Соңгы ун елның икътисадына күз салсак, быелгысы иң авыры булгандыр. Татарстан Премьер-министры урынбасары — республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, быел республиканың тулаем төбәк продукты 3,6 процентка кимегән.
Депутатлар алдагы өч елга бюджет буенча закон проектын карады.
“Быел бюджет процессы киеренке шартларда уза. Безгә булган югалтуларны кайтару кирәк. Икътисади кыенлыкларга карамастан, бюджет юнәлешләре үзгәрешсез калды. 2021 елда чыгымнарның 77 проценты социаль юнәлештә булачак”. Татарстанның закон чыгару органында узган тыңлауларда парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде. Парламент тыңлаулары 2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проектына багышланган иде.
Соңгы ун елның икътисадына күз салсак, быелгысы иң авыры булгандыр. Татарстан Премьер-министры урынбасары — республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, быел республиканың тулаем төбәк продукты 3,6 процентка кимегән. Әмма киләсе елга фаразлар уңай. Мисалга, тулаем төбәк продукты 2021 елда 3,9 процентка артыр дип планлаштырыла. Нәтиҗәдә, аның күләме 2631 млрд сум булачак.
Сүз уңаеннан, республиканың икътисад белгечләре киләсе 2021 елда Татарстанда уртача хезмәт хакы 5,2 процентка, 2022 елда 7,1 процентка, ә 2023 елда 6,2 процентка артачак дип сөендерде. Хәзер Татарстанда уртача хезмәт хакы 37,1 мең, ә Казанда 30,1 мең сум дип исәпләнә. Чагыштыру өчен, 2011 елда, ягъни ун ел элек республика буенча уртача хезмәт хакы 20 мең сум саналган.
Студентлар өчен дә күңелле яңалык бар! Алдагы өч елда, ел саен аларның стипендиясе 4 әр процентка үсәр дип көтелә.
Баеп китеп, акчабызны кая куярбыз дип борчылганнар өчен хакимият вәкилләре мәсьәләнең “чишелешен” тәкъдим итә. Ягъни коммуналь хезмәтләр киләсе елдан 4 әр процентка артуы фаразлана. Икътисадчыларның чыгымнарга кагылышлы фантазиясе бер тирәдәрәк бөтерелә. Азык-төлек, медикаментлар да бәяләр шулай ук 4 процентка артачак, икән. (Шуннан да үсеп китмәсә ярый инде!)
Тулаем алганда, киләсе елда Татарстан казнасына 268,5 млрд сум акча керәчәк. Чыгымнар исә 271,5 млрд сум тәшкил итәчәк. Бу, 2020 ел белән чагыштырганда, 0,6 процентка азрак. Нәтиҗәдә бюджет дефициты 2, 98 млрд сум булуы көтелә. Бер нәрсә сөендерә: дефицит 2 шәһәр округы, 43 муниципаль район һәм 911 торак пунктларының бюджетларына кагылмый.
Чыгымнарның 90 проценты диярлек дәүләт программаларын тормышка ашырырга тотылачак, дип белдерде республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин. Димәк, республикада гамәлдә булган программалар, чоры авыр булса да туктамас дип өметләнәбез.
Министрларның докладларын тыңлаганнан соң, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бюджетны кабул иткәнче ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның парламент вәкилләренә юлламасында яңгыраган тәкъдименә кагылышлы чыгымнарны исәпкә алырга өндәде.
- 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Ул зур күләмле, җитди чаралар уздыруны да күздә тотадыр. Шуңа да бу ел Президент тарафыннан яңгыратылган ел буларак кына калмасын иде, - дигән теләген җиткерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук сайлаулар алдыннан җыелган мөрәҗәгатьләрне дә карап, чишеләсе мәсьәләләрне онытмаска кирәклеген ассызыклады.
Шуны да әйтергә кирәк, бюджет проектының бу әле беренче генә укылышы иде. Икенче укылышка кадәр һәм аннан соң да ул берничә тапкыр үзгәрергә, төрле өлкәләрдә керемнәр-чыгымнар артырга яисә кимергә мөмкин. Кайбер очракларда 400 гә якын тәкъдим килә, ди парламент вәкиле Леонид Якунин. Бюджет проектына әле нокта куелмый.
Лилия ЛОКМАНОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар