очрашалар. Әле менә күптән түгел ифтар ашында очраштык. Туганлыкның кадерен белеп яшәүдән дә рәхәт әйбер юклыгын белеп яшәүләренә бик сөенәм.
Комментарийлар