Шәһри Казан

Алсу һәм Азат Фазлыевлар: «Һәрнәрсәнең үз вакыты!»

Алсу һәм Азат Фазлыевларда сәхнә кешесе өчен кирәкле бар сыйфатлар да бар: талант, тышкы һәм эчке матурлык, тамашачыларны үзләренә тартып торучы харизма. Алар сәхнәдә, җыр клипларында нинди, тормышта да шундый – ачык, көләч йөзле һәм гадиләр. Бүген алар – эстраданың иң популяр дуэтларының берсе.

– Хәлләрегез ничек? Бүгенге көндә нинди эшләр белән мәшгульсез?

Азат:
– Гастрольләрнең соңгы көннәре, концерт сезоныбыз тәмамланып килә.
Әнинең кырыгын уздырдык. Бик юксынабыз аны. Аеруча әтигә кыен. Балаларыбыз да сагына. Алар әле аңлап бетерми: авылга кайтканда, дәү әниләре көтеп тора дип уйлыйлар. Төшләребезгә әни матур булып керә. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмах түрендә булсын.

– Эштә дә, өйдә дә һәрчак бергә булу ялыктырмыймы?

Азат:
– Юк. Күп вакыт Алсу үз эшләре буенча йөри. Ә мин концертлар оештыру мәсьәләләрен хәл итәм. Кичләрен дус егетләр белән дә очрашам. Алсу «Кызлар пати» дигән төркемдә тора, анда җырчы-кызлар белән бергәләп дискотекаларга да йөриләр. Гел бергә генә йөрибез дигән сүз дөрес түгел.

Алсу:
– Хәзер үк бер-береңнән ялыксаң, картайгач нишләргә кирәк?! Без бит әле ун гына ел бергә яшибез. Азатны бер көн күрми торсам да сагынам. Буш вакытыбызны бергә һәм шулай ук аерым да күңелле итеп уздыра беләбез. Бернинди каршылыксыз Азатны дуслары янына җибәрәм. Әле бит аның күп дуслары Казанда түгел, ә районда яши.

– Бергә яши башлаганда, кыенлыклар да туа. Бер-береңнең холкына ияләшүме, матди кыенлыклармы...

Азат:
– Сүз дә юк, очрашып йөргәндә кеше бертөрле булып күренә, яши башлагач – бөтенләй башкача. Матди яктан да кыенлыклар булды, чөнки без укыганда өйләнештек, икебез дә студент идек. Алсу, уку белән беррәттән, мәктәптә укытучы булып эшләде, ә мин – сакчы. Тулай торактан бүлмә сатып алырга уйлагач, икебезнең дә әти-әниләребез булышты.

– Гаиләдә кем усалрак? Аяз белән Ильяс кемнән ныграк курка?

Азат:
– Балалар белән күбрәк Алсу шөгыльләнә. Шуңа әниләре бәлки кырысрак та буладыр. Ә мин аларны күбрәк иркәлимдер. Кибеткә минем белән чыксалар да, татарларда бер сүз бар бит әле – «савалар». Ләкин мин нык торырга тырышам. Җәелеп китеп, бар теләгән әйберләрен дә алырга ашыкмыйбыз.

Без гастрольдә булганда, берәр шуклык эшләсәләр, нянялары: «Әтиегезгә әйтәм!» – дип куркыта икән. Балалар: «Зинһар өчен, әтигә генә әйтмәгез инде», – диләр икән. Улларым миннән курка дип уйлыйм.

Алсу:
–Мин явыз усал түгел, кирәкмәгәнгә кычкырып йөрмим. Азат та усал була белә, әмма шундый чагында да аның күңеле йомшак, юашлыгы сизелә. Ә миңа усаллык әтидән күчкән. Әтинең күзенә генә карауга, ни әйтергә теләгәнен аңлый идек.

– Өченче бала турындагы сорау сезнең тарафка еш яңгырыйдыр?

Алсу:
– Теләк, әлбәттә, бар. Әмма һәрнәрсәнең үз вакыты. Булыр, Алла боерса.

Азат:
– Кыз бала сөю – минем иң зур хыялым. Кибеткә керсәм дә, кечкенә кызларның киемнәрен күреп, һушымны югалта язып чыгам. Алла боерса, кызым туса, мин аңа матур күлмәкләр генә кидертеп йөртәчәкмен. Алсу әйтмешли, һәрнәрсәнең үз вакыты.

– Гаиләдә бер, өч, биш еллык кризислар була, диләр.

Азат:
– Әйе, килешәм, һәр гаиләдә була торган хәл. Иҗатта, эштә дә бергә булгач, шундук бер-беребезгә юл куеп, каршылыклардан тиз арада чыга беләбез. «Без идеаль гаилә, без бер дә талашмыйбыз», – дип яшәгән парларны белмим, андыйлар юк ул! Безнең гаиләгә ул кризис дигәне җиде ел яшәгәннән соң килде. Бәлки гаеп миндә булгандыр. Мин артык иҗади кеше – күктә очып йөрим, ә Алсу җирдән йөри ул. Әмма бернигә карамастан, гаиләбезне саклап калдык.

Алсу:
– Мин сабыр булырга, күрмәскә һәм ишетмәскә тырышам. Ул сыйфатларны булдыру гаиләне, мәхәббәтне саклап калырга бик нык ярдәм итә.

Реклама

– Гаиләгездә көнләшү бармы?

Азат:
– Бар, ансыз булмый, ул булырга тиеш. Алсуны бик көнләсәм дә, сиздерергә тырышмыйм. Бер дә юкка бәйләнеп йөрмим. Сәхнәгә Алсуга ир-егетләр чәчәк чыгарса да, аларны сугып екмыйм (көлә), ә киресенчә: «Минем хатыным чибәр икән», – дип, читтән горурланып торам. Алар бит Алсу янына: «Миңа кияүгә чык!» – дип килми. Концертларда чәчәкләрне күбрәк Алсуга бирәләр инде, миңа бирсәләр – ашау әйбере генә (көлә).

Элек Алсу мине ныграк көнләгән булса, хәзер мин күбрәк көнлимдер. Оялмый әйтәм, чөнки бу хис, ул булырга тиеш. Көнләшү булмаса, димәк, син яныңдагы кешегә битараф дигәнне аңлата бит! Әмма ни генә булса да, мин Алсуга 100 генә түгел, ә мең процент ышанам.

– Биш ел элеккеге Алсу белән Азат үзгәрдеме?

Алсу:
– Әлбәттә! Дөньяга карашыбыз, фикерләвебез, киенүебез. Яшәешебез тамырдан үзгәрде дисәк тә була. Бу үзгәрешләр безгә бик ошый. Кеше бер урында торырга тиеш түгел, тырышырга, алга таба барырга тиеш.

Азат:
– Чынлап та, биш ел элек тормышка караш бала-чаганыкы кебегрәк булгандыр. Хәзер, яшь барган саен, икенче төрлерәк уйлый башлыйсың икән. Мәсәлән, әти вазифасын гына алыйк. Хәзер бар нәрсәгә дә күпкә җаваплырак карыйм. Бүгенге Азат күпкә акыллырак дип әйтә алам (көлә).

– Узган елны, Алсу, күзгә күренеп ябыктың. Азат хәзер комплиментларны күбрәк әйтәдер?

Алсу:
– Әлбәттә, Азат бик шат дип уйлыйм. Декрет ялы тән төзелешемдә чагылыш тапты: инде кием алырга да күңел үсми, бер әйбер дә килешми кебек иде. Нинди генә диеталарда утырмадым, әмма нәтиҗәсе күренмәде. Хәзер без гаиләбез белән тулысынча дөрес туклануга күчтек. Майлы, кыздырылган ризыкларны бөтенләй ашамыйбыз. Парда, суда гына пешкән ризыкларга балаларыбыз да ияләште.

Азат:
– Алсу миңа һәрчак ошый иде, ул минем өчен иң чибәре. Әмма ябык Алсу аеруча ошый, ул хәзер тагы да чибәррәк!

– Эстрада – сезнең өчен акча эшләү юлы гынамы?

Алсу:
– Сәхнә ул – күңелебез кушкан эш. Һич арттыру түгел. Акча – иң соңгы урында. Сүз дә юк, яраткан эшең матди яктан да файда китерә икән, димәк, син – иң бәхетлесе. Без бу өлкәне сайлаганга сөенеп туя алмыйм. Әгәр дә балаларыбыз да безнең дәвамчыбыз булырга теләсә, сәхнәне сайласа, мин бер дә каршы килмәячәкмен.

Азат:
– Сәхнә ул – безнең хобби. Тормышыбызны җырдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Әйтәләр бит әле: «Җаның теләгән эшне сайла һәм сиңа тормышта бер генә көн дә эшләргә туры килмәячәк», – дип. Дөресе дә шулай.

– Бер-берегезнең күңелен ничек күрәсез?

Азат:
– Алсу тәмле ризык пешерсә, миңа шуннан да рәхәте юк! Үзегез беләсез, ир-ат тәмле ашарга ярата. Бу яктан Алсу – афәрин, ул пешергән бар ризык та уңа.


Алсу:
– Азат минем күңелемне күрә белә. Кибеткә барсак, «Әйдә, сиңа шуны, шуны алабыз», – ди ул. Безгә күп кирәкмени? Матур кием булса, яхшы кәеф гарантияләнгән. Эштән арып кайтсам, өйдәге эшләрне ул үз өстенә ала. Тәмле итеп ашарга да ялт итеп пешереп куя. Бу сыйфаты миңа аеруча ошый.

– Сезнең концертларга күбрәк нинди яшьтәге тамашачы йөри?

Азат:
– Тәүге елларны өлкән буын күбрәк була иде. Ә безнең яшьтәге тамашачылар юк дисәң дә була иде. Нишләп алай икән дип, без озак уйландык. Ә инде җырларыбызның аранжировкаларын кызыклырак, яшьләрчә итә башлагач, тамашачының яше яшәргәнен үзебез дә сизми калдык. Хәзер безгә барысы да йөри: бишек бәбиләреннән алып, олы яшьтәге әби-бабайларга кадәр.

Әңгәмәдәш Зоя Солошина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 15 май 2019 - 21:50
    Без имени
    Бик яратып тынлыйбыз аларнын эчтэлекле жырларын. Унышлар Фазлыевларга. ..