16+

Акча быел да ай-һай күп кирәк булачак...

Нәрсә-нәрсә, без – Россия халкы аяк тибеп ял итәргә яратабыз, иң мөһиме, ял итә беләбез без! Безнең кебек ялның тәмен белүчеләр дөньяда юктыр да әле ул... Менә кайсы илдә 11әр көн өйдә түшәмгә төкереп ята алалар?

Акча быел да ай-һай күп кирәк булачак...

Нәрсә-нәрсә, без – Россия халкы аяк тибеп ял итәргә яратабыз, иң мөһиме, ял итә беләбез без! Безнең кебек ялның тәмен белүчеләр дөньяда юктыр да әле ул... Менә кайсы илдә 11әр көн өйдә түшәмгә төкереп ята алалар?

Әйтик, АКШта һәм шундый ук демократия чәчәк аткан Европа илләрендә Яңа ел ялы көннәре - 25-26 декабьда дә, 1нче гыйнвар гына, вәссәләм. Ягъни беркайда да 3-4 көннән артмый. Безнең рекордка якынлашкан бердәнбер ил, мөгаен, Япония генәдер – анда каникуллар декабрьнең 30ыннан гыйнварның 3енә хәтле дәвам итә, диләр.

Безнең халыкның тагын бер серле үзенчәлеге – без, бәйрәм дип, акча туздырырга яратабыз! Күршекеннән көнләшеп, биегрәк аттырсын, дип җыйган салютлардан башлап, арт сан туңдырып, ил гизеп кайтуларга кадәр – һәрчак безнең Яңа ел программасына кергән була.

Узган ел азагында, елның шактый катлаулы булуына уфтанып һәм, бераз гына, аек акылга нигезләнеп, без – фәкыйрегез “бу яңа елларда россиялеләр бәйрәм чыгымнарын кыса төшәрләр, мәслихәт” ише язган фикерне хәтерлисездер. 

Төшәр, пычагым! Россия кешесендә бәйрәм көнне кайчан акыл күргәнегез бар сезнең?! Быел, узган Яңа ел белән чагыштырганда, бәйрәмнәргә ярты миллиард (кем күз алдына китерә алмый: 500 000 000 – менә шушындый сан) сумга күбрәк, ягъни җәмгысе 22,5 миллиард сум акча тотканнар! Әле бу – рәсми чыгымнар гына...

Чыгымнарның иң зур кисәге – онлайн-сатып алуларга туры килә, имеш. Челтәр аша халык 9 миллиард сум туздырган. Аннан кала, транспорт хезмәтләренә (“такси” дип укырга кирәк) 7,6 миллиард киткән, ә кунакханәләргә халык 386 миллион сум сарыф иткән. Хәзер, ни өчен таксилар 30нчы декабрь, 10нчы гыйнвар аралыгында бәяләрен 2-3 тапкырга арттырганнарын аңлагансыздыр, шәт... 

Кунакханәләрдә кем, хатыннары куып чыгарган салмыш ирләр йоклады микән? Белмим. 

Салмыш, дигәннән, быел ил халкының бәйрәм табынына алган хәмергә чыгымнары, узган яңа ел белән чагыштырганда, өчтән бер тапкырга арткан, булып чыкты.

Ә менә закускага киткән сумнар күләме, киресенчә, дүрттән бер тапкырга кимегән, ди белгечләр... “Бер литр аракы һәм ике кәнфит” турында мәзәкне хәтерлисезме?.. Юктан гына килеп чыккан, дип уйлыйсызмы хәзер?..

“Яңа ел”лар үтте, башлар бераз айныды, тотылып бетмәгән акчаларны санар вакыт җиткәндер... 

Ә акча быел да ай-һай күп кирәк булачак. 1нче гыйнвардан башлап, бәяләр көнкүреш техникасына 13-15 %ка, кием-салымга 5-6 %ка артыр, дип көтә аналитиклар. Тәмәке тартучылар өчен дә авыр хәбәрләр бар: гыйнвар аеннан акцизлар (20 %ка) арту сәбәпле, тәмәке бәяләре дә 17-20 %ка арту ихтималы бик зур. (Ташлау турында тагын бер уйланып, көрсенеп бер көйрәтеп җибәрү өчен әйбәт хәбәр булды бу...)

Торак-коммуналь хуҗалыкларда чүп чыгару бәясе, җирле хакимият киметмәгән очракта, уртача 4 процентка артачак. Ә тимер юл билетларына бәяләр 3,7 процентка артып та өлгерде инде.

Шундыйрак хәлләр...

Кайчан да булса, барыбер, “фәлән-фәлән әйберләргә бәяләр төште, ә менә боларына ишелеп үк төште!” дип бер язармын да, “Шәһри Казан” битләрендә бастытырмын әле, дип хыялланучы мине – Әмир Исламов диеп белерсез.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading