16+

Аллага шөкер!

Хәерле җомга көннәре белән! Раббым, ил-көннәргә тынычлык, дөньяларга иминлек бир! Дога көтеп яткан әрвахларыбызның рухын шат кыл, бакый иманнарын юлдаш ит.

Аллага шөкер!

Хәерле җомга көннәре белән! Раббым, ил-көннәргә тынычлык, дөньяларга иминлек бир! Дога көтеп яткан әрвахларыбызның рухын шат кыл, бакый иманнарын юлдаш ит.

Бабай белән Булат җомгадан кайттылар да, чәй эчкәндә, мәчет темасына сөйләшеп киттек. Әй, матур, күркәм инде безнең мәчет, Аллага шөкер. Ничә еллар балалар укыды шул мәктәптә, үзебез дә шул мәчеттә укыдык. Мәчетебез клуб та, амбар да булмады, балалар белем алды. Тау башында да мәчет бар. Авыл бик зур, ике мәхәлләле булган. Ул мәчет сүтелде, авыл башында аннан мәктәп төзелде. Дөньялар иркенәеп, динебез әйләнеп кайткач, тау башы мәчетенең урынына яңа мәчет төзелде. Иркен, матур итеп, кирпечтән. Аннары яңа мәктәп төзелгәч, бөтен авыл белән, читтә яшәүче авылдашлар ярдәме белән, бу мәчет тә яңартылды. Әнә утыра ул авыл уртасында балкып, нурланып!

Бар иде бит заманалар! Авыл картлары яшеренеп кенә зират эчендәге иске өйгә җомга намазына йөриләр иде. Тыкрыктан тезелешеп кайтканнары әле дә күз алдымда. Вәккәс җизни, Сабирҗан абый, Әбүбәкер абый, Сөләйман абый, Исмәгыйль абзый... Бу – югарыочлар инде. Тыкрыктан тыкрыкка гына, кача-поса кайттылар микән алар да? Сугыш уты кичкән, тыныч тормышта күпме көч түккән абый-абзыйлар шулай курка-курка намаз укып йөргән заманнар да бар иде бит. Алар дин гыйлемен дә белгән, Аллаһыны да таныган, тик шуны балаларына өйрәтеп калдырырга гына ярамаган, чөнки дин тыелган замана.

Үзебезнең Саҗидә әни дә, бер дога өйрәтсә, «Кызым, мәктәбеңә барып әйтә күрмә, мине алып китәрләр алайса», – дия иде.
Үзебезнең Вәккәс җизни дә шундый гыйлемле кеше иде. Дин тыелган дип кенә, яңа өйләнешкән парларга никах укылмыйча, яңа туган балага исем кушылмыйча тормаган бит инде. Җизни, әкрен генә килеп, исем кушып китә иде. Алмазга исемне Сабирҗан абый кушкан иде.
Шушындый мәчетләрне, дингә шушындый иркенлекне алып кайтып күрсәтсәң иде шул өлкән абзыйларга. Казага калган намазларыбызны да укыйбыз әле дип, мәчеттән кайтмыйча ятарлар иде.
Раббым, ул кара, куркыныч еллар яңадан әйләнеп кайта гына күрмәсен. Аллага шөкер, халык дингә килә. Иң сөенечлесе – яшьләр килә.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара районы, Мәмәшир авылы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading