16+

«Аллам ишетте...»

Галимә карчык, үзенчә бик җәһәт атларга тырышып, бакча эченә үтте. Бүген мунча көне. Мунчалары артык зур булмаган бакча эчендә кураларга чумып утыра. Карты Габдуллаҗан мунча миченә ягып җибәргән булыр­га тиеш – тирә-якка әчкелтем татлы төтен исе таралган.

«Аллам ишетте...»

Галимә карчык, үзенчә бик җәһәт атларга тырышып, бакча эченә үтте. Бүген мунча көне. Мунчалары артык зур булмаган бакча эчендә кураларга чумып утыра. Карты Габдуллаҗан мунча миченә ягып җибәргән булыр­га тиеш – тирә-якка әчкелтем татлы төтен исе таралган.

– Утын өстәргә кирәктер, – дип уйлады Галимә карчык. Кызу-кызу мунчага юнәлүе дә шуңа иде. Габдуллаҗан карт авылның теге башындагы чишмәгә чәй суына китте. Галимә карчык үзе күптән су китерә алмый инде. Су китерү түгел, туры басып та йөри алмый инде ул шактый гомер. Сугыш елларында күргән газаплар шулай билсез калдырды аны. Дөрес, сугыш чоры газабын алар ил белән күтәрделәр. Сугыш афәте аркасында чир-чор эләктереп калган кешеләр бер Галимә генә түгел. Шөкер, ире – балаларының атасы – сугыштан исән кайтты. Бу бәхеткә Ходаена мең шөкер итеп яшәде Галимә.
Мунча миченә тыгызлап утын тутыргач, ул чыгу юлына юнәлде. Чыгышлый карчык бакча юлын ике яклап тутырып үсеп утырган кураларны сыйпап узды. Алмагачларга күз салды. Көзге алмалар гына калды инде агачларда. Менә бу агачныкын сентябрь ахырында җыя торганнар иде. Хәзер айның уртасы. Тирә-­якка хуш-ис таратып, озак торасылары калмаган инде бу алмаларның. Быел алма елы булды, ахры. Алмагачлары җимешләрен көчкә күтәреп утыра. Габдуллаҗан карт терәү белән дә терәткән ботакларны. Күрше авылда яшәүче кызының балаларына, Ходай кушса, күчтәнәчкә алманы күп итеп биреп булыр. Шәһәрдәге улы үз йорты белән тора. Ел да алмалары бик уңа. Аларның үзләренеке җитәрлек.
Балаларын күз алдына китергәч, Галимә карчык елмаеп куйды. Ташламыйлар, шөкер. Казандагы улы Гариф та бик еш кайтып тора. Күрше авылдагы кызы Тәнзиләнең балалары ике атнага бер, кайсы вакыт атна саен да килеп, шимбә-якшәмбе идәннәрне, керләрне юып, кирәгенчә су китереп китәләр. Әле теге атнада гына Тәнзиләнең ике кызы – Галимә карчыкның оныклары килеп әлеге эшләрне эшләп киткәннәр иде дә. Чәй суы да бар иде әле, җитәрлек, тик атна буе торып тынчыбрак киткән суны бик эчәсе килми шул.
Кая, карты кайтып та җитәр. Аңа кадәр көндезге ашка табын хәстәрләргә кирәк. Көндезге намазларын укыгач, чәйләп алырлар. Аннары карчыкның әз генә куйган камыры да бар. Мунча көнне берәр камыр ризыгы пешермәсә, күңеле булмый Галимә карчыкның. Бүген дә ул бер-ике таба гына бәрәңге пәрәмәче пешерергә уйлады. Калган камыр­дан корт сумсасы ясар. Эремчек кортын теге атнада гына кызлары алып килгән иде. Шөкер, кызлары сыердан уңды. Югыйсә, ишле гаиләгә ничек җиткермәк кирәк! Галимә карчык фикер йөртүен дәвам итте. Белеп булмый тагын: йә оныклары килеп керер (мәктәптә укулар башлангач, аларның кичкырын килеп керә торган гадәтләре дә бар). Тик Галимә карчык бу фикереннән шунда ук кире кайтты, чөнки киләсе атнага алар бәрәңге алырга киләчәкләр. Атна саен тора салып ике авыл арасында йөрмәсләр. Үз өйләрендә дә эш тавык чүпләп бетермәслек.
Менә, чиләкләрен ялтыратып, капкадан карты килеп керде, суларын урнаштырды да яңа су белән күмер самавырын куеп җибәрде. Монысы да ял көне гадәте. Электр самавырлары бар барын, тик үзләре дә, кызлары да шушы самавырның өстәлдә шаулап утыруын яраталар.
– Әбекәй, өегез самавыр тавышы белән тагын да ямьләнә, – диләр оныклары. 
Күңелләрендәген әйтәләрдер инде, балалар алдый белми.
Икесе ике җирдә көндезге намазларын укыдылар, чәйләп алдылар. Аннары карты бер кочак каен утыны алып керде, ипләп кенә олы мичкә ягып җибәрде. Икенде намазына кадәр Галимә карчык пәрәмәчләрен, корт сумсаларын мичкә тыгып та өлгерде. Өй эче яңа пешеп чыккан камыр ризыкларының хуш исе белән тулды. Ул арада карты мунчаны булдырды. Габдуллаҗан карт үзе, мунча узганчы, бәрәңге бакчасында кайнашты: бәрәңге сабакларын чапты, чапканнарын урнаштырды.
Ахшамнан соң карты мунчага кереп китте. Күңел өчен генә карчыгын да чакырган булды. Белеп тора инде кермәсен, чөнки Габдуллаҗан карт гомере буе кайнар мунчада рәхәтләнеп кат-кат чабына, ә бу эсселеккә берәү дә түзә алмый.
Галимә карчык, өстенә калынрак киенеп, капка төбенә чыгып утыр­ды. Көннәр әле матур тора. Көтү кайт­канны карарга ярата ул. Сарыгы, сыеры бер көтүдә. Көтү авылның Галимәләр очыннан йөри. Шулай булмаса, мул җиленнәрен җай гына селкетеп, мөгри-мөгри көтүдән кайтучы сыер күрергә тилмерер идең, чөнки авылның бу башында карт-карчыклар гына яшәп калды инде. Аларның берсе дә хәзер эре мал тотмый, тик, урамдагы чирәмне тутырып, Галимәләрнең үзләренең дә, күрше-күләннең дә кош-кортлары гына йөри. Зиратка якын булгангамы, бу очны яшьләр яратмады. Яңа өйләр дә салмыйлар. Тыкрык күршеләренең малайлары да яңа өйләрен авылның икенче башына менгереп салды.
Менә борылыштан көтү башы ала сыер күренде. Ул Галимә карчык яныннан селәгәйләрен агызып мышнап узып китте. Аннары, сәлам бирергә онытканын исенә төшергән кеше кебек, карчыкка таба борылып, барган көйгә сузып мөгрәп куйды. Янәсе, ни хәлең бар? Урам сарык бәэлдәүләре, чыбыркы шартлаткан тавыш, көтүчеләрнең күңелле сөйләшүләре белән бер мәлгә тулып алды. Менә инде көтүчеләр дә карчык белән исәнләшеп узып киттеләр. Галимә карчык та урыныннан кузгалды, керешли, су буе ягында утырган казларын лапаска ояларына куып кертте. Ярар, картына бер җиңеллек булсын әле. Берочтан тавыкларны барлагач, кетәклек ишеген ябып куйды да өйгә атлады.
Ястү намазына кадәр тагын башка вак-төяк эшләрне карады. Мунча чыккач рәхәтләнеп йокларга урын-җир җәймәләрен алыштырды. Электр самавыры белән генә чәй куйды. Мунчадан соң Габдуллаҗан карт йә Галимә карчыкның кайнатмалары белән, йә бал белән чәй эчәргә ярата. Менә бакча капкасында карты да күренде. Кызарып, тирләп, үзе әйтмешли, яшәреп, балкып, Гариф карт өйгә килеп керде. Чиста урын-җир өстендә хәл алгач, чәйләп алды.
Ястү намазынннан соң Галимә карчык мунчага юнәлде. Үзе генә керми ул. Иптәшкә картының әле бер, әле икенче туганын чакыра. Бүген дә күршедә генә яшәүче Гариф картның сеңлесе Зарифа керәчәк. Ул чыгып киткәч, вак-төяк керләрен юып куяр. Мунча казанында яңгыр суы. Ул сабынны хәрап та күбекләндерә инде. Яңгыр суында юган кер дә бик йомшак булып кибә. Элеккедән калган гадәт: мунчада, мөмкин булганда, әз-мәз керләр сыкмый гына чыгып китә алмый карчык.
