16+

Алиментны бала үскәч тә түләргә кирәк

Алимент түләмәгән өчен иректән мәхрүм ителү яный. Закон буенча административ җәза бирелгәннән соң, кеше алиментын ике ай дәвамында түләмәсә, аны җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. 

Алиментны бала үскәч тә түләргә кирәк

Алимент түләмәгән өчен иректән мәхрүм ителү яный. Закон буенча административ җәза бирелгәннән соң, кеше алиментын ике ай дәвамында түләмәсә, аны җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. 


Алимент түләмәгән өчен колониягә ябу, сөргенгә җибәрү кебек җәзалар элек тә булган. 1960 елларда алимент түләмәүчеләр белән партком, профсоюз оешмалары гына түгел, гади халык та көрәшкән. Алимент түләмәүчеләрнең фотолары махсус хурлык стендларында эленеп торган.

Хәзер дә бу мәсьәлә көн кадагында. Татарстан суд приставлары узган елгы эшчәнлекләрендә дә төп игътибарны алимент түләмәүчеләрне барлауга юнәлткән. Республикада бу мәсьәлә буенча аерым комиссия дә оешты. Аны Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкли. Әлеге комиссия прокуратура, социаль яклау бүлекләре, эш белән тәэмин итү үзәкләре, суд приставлары органнары белән тыгыз элемтәдә эшли. 

Былтыр меңнән артык алимент түләмәүче ата-ананың эзенә төшкәннәр. Алимент түләмәүчеләр, гадәттә, 30-42 яшьләрдәге ир-атлар. Аларның яртысының диярлек керемнәре рәсми төстә теркәлмәгән. Кайберләре әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгән, эчкечеләр, тәртипсез тормыш алып баручылар да җитәрлек. Кызганыч, хатын-кызлар арасында да «күке» әниләр очрый. Аларның саны 2 меңгә якын. Алимент түләмәүчеләр арасында хәтта 66 яшеннән узганнар да бар. Суд приставлары алимент түләмәүчеләр белән закон тарафыннан рөхсәт ителгән бар алымнарны да файдалана. Бурыч 10 мең сумнан арткан очракта, ил чиген чыгу тыела. Шулай ук транспорт чаралары белән идарә итүне тыярга да мөмкиннәр. Алимент акчаларын хезмәт хакларыннан, пенсиядән дә тотып калалар.

Кайберәүләр: «Бала үскәч, алимент түләмәсәң дә була», – дип улына, кызына 18 яшь тулганны көтә. Әмма закон нигезендә, түләнмәгән алиментларны бала 18 яшь тулганнан соң да сорарга хокуклы. 

Лилия Хәлимова, Татарсан суд приставларының матбугат хезмәте җитәкчесе: 
– Суд приставлары алимент түләмәүчеләр белән җитди эш алып бара. Бу өлкәдә ведомствоара эшлекле төркем белән берлектә эшлибез. Алимент түләмәүчеләр белән көрәштә закон тарафыннан рөхсәт ителгән барлык алымнар да кулланыла. Шул рәвешле былтыр 21 мең эш каралды, 9218 эш буенча бурычны хезмәт хакыннан тотып калу карары кабул ителде, барлыгы 1,3 миллиард сум алимент акчасын кайтара алдык. 2018 елда 1079 алимент түләмәүче әти-әнине ачыкладык. Алимент түләмәүче 13 меңнән артык кеше, бурычлары аркасында, ил чиген чыга алмады. 

Бүген Татарстанда алимент түләмәүчеләр 11 меңнән артык. Республикада «Балаң барлыгын исеңә төшер – алимент түлә» дигән акция бара. Төп максат – алимент түләмәү өчен җаваплылык каралганны аңлату, түләнмәгән алиментларны кайтарырга өндәү. Әлеге акция алимент түләмәүчеләр санын аз булса да киметер дип уйлыйбыз. 

фото - ivona.bigmir.net


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X