Башта Теләчедә ничек каршы алулары турында бер-ике сүз әйтим әле. Безне Теләче районы Үзәк авылы клубы мөдире Илнур абый каршы алды. Машиналарны кертү буенча да сөйләшкән, сәхнә янына ук машина белән кердек. Анысы өчен рәхмәт аңа!
Казан артистлары өчен аерым шатер куйганнар. Ул артистлар өчен бик кирәк, чөнки машинада чишенеп киенү, бизәнү уңайсыз. Ләкин шатер эче буш булып чыкты. Ни урындык, ни көзге, ни эчәргә суы юк иде. Мескен кебек бер элгеч басып торды. Алсу Әбелханова җирдә яткан сумкасына, Зәринә Хәсәншина чирәмгә пакет җәеп утырды.
Белүемчә, башка районнарда артистлар өчен барлык уңайлы шартлар да булдырыла. Әллә "болай да акча түлибез, тагын ни кирәк?" дип уйладылармы икән... Шулай да татар халкы кунакчыл булырга тиештер инде ул. Әнә бит җитәкчеләр өчен нинди затлы табыннар корылган иде...
Сабан туеның рәсми өлешендә район хакимияте вәкилләре чыгыш ясады, шушы районда туып-үскән Рәсим Низамов, Алинә Сафиуллина һәм башкалар җырлады. Аннан соң төп концерт башланды.
Комментарийлар
0
0
Э тагын ни кирэк. 10 мен.
0
0