Парлангач, сөйләшә-сөйләшә әйбәтләп юынгач, Зарифа карчык чыгып китте. Бераздан Галимә карчык та, киенеп, каен себеркесе исләре килеп торган мунча алдында бераз хәл алды, аннары чыгу юлына кузгалды. Чыккач, тымызык кына булып яңгыр сибәләп киткәненә игътибар итте. Әллә Зарифа карчык белән сөйләшеп, мунчада озаграк утырылган, әллә керләр белән мавыгыбрак маташкан, әллә яңгыр аяк астына түшәлгән ташларны чылатып калдырган, аягы таепмы – Галимә карчык, бакча капкасын ябып өйгә керергә атлаганда, ишегалды уртасына сул янбашы белән шапылдап килеп тә төште. Беравык аңын да җуйган кебек булды. Исенә килгәндә, төннең салкынча һавасы аркасына үтә башлаган иде. Бөтен карт сөяк­ләре яңгырган кебек. Әмма торырга кирәк. Ә торып булмый. Карты да бу юлы Галимәне көтмичә йок­лаган бугай. Мунчада озаграк торганда, янына хәл белергә килеп китә торган иде башка вакытта. Өстәвенә, колакка да катырак. Кычкырсаң да, ишетмәячәк... Сул ягы тоташы белән сулык-сулык килеп сызлый. Карчык, авырлык белән булса да мүкәләп, баскыч төбенә килеп утыра алды.
– Шөкер, Аллам, ярдәмеңнән ташламассың, – дип пышылдады аның иреннәре. 
Өстендәге калын мамык шәленә төренгәндәй итте. Өйгә керергә дип, торырга талпынып карады. Ләкин урыныннан да күтәрелә алмаячак – карчык моны яхшы аңлады. Тукта, берәр кеше ишетеп ярдәмгә кермәсме? Кеше куркытып, кычкырасы да килми инде тора салып. Беравык уйланып торгач, Галимә карчык, бөтен тавышы белән кычкырып, Коръән укый башлады. Шактый укыды, ишегалды карчыкның көйләп укыган дога тавышы белән тулды, тик ишетүче кеше булмады. Бу тирәдә яшьләр йөрми шул. Инде ярдәмгә өмете тәмам өзелеп, Галимә карчык ничек тә өйгә керергә теләп, урыныннан кузгалды. Өйалды стеналарына ябышып, ишеккә җитте. Ни гаҗәп, бөтен тәненә салкын керүгә карамастан, ул тәнендә баштагы кебек көчле авырту сизмәде. Хәтта ишекнең келәсен дә төшерә алды. Бикле ишекне бисмиллалап сыпыр­гач, кармаланып, җылы урынына кереп ятты. Өй эче тулган айның нурыннанмы, ниндидер серле яктылык белән тулган иде. Имгәнеп кенә, сыр­хап кына калмасам ярар иде дип, Алласыннан сорады. Шушы борчулы уйлар эчендә йокыга талды.
Иртәнге намазга гадәттәгечә уянды Галимә карчык. Шаккатмалы хәл! Намазга әзерләнгәндә дә тәнендә артык авырту сизмәде карчык! Нинди сөенеч! Тик кичәге егылу вакыйгасының билгесе булып, сул беләгендә кара янган таплар гына калган иде. Иртәнге чәйне эчкәндә шушы хәлне бәян иткәч, карты:
– Катырак кычкырсаң, ишетмичә калмас идем. Туңып, баскыч төбендә утырмаган булыр идең, – диде карт, бераз үпкәлисе килеп. 
Әлбәттә, гомер иткән карчыгы, салкыннан куырылып, баскыч төбендә утырганда, йомшак урын-җир өстендә бер хәбәрсез йоклап ятуы картның күңелен бераз ямьсез кытыклап алды. Галимә карчык чиксез шатлык белән елмаеп җибәрде. Әйтерсең карчыкның йөзендәге бөтен җыерчык кояш нуры белән тулды: «Аллам ишетте, Аллам чыкты ярдәмгә», – диде дә кет-кет көлеп җибәрде. Аннан соң ул, көне буе уйлап йөрсә дә, нинди сүрәләр укыганын исенә төшереп бетерә алмады. «Фатиха» сүрәсен укыды, ­«Ясин»ны, тагын? Кайсын гына укыса да, Аллаһы Тәгалә аны ишеткән! Аңа җиңеллек җибәргән! 
– И Ходаем, яраткан колларыңның берсе булсам иде! – дип, карчык ак йомшак сөлгегә кадерләп төреп куйган Коръән китабын алды һәм күкрәгенә кысты.

Гөлчәчәк Мифтахова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Арча шәһәре.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading