16+

Акча да юк, мохтаҗ да түгел

Редакциягә Яшел Үзән шәһәреннән Анна Павлова мөрәҗәгать итте.

Редакциягә Яшел Үзән шәһәреннән Анна Павлова мөрәҗәгать итте.

Ул – өч бала анасы. Иң олы баласына – 13, төпчегенә – 8 яшь. Балаларын ялгызы гына тәрбияли. Ире белән аерылышкан. Анысы Әгерҗедә яшәп калган. Ләкин әти дигән кеше балаларга алимент түләми, моннан тыш, хатын бергә яшәгән чакта алынган кредитларын да түләргә мәҗбүр. Хезмәт хакының яртысын нәкъ менә кредитлар өчен тотып калалар. Нәтиҗәдә Анна кулына 15 мең сум тирәсе генә акча ала. Шуңа да карамастан, аларны аз керемле гаилә буларак танымаганнар. Күп балалы ана аптырашта. Законнар гаделсез булганда ничек яшәргә кирәк?

Анна ире белән техникумда укыганда танышкан булган. Өйләнешеп, ун елдан артык бергә гомер иткәннәр. Иренең хезмәт хакы гына җитмәгәч, Анна кредит рәсмиләштергән. «Кешечә яшәргә теләдем, ул акчага суыткыч, башка кирәк-ярак­лар алдык», –ди.

Иренең эчеп тавыш чыгарганына, кыйнавына түзә алмыйча, хатын аерылган, әти-­әнисе янына Яшел Үзәнгә күченгән. Җиһазларны уртак куллансалар да, аерылышкач, кредит Анна исемендә булганга, үзенә генә түләргә туры килгән.
Хәзер яши торган фатирлары бик кечкенә, уңайлыклар юк, канализация эшләми, кайнар су кермәгән. Анна, өч баласын ияртеп, иптәш кызларына барып юына. Чарасызлыктан иң авыр эшкә – тимер юлга эшче булып урнашкан. Кредитларын түли алмагач, банк Аннаны судка биргән. Суд карары нигезендә, аның хезмәт хакыннан 50 процент акчаны тотып калалар. Алимент түләмәүче иренә җәза юк, ә ялгызы гына өч бала үстерүче хатын хезмәт хакының яртысын кредит өчен түләргә мәҗбүр. Гаделсезлек кебек. Әмма закон закон инде. Анда «кызгану» дигән төшенчә юк.

– Хезмәт хакым 30 меңнән артык исәпләнә, ләкин яртысы тотып калынгач, кулга бик аз керә. Ул акчага әллә балаларны киендерергә, әллә ашатырга? Җитмәсә әтиләре алимент түләми, суд приставлары аны да тикшерсен иде, – ди Анна.
Без Татарстан суд прис­тавларына мөрәҗәгать иттек. Алименттан качып йөрүче күп балалы әтинең эзенә тиз төштеләр.

– Хәзер алимент түләмәүче бу ир-ат чит илгә чыга алмаячак, аның банктагы исәп счетларына арест салынды, шулай ук автомобилен үз исеменә теркәүдә дә чикләүләр кертелде. Суд прис­тавлары бу кешенең кайда эшләвен ачык­лады, аның хезмәт хакыннан алимент тотып калу турындагы карар әзерләнде. Тиздән балаларга алимент түләнә башлар дип уйлыйбыз, – дип аңлатты Татарстан суд прис­тавларының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча баш белгече Лилия Хәлимова.

Башка сораулар әлегә ачык кала. Әйтик, очын-очка ялгап барса да, Павловлар гаиләсе аз керемле булып исәпләнми. Яшел Үзәннең социаль яклау бүлеге аңлатуынча, бер кешегә уртача керем 8800 сумнан артмаганда, гаилә аз керемле булып теркәлә. Ягъни моның өчен өч баласы һәм үзенә Павлованың хезмәт хакы 35200 сум булырга тиеш. 2 НДФЛ документлары буенча аның кереме исә бераз артып та китә. Кредит каплау өчен ярты хезмәт хакының тотылып калуы исәпләнми. Чөнки закон нигезендә, кредит өчен түләү, баланың укуы өчен чыгымнар берсе дә исәпкә алынмый. Аз керемле булып саналмагач, Павловлар күп кенә ташламалардан да файдалана алмый. Дөрес, Яшел Үзәннең социаль яклау бүлеге, күп балалы ана буларак,  Анна Павлова пособиеләр һәм бердәм юл йөрү картасы өчен акча ала, дип белдерде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading