16+

Акча урлашу вирусы 

Ел саен Россиядә банк карталарыннан 1 млрд сум акча урлана икән. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел, чөнки хәзер һәр ун кешенең җидесендә банк карталары бар, ди статистика. 

Акча урлашу вирусы 

Ел саен Россиядә банк карталарыннан 1 млрд сум акча урлана икән. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел, чөнки хәзер һәр ун кешенең җидесендә банк карталары бар, ди статистика. 

 

 

Ә банклар безне һаман саен акчаны картада тотарга өнди. Янәсе, алай эшләү сатып алу вакытында  уңайлы. Акча янчыгында булса, караклар аңа кул сузуы бар, дип куркытып та куялар җитмәсә. Анысы шулай да, әмма картада акча саклау да хәзер бик үк куркынычсыз дип әйтеп булмый. 

Мисал өчен, әле узган атнада гына да Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның банк картасыннан мошенниклар булган бөтен акчасын урлаганы билгеле булды. Җырчы банкка мөрәҗәгать итүгә дә карамастан, банк аңа акчаны кире кайтарып бирү мөмкинлеге юк дип аңлаткан. Бәхеткә, Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән, җырчының акчасы кире кайтартылган. Әмма һәр кеше дә җырчы түгел, җитәкчелек тә һәр гражданинның проблемаларын чишә алмый. 

Мошенниклар да тик ятмый. Аеруча да хәзер, илдә пандемия булганда. Инде коронавирустан файдаланып, кешеләргә шалтыратып, төрле алдау ысулларын куллану очраклары дистәдән арткан. Алар гадәттә кредитларны түләүне кичектерүне, төрле компенсацияләр, пособиеләр бирү, билетлар өчен акчаны кире кайтару, коронавирус инфекциясен йоктыруны ачыклау өчен диагностика уздыру кебек хезмәтләр тәкъдим итеп, кешенең банк карточкасы хакында мәгълүмат алырга ирешә икән. 

Электрон почтага танылган банк логотиплары, рәсми һәм дәүләтнеке булган оешмаларның логотипларына охшатып ясалган сайтлардан хатлар килсә дә, аларда язылган инструкцияләрне үтәмәү сорала. 

Банкның саклык хезмәте дип шалтыратсалар, шунда ук трубканы куегыз. Алар сезгә бер кайчан да шалтыратып, мөрәҗәгать итмәячәк, дип кисәтә белгечләр. 

Күбебез хәзер интернет кибетләрдән әйберләр сатып ала, чөнки вазгыять таләп итә. Дөресен генә әйткәндә, бу да бик үк куркынычсыз ысул түгел. 

Шәхсән үзем картадан акча урлаткан кеше буларак әйтә алам: полициягә гариза язуның файдасы – өч тиен. Вакытыгызны һәм нерваларыгызны гына бетерәчәксез. 

Банк та сезгә ярдәмгә килмәячәк (әгәр дә танылган шәхес булмасагыз, әлбәттә). Банк бер очракта акчаны кире кайтарырга мөмкин: әгәр дә картагыз иминиятләштерелгән булса. Ул очракта да төрле нечкәлекләре, үзенчәлекләре бар. 

Һәр кешенең банк картасы  булган кебек, банк системасында шәхси кабинеты була. Шул кабинет аша счет ачарга мөмкин. Аның өчен банк ача сорамый. Картадагы акчаны шул счетка күчерергә, ә кирәк вакытта, кирәк күләмдә генә кулланырга була. 

Шулай ук берничә карта тоту да бу очракта сезнең файдага. “Барлык йомыркаларны да бер кәрҗингә салмагыз”, дигән рус гыйбарәсен онытмагыз, ягъни мәсәлән. 

Лилия ЛОКМАНОВА. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading