16+

Ак чәчәкләр илендә ниләр бар?

Редакциябездән ерак түгел тынычлап ял итә торган уңайлы бер урын бар – Әпсәләмов урамында урнашкан «Ак чәчәкләр» бульвары.

Ак чәчәкләр илендә ниләр бар?

Редакциябездән ерак түгел тынычлап ял итә торган уңайлы бер урын бар – Әпсәләмов урамында урнашкан «Ак чәчәкләр» бульвары.

Ул әле былтыр гына ачылды. Үзенә аерым рәхәт мохит анда, бульвар Җиңү паркы белән «Истанбул» скверларын тоташтыра. Җәяү генә «Казан» гаилә үзәгенә барырга була.

Әлеге ял итү урыны барыбызга да таныш татар язучысы, классигыбыз Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәрен күздә тотып шулай аталган. Исеме генә түгел, җисеме дә дигәндәй, кышын, җәен бульвар аклыкка төренеп утыра. Кыш көне ак карлары күзләрне иркәләсә, җәй көне биредә ак чәчәкләр хуш ис тарата. Гирлянда сыман тезелеп киткән ал лампалар, бульварның үзәгендәге ак чәчәк формасында эшләнгән фонарьлар тагын да сихрилек, әкияти матурлык өсти.

Бульварда күзгә ташлана торган тагын бер кызыклы урын – Ямашев проспекты ягыннан үзенчәлекле арт-объект урнаштырылган. Анда татар хәрефләре дә бар. Ничә кешедән сорасам да, аның нәрсә икәнен аңлатып бирә алмадылар. Шулай да объектның нәрсә аңлатканын белдем. Баксаң, басу машинкасы рәвешендә ясалган нәрсә икән ул. Язучы Габдрахман Әпсәләмовның тормышын чагылдыру өчен, язучының оныгы Альбина идеясе белән архитекторлар аны махсус эшләгәннәр.

Бульварда балалар өчен аерым ял итү урыннары каралган. Бик кечкенәләр өчен комлыклар бар. Әти-әниләргә дә утырып торырга уңайлы эскәмияләр, кояш кыздырса, күләгәле урыннар җитәрлек. Икенче баласын тапканнан соң, Фәридә декрет ялында бирегә еш килә башлаган.

– Үзебез Әпсәләмов урамындагы йорттан фатир алдык. Урыны ошый миңа. Мәктәп тә янәшәдә, транспорт йөреп тора. «Ак чәчәкләр» бульварын ясап куйганнан бирле, ул безнең яраткан урыныбызга әйләнде. Балаларга түбәсе кош оялары формасында ясалган мәйданчык аеруча ошый, – дип сөенә Фәридә.
Пенсиядәге Равилә Хәсәнова да бирегә яратып килә.

– Элек монда йөк машиналары туктый торган урын иде бит. Шундый пычрак, гел тавыш иде. Ә хәзер бар җирдә яшел утраучыклар, әкияттәге кебек. Нинди генә төр агачлар, куаклар юк. Шунысы кызык: агачларның үскәнен дә көтәргә туры килмәде, зурларны утырттылар. Ак чәчәкләр иленнән китәсе дә килми, – дип елмая Равилә апа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading