16+

Алсу кайтты: рәхәт кичтә рәхмәт җыеп китте

Шимбә көнне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, якташыбыз Алсу иң зур концерт мәданнарының берсе саналган - “Татнефть-Арена”да казанлыларга “Не молчи” программасын тәкъдим итте. Бу аның декрет ялыннан соң беренче тамашасы иде.

Алсу кайтты: рәхәт кичтә рәхмәт җыеп китте

Шимбә көнне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, якташыбыз Алсу иң зур концерт мәданнарының берсе саналган - “Татнефть-Арена”да казанлыларга “Не молчи” программасын тәкъдим итте. Бу аның декрет ялыннан соң беренче тамашасы иде.

Тамашачыларны ул татарча "Хәерле кич" дип сәламләде.
Сезнең белән соңгы тапкыр күрешүгә шактый вакыт узган. Сезнең тормышта да, минекендә дә төрле вакыйгалар булды. Әмма кунакчыл җиребезгә, тамырларыма, халкыма  булган мөнәсәбәт үзгәрмәде. Быел минем Татарстан исеменнән чыгыш ясый башлавыма 20 ел тулды. Һәм “Не молчи” дип аталган тамашамны беренчеләрдән булып якташларыма күрсәтүем белән горурланам, - диде ул.

Тамаша 45 минутка соңарып башланса да, Алсу 2 сәгать дәвамында тере тавышка бернинди тәнәфесләрсез җырлады. Шулай ук Казан тамашачысы каршында беренче тапкыр кызлары Микелла белән Сафина да имтихан тотты. Микелла инглиз телендә җырлады, ә Сафина пианинода уйнады. Кызларын тамашачыларга тәкъдим иткән вакытта, әни кешенең дулкынлануы да сизелде. Гомумән, Алсуның концертында якыннарына, әти-әнисенә, гаиләсенә, өлкән коллегаларына булган җылы хисләре бик нык сизелде. Моннан тыш, концертта Абрамовларның гаилә дуслары, шоу-мен Гарик Мартиросян да катнашты.   
 
Концерт программасына Алсуның кайчандыр хит булып әверелгән “Зимний сон”, “Иногда”, 2000 елда Евровидениеда башкарган “Соло” җырлары белән бергә яңа иҗат җимешләре дә кергән иде. Шулай ук Алсу татар телендә “Ак каен” җырын да башкарды.  

Шунысы игътибарга лаек, әлеге концерт хәйрия максатларыннан куелды. Тамашадан кергән барлык акчалар балалар йортларына, интернатларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, медицина учреждениеләренә һәм ветераннарга ярдәм итүгә тотылачак. Моннан тыш, концерт вакытында Алсу Анжела Вавилова исемендәге Фонд җитәкчесе Владимир Вавиловка 1 миллион сумлык сертификат тапшырды.

Чит кеше борчуын, авыруын үз йөрәгегез аша үткәрүегез һәм авырулары белән көрәшергә ярдәм итүегез өчен рәхмәт сезгә, - диде Алсу.
Владимир Вавилов та җырчыга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Әлеге акчалар яңа стационар төзер өчен тотылачак. Безнең хосписта Лениногорскийдан 17 яшьлек Гүзәл дәвалана. Монда баруымны белгәч, елап җибәрде. Ләкин ул монда килә алмый, чөнки аппаратка тоташтырылган. Киләчәктә сезгә очрашырга насыйп булсын, - диде ул.      
Концерттан соң журналистлар белән аралашкан вакытта Алсу хәйрия белән озак еллар шөгыльләнүе турында әйтте.

Минем гаиләм дә хәйрия белән шөгыльләнә. Бу минем тормыш принципларым. Күңелем шулай куша. Әлеге концертны да хәйрия чарасы итүне үзем хәл иттем. Шулай эшләсәм, дөрес булыр дип уйладым, - диде ул.

Мәгълүм булганча, Алсу Бөгелмәдә туган. Шуңа күрә концертка аның туганнары, дуслары да килгән. Алсу:  “Алар белән күптән күрешкән юк иде. Кемнәр беләндер хәтта елдан артык очрашкан  булмады. Туганнарым белән күрешүемә бик шат идем, - диде җырчы.    
Шулай ук әгәр балалары иҗат юлын сайласа, каршы булмаячагы турында да әйтте. Ләкин ире белән бергә кызларыннан бик күп тырышлык, үз өстендә эшләүне таләп итәчәкләрен әйтте.
Журналистларга ул татар теленә булган мөнәсәбәтен  дә әйтте.
Кызганычка, мин татар телен камил белмим. Ел саен әби янына кайткач, аралашканнан истә калган сүзләрне генә әйтә алам. 2009 елда татар телендә альбомым чыккан иде. Ул безнең өйдә гел яңгырап тора. Балалар татар телен шуннан гына кабатлый. Ә менә өйдә татар милли ризыклары еш әзерлибез, - диде Алсу.


 
Якташыбыз “Не молчи” программасы белән 14 ноябрьдә – Мәскәүдә, 15 декабрьдә Санкт-Петербургта чыгыш ясаячак.  
 
- Бу концертларга әзерлек берничә ай дәвам итте. Моңа бөтен көчемне һәм күңелемне бирдем. Киләсе көннәрдә дә бик җаваплы чаралар. Шулай ук яңа альбом эшләү планы да бар. Быел өлгермәсәм, аны киләсе ел башында чыгарырга вәгъдә биргән идем. Шулай булгач, мине сәхнәгә кабат кайтуым белән котларга да була торгандыр, - диде ул.  

Фото: Татар-информ

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading