16+

Анатолий Фомин: “Җәмәгать күзәтүчеләренең эше үзен аклый”

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин җәмәгать күзәтүчеләренең эше үзен аклый дигән фикердә.

Анатолий Фомин: “Җәмәгать күзәтүчеләренең эше үзен аклый”

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин җәмәгать күзәтүчеләренең эше үзен аклый дигән фикердә.

Узган сайлауда да, бүген дә сайлау участокларында өч мең күзәтүче эшли. Иҗтимагый палатада күзәтүчеләрнең ачык штабы да оештырылды. Аның максаты – сайлау процессының төп этапларын, әйтик, кандидатларны теркәү, матбугат чараларында агитация алып бару тәртибе, сайлау барышын һәм башкаларны күзәтү. Штабта шулар буенча фикер алышулар бара. Соңыннан ачык штабның утырышы булачак. Анда сайлау кампаниясенә бәя биреләчәк. Штабның кайнар линиясе дә эшли.

Анатолий Фомин кайнар линиягә шалтыратулар килүен дә билгеләп үтте. Анда, гадәттә, кайда сайларга, сайлау участогын ничек табарга ише сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Татарстанлыларның сорауларына штабка чакырылган экспертлар һәм белгечләр җавап бирә. Бөтен мөрәҗәгатьләргә анализ ясалачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading