16+

Алдану да була "дулкынлы"

2017 елдан 2020 елга кадәр Татарстанда алданган өлешчеләргә 28 объект тапшырылган. Әлеге объектларның гомуми торак мәйданы 220 мең квадрат метр тәшкил иткән.

Алдану да була "дулкынлы"

2017 елдан 2020 елга кадәр Татарстанда алданган өлешчеләргә 28 объект тапшырылган. Әлеге объектларның гомуми торак мәйданы 220 мең квадрат метр тәшкил иткән.

Бу 3307 алданган өлешче үзенә тиешле торакны алуга ирешкән дигән сүз. Хәзерге вакытта Татарстан проблемалы объектлар буенча 12 нче урында тора икән. Беренче бишлектә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Башкортстан.

Татарстанның алданган өлешчеләргә ярдәм фонды директоры Иван Новиков сүзләренчә, быел Казанда төзелгән 7 йорт казнага 9 млрд сумга төшкән. Шуларның 3 мрд сумы республика бюджетыннан бүленеп бирелгән.

Хәзерге вакытта республикада 1971 алданган өлешче исәпләнә. (Бу фондка мөрәҗәгать итүчеләр дип аңларга кирәктер, чөнки чынлыкта аларның саны артык булуы да ихтимал). Иван Новиков аларның 80 процентка якыны быелның өченче кварталында тораклы булачак дип вәгъдә итте.

Шунысы кызык, алданган өлешчеләрне дә, коронавирус яисә грипп вирусы кебек, “дулкынлап” саныйлар икән. Хәзер республикада фатир алырга өметләнеп акча кертеп тә, катыга утырып калучылар “өченче дулкын” корбаннары дип исәпли Новиков. Болар өлешләп түләү системасы эскроу-счетларга күчкәндә төзелә башлаган фатир хуҗалары, ди ул.

“Өченче квартал азагына без “Икенче дулкын”дагы барлык проблемалы объектлар буенча да кыенлыкларны хәл итәчәкбез. Республикада әлегә хәл итеп бетерә алмаган өч объект кала дияргә мөмкин. Аларда 500 ләп алданган өлешче исәпләнә”, - ди Новиков. Өченче дулкынга эләккәннәрнең фатирлары белән проблемалар да якын киләчәктә чишеләчәк.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading