16+

"Алган билет бәясен капларлык та булмады", яки лотерея хикмәтләре

Автобуста янымда барган ханымның телефоннан сөйләшкәнен ирексез рәвештә тыңлап бардым. Ахирәтенә быел да пачкасы белән лотерея билетларын сатып алганын әйтте. Дусты узган елгы уңышы белән кызыксынды булса кирәк. Күршем: «Юк, алган билет бәясен капларлык та булмады», – дип җавап кайтарды. Әһә, минәйтәм, быел да бу эшкә алынгач, минем янымда баручы апа оптимист бугай.

Автобуста янымда барган ханымның телефоннан сөйләшкәнен ирексез рәвештә тыңлап бардым. Ахирәтенә быел да пачкасы белән лотерея билетларын сатып алганын әйтте. Дусты узган елгы уңышы белән кызыксынды булса кирәк. Күршем: «Юк, алган билет бәясен капларлык та булмады», – дип җавап кайтарды. Әһә, минәйтәм, быел да бу эшкә алынгач, минем янымда баручы апа оптимист бугай.

Һәр кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да лотерея билетын алып караганы бардыр дип уйлыйм. Үземнең дә алган бар, ләкин берни отканым юк. Таныш-белешләр арасында да зур җиңүгә ирешкәннәрен очраткан юк. Күбесе лотереяда реаль кеше җиңгәненә ышанмый да, ләкин барыбер билет сатып алуын дәвам итә.

Мондый реакция аңлашыла да. Чөнки билет сатып алганда һәркайсы зур җиңүгә ышана. Моннап чыгып, лотерея реаль нәрсә микән дигән фикер дә туа.

Лотерея уйнатуының асылы шунда ки, катнашучыларның күбесе оттыра яки зур булмаган суммалар гына ота. Ә джекпотны җиңүче һәм йөзләрчә яки дистәләгән миллион ота алган кешеләр исәбе бармак белән генә санарлык. 

Лотерея – бәхет эше дисәң була. Анда җиңүчеләр кебек үк җиңелүчеләр дә бар. Мәсәлән, 10 кеше 100 сумнан җыелышып, уен нәтиҗәсендә бер яки берничә җиңүче генә булу турында килешсә, 10 катнашучының да җиңә алмавы аңлашыла. Югыйсә лотереяның мәгънәсе дә калмый. Лотереяда җиңелүчеләр хисабына гына җиңеп була. Җиңүчеләр никадәр күбрәк булса, җиңү күләме дә шулкадәр азрак. Уен шул принцип буенча төзелгән дә инде. Билет сатып алганда, без катнашу өчен генә түләп калмыйча, приз фондына үз өлешебезне дә кертәбез. Аннары бу акчаны җиңү категориясе нигезендә җиңүчеләр үзара бүлешә. Кагыйдә буларак, җиңү мөмкинлеге югарырак булган саен, приз күләме шулкадәр түбәнрәк.

Безнең илдәге лотереяларның рекламасында һәр дүртенче билет җиңә дип белдерәләр. Шуңа ышанып дүрт билет алган кеше ни өчен берсе дә җиңмәгәнгә аптырый. Димәк, бу реклама ялган булып чыгамы? Сүз тиражның 25% билеты отышлы булуы турында бара. Ә кайсы билет сезгә эләгә, монысы инде – бәхет эше. Чынлыкта реклама барлык катнашучыларның чирек саны гына нәрсә дә булса отканын әйтә.

Зур сумманы оту мөмкинлеге зур түгел. Джекпотны алу шансы бөтенләй аз. Ләкин бу безне алдыйлар дигән сүз түгел әле, нәрсә алганыбызны гына аңларга кирәк. Гадәттәгечә, аек акыл белән эш итәргә тиешбез. Билет сатып алганда без җиңү гарантиясен түгел, ә җиңү мөмкинлеген генә алабыз. 

Мөмкинлек зур булмагач, нигә катнашучылар саны зур соң? Математиканы начар белүгә сылтап була. Ләкин бу бик гади җавап. Әйе, кыйммәтле призны оту мөмкинлеге аз, ләкин без зур призларны еш уйнатылуны күрәбез. Җиңгән кеше белән безнең шанслар тигез булган. Димәк, без әле җиңәргә дә мөмкин. Бу уй безне кызыктыра һәм без тагын катнашабыз. 

Лотерея билетының бәясе бик югары булмаганлыктан, бу безгә үзенә күрә бер уен кебек. Күп түләмичә, зур нәрсәгә ирешергә мөмкин кебек тоела. Ахырдан җиңелсәк тә, уенны көткәндә уңыш елмайганга өметләнеп, үзебезне бәхетле хис итәбез. Ләкин икътисади яктан бу бер дә отышлы түгел. Әгәр дә без даими рәвештә лотерея билетын сатып алабыз икән, без акчаны күбрәк туздырабыз гына. Әйе, билетны бер тапкыр алып, зур җиңүгә ирешеп була, ләкин бит киресенчә дә булырга мөмкин. Барысын да уңыш хәл итә. 

Шуңа күрә лотереяны финанс хәлегезне төзәтү ысулы итеп карарга ярамый. Әгәр дә сез лотереяга күпме акча тотканыгызны саныйсыз икән яки уеннарда акча белән бәйле проблемаларны хәл итү өчен бердәнбер мөмкинлекне күрсәгез, лотереялар белән араны өзәргә вакыт.

Лотереяләргә ышанып буламы дигән сорауны һәркем үзе хәл итә. "Столото" мәгълүматлары буенча, аларның лотереяларында ил халкының якынча 30%ы катнаша. Бу чагыштырмача ышаныч дәрәҗәсе барлыгы турында сөйли. Әмма, мәсәлән, Испаниядә лотерея билетларын халыкның 75%ына кадәр сатып ала. Үсәргә дә, уйланырга да нигез бар. 

Лотерея – оптимистлар санын исәпкә алуның иң төгәл ысулы дигән гыйбарә бар. Халык шул инде, һаман нәрсәгәдер өметләнеп, тормышын яхшыртырга тели. Әмма шуны онытмаска кирәк, лотереяда җиңәргә телисез икән – баштан билетка акча эшләргә кирәк.

Лилия Яфизова.

Фото: LOTTOFORDUMMIES.COM

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading