16+

Алма бакчасын басып йөрүләрегез истәме?

Тәгәрәде хәтер йомгагым. Кая таба дисезме? Кая булсын инде, хуш исле алма бакчасына. Белә ул бу вакытта кая таба тәгәрәсен. Алмагачлар, җаныкайларым, алмаларын көчкә генә күтәреп тора быел.

Алма бакчасын басып йөрүләрегез истәме?

Тәгәрәде хәтер йомгагым. Кая таба дисезме? Кая булсын инде, хуш исле алма бакчасына. Белә ул бу вакытта кая таба тәгәрәсен. Алмагачлар, җаныкайларым, алмаларын көчкә генә күтәреп тора быел.

Әле алмалары тәмам тулып пешкәнче чыдап тора алырлармы? Сынып китмәсләрме? Һәркайсына ничәмә-ничә терәү куелган.

Хәзер алмагачлар да сортовой шул инде, җимешне бик мулдан бирә, тик менә шунысы, бер ел ботакларын сыга-сыга, сындыра-сындыра җимеш
бирәләр дә, икенче елны ял итәләр.
Ник шуны ел да бер чама белән генә, ботакларга көч китермичә генә, җитәрлек кенә иттереп бирсәң ярамый микәнни? Үзләренә дә, кешеләргә дә шуның кадәр җимешне эшкәртеп бетерүе авыр.

Күпмесе әрәм була, ул өченче елгы алманы кая куеп бетерәсең?
Хәзер бит мең елга бер була торган дип кенә сөйләшеп җибәрәбез.
Менә ул өченче елгы алма да шул мең елга бер була торган булды бугай инде ул.
Ә менә узган ел алмагачлар ял итте. Кешенекен белмим, безнекеләр ял итте.

Быел тагын сөбханалла, мең елга булмаса да йөз елга бер була торган уңыш көтелә, исән-сау, хәвеф-хәтәрсез генә тулып пешә алсыннар.
Хәзер алмагачлар һәркемдә үсә инде ул, бер генә төп тә түгел, нинди генә сортлары, нинди генә исемнәре юк. Белеп тә бетерә торган түгел, кайсылары бик иртә җитешә, кайсылары шактый соң.

Ә элек менә, без үскән заманда дип әйтәм, алма бакчасы берничә генә кешедә иде, алмалар өлгергәндә яшь-җилкенчәкнең бар газабы алма басу иде.
Хуҗа абзыйның алмасын басалар иде, өе Латыйпова Нажия апа белән янәшә.
Хуҗа абзый үзе карт, кайсы кияүгә чыкмаган, кайсы аерылган дүрт кызы бар иде, улы сугыштан кайтмаган, оныгы без үскәндә инде читкә киткән иде бугай. Этләре дә юк иде кебек. Кыскасы, алма авыз итәсе килгән кешегә Хуҗа абзый бакчасы иң кулае иде инде.

Бакча басу гөнаһтыр инде, кем кеше өчен алма бакчасы үстерсен!
И Ходаем, без – кызлар халкы да гөнаһлыдыр инде, чөнки Хуҗа абзыйның алмасын күп ашадык. Нәрсә, син дә бакча басып йөрдеңме әллә дип? Үзебез басмасак ни, егетләрнең Хуҗа абзый бакчасыннан “сорамыйча гына” алган алмалары белән клуб бакчасында күп сыйландык инде.

Урланган алма икәнен белә торып бит, гөнаһлы инде без дә гөнаһлы.
Аннан әнә шул ук Аргы Таубашында, анысы түбәнрәк, Мирзагаян абзыйның да алма бакчасы (безнең авылда әйтелгәнчә, агач бакчасы) бик шәп иде бугай.
Монысында гөнаһыбыз юк, Мирзагаян абзый бакчасын бик шәп саклый, аның бакчасына “кул сузарга” югары очның бик узалый (удалой дигән сүздәндер инде!) егетләре генә сметь иткәннәр бугай.

Бар иде безнең заманда, бездән алдагы заманда да югары очта гаярь егетләр.
Мирзагаян абзый алмасының шаукымы кара төннән якты көнгә дә чыккан чаклар була иде, әгәр инде Мирзагаян абзый берәр алма карагын төнлә эләктергән булса, икенче көнне авыл бер шау-гөр килеп ала иде.

Әй шаулашкан булалар апалар, әйтерсең дөнья беткән, әйтерсең бүген төнлә үз малайлары Хуҗа алма бакчасына койма аркылы “десант төшермәгәннәр”.
Әйтерсең бөтен авылга алма буры бер югары очның иң узалый егете Гыйззәт.
Мирзагаян абзый бакча тирәли чокыр казып, теге патшалар җәяү йөри торган җирдәге хәзинәсен шул чокырга күмгән.
Менә шул чокырга көннәрдән бер көнне Гыйззәт угодил инде.
Әй шуны тарихларга кертеп калдырдылар инде.

Алай-болай авыл тарихын язучы табылса, тарихның менә шушы битен төшереп калдырмасын иде.
Юк, дуслар, никадәр узалый булсаң да, бакча басар өчен иң кулае Хуҗа абзый бакчасы инде.
Үзе карт, кызлары да яшь түгел, төнлә бакча каравыллап йөрмиләр.
Мирзагаян абзый нигезендә хәзер Миңҗиһан апа Гафурова яши.
Уточнять итеп куйыйк әле, бәлкем тарих язарга уйлаучы булыр.

Аннан Иске Авылга чыгып кына киткәндә Саттар абыйның алма бакчасы бар иде әле. Аныкы особо опасно, овчаркасы бик явыз, берәү генә дә түгел иде бугай әле. Анда инде Гыйззәткә караганда да узалыйраклар керсә генә.
Попытка ясап караучылар булды бугай, иртән көтү куганда: “Саттарның бакчасына кергәннәр, әле ярый үзе чыгып җитешкән, эте ботарлап аткан булыр иде”, – дип хатын-кызларга бер тел чарлап алырга сәбәп була иде инде. Саттар абый нигезендә Рәжәпов Камилләр яши хәзер.

Үзебезнең югары очта Фәттахныкыларда бик шәп алма бакчасы бар иде, төнлә анда "визит" ясаучылар булдымы икән, белмим, ишеткәнем булмады, ә менә көндез алма бакчаларының "хәлен белеп", алманың исе белән дә, үзе белән дә хушланган күрше малайларына Һәдияттә бер сүз дә әйтмәгән. Әле дә җылы сүз белән искә алалар аны.
Югары очлар, Хәйрулла кызы Һәдияттәне догагызга да кушыгыз.
Безнең үзебезнең дә ике төп алмагачыбыз бар иде.

Сугышта һәлак булган Хәмәтсабир абыебыз армия сафларына киткәндә сигез төп алмагач утыртып киткән булган, шуның алтысы 1942 елның зәмһәрир салкынында өшегән. Икесе калган, берсе – әнис алма, бик тәмле иде, икенчесе – вак алма, без аны Кытай алмасы дия идек, әнис бетүгә көзге якта кытай алмасы да тәмләнә иде.
Кытай алмасыннан нәнә сабагы белән бергә варенье кайната иде.
Кыш көне тыштан алып кергән суык алма вареньесы белән жәй эчүләре!

Моны тасвирлап кына биреп булмый, ул варенье белән үзең чәй эчәргә кирәк.
Хәзер дә кайнатып та караган бар кытай алмасы белән вареньены, күчтәнәчкә биргәннәре дә бар, тик балачактагы кебек түгел ул. Аның өчен үзебезнең бакчада үскән кытай алмасы кирәктер ахры һәм шул алмадан варенье кайнатырга нәнә кирәктер.
Алмагач та, нәнә дә юк шул инде.

Әле тагын бер, юк, ике алмагачны онытып калдырсам, тарих гафу итмәс.
Мәрьямнәр белән рәттән Сарабикәттәнең ике төп алмагачын һич тә онытырга ярамый. Сарабикәттә (Баһаман Сарые) әни янына гел керә, яңа ипи белән чәй эчәргә дә чакыра, әнигә ияреп, мин дә керәм, яңа пешкән арыш ипие, сөтле чәй (ну без кәҗә сөте белән чәй эчмибез), әни өйдән сыер сөте алып керә, чәйгә салырга кипкән алма, менә бөтен сый-хөрмәт һәм күгәрчендәй гөрләп безгә кыстый-кыстый чәй эчертүче Сарабикәттә.
Менә шул Сарабикәттәнең бакчасында ике төп алмагачы бар иде.

Сарабикәттәнең ике бите кып-кызыл, бу нечкә кан тамырлары тирегә якын урнашканнан була икән.
Сарабикәттәнең алмалары да шулай буй-буй кызыл юллы.
Сарый битенә ошаган алмалар, шулай дия идек инде.
Кем битенә ошасалар да ошасыннар иде шунда, ну ул алмаларның әчелеге.
Яшьләр әйтмешли, әрем отдыхает.

Мәрьямнәр бик алма ашыйсылары килгәндә ике арадагы черек коймаларны аерып "визит" ясап чыгалар иде.
Ну бер-ике алма ашый алсаң инде кәнишне, алма ашыйсы килүең шул алмалар исеңә төшүгә чыгып югала иде инде.
Без алай алма басып йөрмәдек инде, зур әнис алмагачыбыз үзебезгә дә, әттәнең апасы тәтә балаларына да җитә иде.
Теге клуб бакчасында ашаган алмаң дисезме?

Ну бит инде, җәмәгать, сез әллә сыйлап биргәннең суын эч дигәннәрен белмисезме? Монда су гына түгел бит әле, АЛМА.
Отказ биреп булмый инде. Әй хәтер йомгагы, ераккарак тәгәрәдең, ахры.

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир. 

Фото: https://pxhere.com

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading