16+

Алсу Фазлыева: «Әни Төркиядән кайтты...»

Азат Фазлыевның әнисе, Алсуның каенанасы яман шеш белән авырганын моныңчы язган идек. Дәвалау курсын үтү, җитди операция ясату өчен Яңа ел алдыннан алар әниләрен Төркиягә җибәргәннәр иде.

Алсу Фазлыева: «Әни Төркиядән кайтты...»

Азат Фазлыевның әнисе, Алсуның каенанасы яман шеш белән авырганын моныңчы язган идек. Дәвалау курсын үтү, җитди операция ясату өчен Яңа ел алдыннан алар әниләрен Төркиягә җибәргәннәр иде.

-Төркиядә бар да яхшы, хәтта  без көткәннән дә яхшырак булып чыкты. Дәвалану өч этаптан тора: операциягә әзерләнү, операция һәм тернәкләнү. Әлегә әни беренче этапны үтеп кайтты. Температурасы бик каты күтәрелә иде бит. Канындагы инфекцияне табып, шуны юк иттеләр. Хәзер үзен яхшы хис итә.

Әлегә Төркиядән кайтты, хәзер донор көтәбез. Анда көтеп яту кыйммәткәрәк төшә дип, кайтып торырга булды. Донор эзләү якынча бер ай вакытны ала дип алдан ук кисәтеп куйдылар. Әле ул авылда, аның янында һәрвакыт кемдер: кызы, килендәшем, яисә әти. Хәзер аңа бөтенләй дә авырырга, салкын тидерергә дә ярамый. Бернинди дә дә инфекция эләгергә тиеш түгел.
Донорны бөтен дөньяның кан банклары буенча эзлиләр. Кан 90 процент туры килергә тиеш икән, әлегә андые табылмады.

Акчаны без дәвалауның өч этабына да җыйдык. Халык, гади тамашачыларыбыз бик ярдәм итте.  Дусларыбызга, танышларыбызга рәхмәт! Артистлар беренче көннән үк ярдәм кулы сузды. Аларга карата бөтенләй карашым үзгәрде. Шулкадәр миһербанлы һәм ярдәмчелләр! Никадәр авыр булуына карамастан, эшебезне дәвам иттек. Бик авыр минутларда да, елмаеп сәхнәгә чыктык. Зур сумманы җыйганда, әлбәттә, кибеткә керү дә авыр иде. Керә идем дә, бернәрсә алмый чыгып китә идем. Акчаның тиененә кадәр җәл, әнигә ярдәм итәсе килә. Яңа елларда хәттә балаларны да әллә нәрсәләр алып очындырмадык һәм аның сәбәбен алар яхшы белә. Әмма дусларыбыз: “Бернигә карамастан, тормыш дәвам итә, сез яшәргә тиеш, балаларыгызны, үзегезне ризыктан алай мәхрүм итмәгез. Үзебез нәрсә кирәк – алып бирербез”, - дип әйттеләр. Кабатлап әйтәм һәм моны әйтеп беркайчан да арымам: рәхмәт барыгызга да!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading