16+

Алла сакласын. Моннан 12 ел элек янган булганнар, менә тагын шул ук афәт

10 мая 2025, 11:01
6497
0
0
Уку өчен 3 минут

9 май көнне кичке сәгать алтыда Балтач районы Алан авылында гомер итүче Рәхмәтуллинар гаиләсенә коточкыч фаҗига килә.

Алла сакласын. Моннан 12 ел элек янган булганнар, менә тагын шул ук афәт

9 май көнне кичке сәгать алтыда Балтач районы Алан авылында гомер итүче Рәхмәтуллинар гаиләсенә коточкыч фаҗига килә.


9 май көнне кичке сәгать алтыда Балтач районы Алан авылында гомер итүче Рәхмәтуллиннар гаиләсенә коточкыч фаҗига килә.

Алла сакласын. Моннан 12 ел элек янган булганнар, менә тагын шул ук афәт
- Кичен мал-туар карап йөри идек, - дип сөйли хуҗабикә Гөлия Рәхмәтуллина. - Нидер янган тавыш ишетелә башлады. Мизгел эчендә булды бу. Хәтта сарай эчендәге мал-туарны чыгарырга да әмәл таба алмадык. Югалып калдык. 2 сыерыбызны чыгарып калдык. Ә менә ике тана бозавыбыз янып үлде. Коточкыч күренеш инде. 

Аллаһы Тәгаләнең кодрәте һәм ярдәмгә килгән кешеләрнең ярдәме белән яшәгән йортларын саклап кала алганнар. Хәзер менә күпме көч түгеп торгызган сарай төзисе була. Көчтән килгәнчә, әлеге гаиләгә ярдәм итик. Игелек җирдә ятмый ул.

-- Алар авылда уңган-булган гаиләләрнең берсе, - дип сөйләде безгә Арча районы Хәсәеншәех авылында яшәүче Гөлзилә Фәһретдинова. - туганнары Ихата тулы сыер, бозау, тавык-чебешен асрадылар. Йорт башлыгы Хәлил абый чебенне дә рәнҗетә торган кеше түгел. Тракторлары бар, авылда кем мөрәҗәгать итә, шуларга ярдәм итә. Фәнзия апа бик ачык кеше, керсәң, чәен эчертмичә чыгармый. Бик ачык, ярдәмчел кешеләр. Авыл халкы бик хөрмәт итә аларны. Янгын чыккач та, бөтен кеше ярдәм итәргә кузгалган. Ирем Әнис тә шунда барган иде. Хәлил абыйның бу бәла-казадан хәле авырлашкан, аны хастаханәгә озатканнар. Аңлашыла да, чөнки алар 2013 елны шундый ук фаҗигага тарыган иде инде. Ул чакны авылның бер урамында көн күрүче тоташ 6 хуҗалык янып көл булган иде. Менә тагын бу сынау. Фәнзия апа, Гөлия дә шок хәлендә калган. Дарулар белән көчкә тынычланганнар. Өйләренең сайдингтан корылган өлешләре эреп төшкән. Авыл халкы ут ялкыны өйгә күчмәс өчен су сибеп торган. Җәй буена әзерләгән лапас тулы печән, салам эскертләре янып беткән. Бу йортта өч буын гомер кичерә. Менә аларга ничек тә ярдәм итәсе иде.

Ярдәм итү өчен 89393331456 номеры Сбербанк картасына беркетелгән. Ул Гөлия Рәхмәтуллина исемендә. 

2013 елгы янгын

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading