16+

“Аллага шөкер, 2021 елда фатирлы булдык”, – дип әйтергә язсын.

Татарстанда өлешле төзелештә катнашып, һаман да үз теләгенә ирешә алмаган 2400 өлешчене быел фатирлы итү ниятләнелә. Моның өчен, “четерекле” саналган күп фатирлы 10 йортны төзеп тәмамлау бурычы куелган. Четерекле йортларның күбесе Казанда.

“Аллага шөкер, 2021 елда фатирлы булдык”, – дип әйтергә язсын.

Татарстанда өлешле төзелештә катнашып, һаман да үз теләгенә ирешә алмаган 2400 өлешчене быел фатирлы итү ниятләнелә. Моның өчен, “четерекле” саналган күп фатирлы 10 йортны төзеп тәмамлау бурычы куелган. Четерекле йортларның күбесе Казанда.

 – Татарстан Президенты, республика Хөкүмәте һәм махсус оештырылган фондлар ярдәмендә четерекле саналаган күп фатирлы йортлар мәсьәләсен чишү буенча планлы эш башкарыла. Быел өлешчеләр катнашындагы четерекле саналган торак йортлар төзелеше ахырына җиткереләчәк, – дип ышандырды Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин 19 гыйнварда Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә.

Четерекле саналган исемлектән 2020 елны да күп фатирлы 10 йорт файдалануга тапшырылган, 1150 гаилә фатир алуга ирешкән. Чаллы шәһәрендә 65/06 һәм 65/03, шулай ук 65/10нчы йортлар тапшырылган. 65/04 төзелеш санлы йорт өлешчеләренә ярдәм күрсәтелгән. Чаллы шәһәрендә өлешчеләр катнашындагы четерекле саналган торак йортларның барысы да ахырына кадәр төзелеп беткән. Алабуга шәһәренең Меңъеллык урамындагы өлешчеләр катнашындагы йортны төзеп тәмамлау максат итеп куелган.
– Четерекле йортларның күбесе Казанда. Питрәч районындагы Көек бистәсендә ике йорт төзеп бетерелде. “Молодежный” торак комплексында туктап калган төзелешләр җанландырылды, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

“Молодежный”да 2015 елда 1нче, 2нче һәм 5нче санлы йортлар төзелеше туктап калган булган. 1нче белән 5нче йортлар төзеп бетерелгән. 2 нче санлы йортның да беренче 2 чираты тапшырылган. 

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев сөйләгәнчә, республикада 88 оешма торак төзелешен өлешчеләр катнашында да алып бара. 
– Өлешчеләр катнашындагы торак төзелеше гадәти финанслау һәм эскроу-хисап ысулында башкарыла. Эскроу-хисапны төзелеш оешмаларының 59 проценты куллана,-диде Илшат Гыймаев.

Эскроу-хисап тәртибе кулланылганда, банк акчаны төзелеш күләмнәрен башкарганнан соң гына күчерә. Төзелеш башкаручы оешма (җәмгыять) бу очракта акча чыганакларын үз белдегенчә тота алмый.

Татарстанда өлешле торак төзелешендә катнашып, кыен хәлдә калганнарга ярдәм күрсәтү өчен республика фонды оештырылды, шулай ук федераль фонд та эшли. Өлешле төзелештә катнашучылар-гражданнар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы фондының башкарма директоры Иван Новиков аңлатканча, өлешчеләр торак йортны төзеп бетергән өчен кабаттан акча түләми. 
– Әгәр фатир мәйданы килешүдә күрсәтелгәннән беркадәр зуррак килеп чыкса, әлеге очракта аерманы түләргә кирәк була, – диде Иван Новиков.

“Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына Рөстәм Нигъмәтуллин: “Өлешчеләр катнашында торак төзү алымы кулланыла һәм бу алым үзен аклый. Өлешле торак бәясе арзанракка туры килә”, – дип җавап кайтарды. 

Россиядә өлешчеләр катнашындагы 3 мең йорт төзелеше четереклегә әверелгән. Татарстан үзендәге четерекле йортларны төзеп бетерү буенча ил төбәкләре арасында әйдаманлык күрсәтә. Республикадагы четерекле йортлар өлешчеләренә: “Аллага шөкер, 2021 елда фатирлы булдык”, – дип әйтергә язсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading