16+

Россия разведчигы Елена Вавилова хәрби операция турында: «Россия күмәк Көнбатыш илләренә каршы тора»

Тышкы разведка хезмәте полковнигы Елена Станислав кызы Вавилова-үзенчәлекле шәхес. 20 елдан артык ул ире Андрей Безруков белән бергә разведка эшчәнлеге белән бәйле Россиядән читтә яшәде. АКШТА полковник Александр Потеевның хыянәте генә разведчикларның эшчәлеген тар-мар итә.

Россия разведчигы Елена Вавилова хәрби операция турында: «Россия күмәк Көнбатыш илләренә каршы тора»

Тышкы разведка хезмәте полковнигы Елена Станислав кызы Вавилова-үзенчәлекле шәхес. 20 елдан артык ул ире Андрей Безруков белән бергә разведка эшчәнлеге белән бәйле Россиядән читтә яшәде. АКШТА полковник Александр Потеевның хыянәте генә разведчикларның эшчәлеген тар-мар итә.

Карьералары тәмамлана, әмма мәгълүмат туплауның уникаль тәҗрибәсе, аны анализлау, фаразлар төзү, психологик портретларына нигезләнеп кешеләр белән мөнәсәбәтләр төзи белү, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту күнекмәләре һәм башка бик күп серләргә ия алар. Бу хакта шушы көннәрдә Уфада кунакта булган Елена Вавилова сөйләде.

—  Елена Станиславовна, 1941 елдан бирле беренче тапкыр илдә «мобилизация» сүзе яңгырады, кызганычка каршы, күпләр моны төрлечә кабул итте: берәүләр ирекле отрядларга китте, икенчеләре ашыгыч рәвештә чит илләргә качты, өченчеләре мондый төр бурычларны профессиональ армия хәл итәргә тиеш, диде, ә дүртенчеләре повестка алгач ук, әйберләрен җыйды һәм хәрби комиссариатка юнәлде. Сезнеңчә җәмгыять төрле фикер йөртә?

— Хәзер илебез шактый катлаулы тарихи этап үтә: ике система бәрелешә, Россия күмәк Көнбатышка каршы тора. Мондый хәл дистә еллар дәвамында булмады, һәм, әлбәттә, күпләр буталды, нәрсә булганын аңламыйлар, булган вакыйгаларга карашларын билгели алмыйлар. Һәм хәзер һәр кешегә вакыйгаларны яңадан карап чыгарга, аларны ил тарихы призмасы аша үткәрергә, Россиянең көчле һәм мөстәкыйль булып калуын аңларга кирәк. Безнең һәрберебез сайлау алдында тора. 1941 елда да шулай булды, ул вакытта да мобилизация игълан ителде, һәм башта барысы да җиңел булмады дип уйлыйм, илне яклау кирәклеген берьюлы аңламыйлар, ләкин соңыннан халык консолидацияләнә һәм бу безгә шул куркыныч сугышта җиңәргә мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә дә шундый ук хәл: күпләр, бигрәк тә яшь егетләр берничә елга алга планнар корып, тыныч тормыш белән яшәргә күнеккән. Кинәт барысы да бер төндә үзгәрә. Ләкин һәрвакыт шуны онытмаска кирәк, ирләр өчен генетик тормыш коды- ул саклау һәм яклау. Гаиләсен, үз җирен, илен. Әлеге яклау - кулга корал тотып уза. Әйе, һәркем дә тыныч, уңайлы мохиттә яшәргә тели. Ләкин кайвакыт хәлиткеч мизгел килеп туа. Хәзер шундый вакыт.

— Шуңа да карамастан, февраль һәм март айларында бу мәсьәләне дипломатик юл белән хәл итеп булгандыр дигән фикер яңгырады...

—  Ике як та диалогка әзер булганда дипломатия эшли. Дипломатияне яклау чарасы, дип әйтергә кирәк. Кайвакыт ул эшли, кайчак эшләми. Бу очракта — юк. Ирем белән көнбатышта 2000-нче елларда эшләгән вакытта безгә сәясәтчеләр һәм хәрбиләр белән аралашырга туры килде. Һәм инде ул чакта Украинадан килгән хәрбиләрнең америкалылардан хәрби күнекмә алуларын, коралның нинди күләмдә китерелүен, элеккеге СССР территориясендә биолабораторияләрнең ничек төзелүен күреп тордык.
Ул чакта ук аңлашыла иде инде, без Көнбатыш белән чагыштырганда кискен этаптан кача алмыйбыз. Россия телен, мәдәниятен, менталитетын бер максат белән юк итү, халкыбызның асылын үз параметрлары һәм максатлары өчен реформалаштыру буенча методик көрәш беренче унъеллык дәвамында гына алып барылмый. Тагын бер тапкыр кабатлыйм, һәр ирнең бурычы-безнең кыйммәтләребезне һәм суверенитетны яклау. 

—  Бәлки нәкъ менә шуңа күрә дә күп кенә ир-атлар үз теләкләре белән отрядларга языла? Әйтик, Башкортстанда күпләр Шәйморатов, Доставалов исемендәге отрядларга, Салават Юлаевның ирекле отрядына языла...

— Әлбәттә. Бик күп ир — атлар үзләрендә эчке көч тапты, бу аларның карарының мөһим максатка буйсынганын аңлады-үз илләрен яклау. Әйе, сугыш, әлбәттә, куркыныч, чөнки хәрби операцияләр һәрвакыт кыл өстендә йөрү белән бер. Без һәрбер кешенең дә сайлау мөмкинлеге турында сөйләшәбез. Алар үз эшләрен башкарды: Ватанны яклау юлын сайлады. Югыйсә, яшеренергә дә була иде бит. Үз теләге белән язылучылар тагын бик мөһим бурычны үтәделәр дип әйтә алам. Сәламәтлеге буенча яшенә яки чикләүләргә карамастан, Ватанны яклау эше бара һәм командирның үз артыннан яшьләрне алып бара алуы, оештыра белүе, нәрсә эшләргә кирәклеген үрнәк итеп күрсәтүе, илһамландыруы үрнәген күрсәттеләр. Бу бик дөрес карар.

— Елена Станиславовна, сез-экстремаль хәлләрдә эшләргә күнеккән уникаль әзерлекле кеше. Хәрби операция дә гадәттән тыш хәл. Сез хәзер анда булган кешеләргә нинди киңәш бирер идегез?

— Гадәттән тыш хәл вакытында югалып калмас өчен бер кагыйдә бар. Беренче чиратта, бу психологик яктан үзара ярдәм. Иптәшеңнең хис-кичерешен аңларга, тоярга, аңа ярдәм итәргә. Курыккан, яшьрәк яки тәҗрибәсезләргә үз киңәшләрегезне бирергә, һәрберсендә аның көчле якларын күрергә һәм алга таба да рухландырырга, дәртләндерергә тырышырга. Көч-куәт биреп торырга. Сабырлык та кирәк. Әгәр фронтка киткәнсең икән төрле уңайсызлыклар кичерәчәксең, ниндидер көнкүреш авырлыклары барлыкка киләчәк, якыннарың булмау, алар белән элемтәгә керә алмау. Бу хәлне кабул итәргә, түзәргә кирәк. Әйтик, якыннарыңа шалтыратасы килә, тик элемтәгә чыккач, син мишеньгә әвереләсең. Барысыннан да уңай яклар эзләгез.
Үз — үзеңне саклау турында да уйлау бик мөһим, чөнки кешенең төп максаты-куелган максатка ирешү. Шуңа күрә сездә булган барлык тәҗрибәне, белемнәрне анализларга һәм аларны теләсә нинди шартларда кулланырга кирәк. 

"Башинформ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading