16+

Акча артык булмый: «социаль килешү» системасы кемнәр өчен файдалы?

Татарстанда кереме яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләр санын киметү буенча төрле проектлар эшли. Шуларның берсе – үз тормышын чынлап та үзгәртергә теләгән гражданнар өчен «социаль килешү» системасы.

Акча артык булмый: «социаль килешү» системасы кемнәр өчен файдалы?

Татарстанда кереме яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләр санын киметү буенча төрле проектлар эшли. Шуларның берсе – үз тормышын чынлап та үзгәртергә теләгән гражданнар өчен «социаль килешү» системасы.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, 2015 елда социаль килешү нигезендә дәүләттә ярдәм алучылар саны 9,23 процентны тәшкил итсә, бүген бу сан якынча 11 тапкырга артып, 97,9 процент булган. Социаль килешүләр саны исә 9 тапкырга арткан (574 килешүдән 2018 елга 5303 килешү). 2019 елда 3 500 контракт төзелеп, шуның 2 965е аз керемле гаиләләргә туры килә.

Шулар ярдәмендә 632 кеше эшкә урнашкан, 51е яңадан укытылган, 638е шәхси хуҗалыгын киңәйткән, 895 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән, 17есе алкоголь бәйлелегеннән дәваланган. Социаль килешү төзегән гаиләләрнең 44 проценты фәкыйрьлек чигеннән чыга алган.

Алексеевскида яшәүче Светлана Гренадерованың профессиональ белеме юк. Бер оешмада җыештыручы булып эшли. Хезмәт хакы да минималь күләмдә. Социаль контракт төзү мөмкинлеге турында сөйләшкәндә Светлана үзенең бәйли һәм тегә белүен әйткән.

– Бала вакыттан ук бәйләргә яратам. Алты-җиде ел элек заказга да бәйли башладым. Күптән түгел тегәргә дә өйрәндем. Хоббины үстерү өчен дәүләттән 20 мең сум күләмендә социаль ярдәм алдым. Бу акчага тегү машинасы алдым. Үземнең тегү машинасы иске иде, күптән яңаны алырга хыялландым. Акчам уенчыклар бәйләр өчен фурнитура һәм җепләр алырга да калды. Күбесенчә курчаклар, уенчыклар бәйлим, – дип сөйләде безгә Светлана.

Светлана үзмәшгуль булып теркәлгән.
Кукмара районыннан күп бала анасы Айгөл Сәмигуллина да социаль ярдәм итеп бирелгән акчага җепләр алып, бәйләү эшенә керешкән. Свитер, шапка, жилетлар бәйли, итекләргә матур бизәкләр чигә ул.
Әлмәттән Эльвира Ситдыйкова да бүген үзмәшгуль.

Ситдыйковлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә, ике бүлмәле фатирны арендалап яшиләр. Эльвира махсус курсларга йөреп, ясалма керфек куярга, татуаж ясарга өйрәнгән. Социаль килешү төзеп, дәүләттән 21 мең сум акча алган. Бу акчага эше өчен кирәкле җайланма, материалар сатып алган. Декрет ялында утырган кешегә азмы-күпме акча эшләргә яхшы мөмкинлек бу, курсларда укуын укыдым да җайланма алырга акча җиткереп булмый иде, ди Эльвира. Гыйнвар аенда, студия арендалап эшләргә ниятләп тора ул.

Анна Арахамия фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading