16+

Анда да безнекеләр, яки Сочи татарларын ни борчый?

Дөнья буйлап таралган милләттәшләребез өметле күзләрен Казанга, Татарстанга төбәгән. Сочи татарларына да бераз гына ярдәм кирәк. Калганын үзләре дә эшләр иде.

Анда да безнекеләр, яки Сочи татарларын ни борчый?

Дөнья буйлап таралган милләттәшләребез өметле күзләрен Казанга, Татарстанга төбәгән. Сочи татарларына да бераз гына ярдәм кирәк. Калганын үзләре дә эшләр иде.

Сочи шәһәрендә уза торган “Вся Россия” журналистлар форумында быел икенче тапкыр катнашырга насыйп булды. Ике ел элек баргач, биредә яшәүче татарлар тормышы белән танышырга теләгән идем. Ни әйтсәң дә, татар яшәмәгән җир юк бит ул. Әмма ул чакта вакыт та, оештыручы да табылмады.

Биш меңнән артык татар
Шөкер, быел Сочига барганчы ук фәкыйрегез биредә яшәүче татар кызы белән таныш иде. Инстаграмдагы дустым Румия Хәсәнова моннан берничә ел элек Түбән Кама шәһәреннән күчеп, Сочида төпләнгән. Җан тартмаса да, кан тарта дигәндәй, Румия дә биредә милләттәшләрен эзли башлаган. Тапкан. Хәзер инде ул җирле татарларның әйдәп баручы җәмәгать эшлеклесе дә. Акрынлап кына Румия Сочи белән Татарстанны бәйләп торучы күперләрнең берсенә әверелә бара. Бирегә килүчеләргә экскурцияләр оештыра, каршы ала, озата дигәндәй... Безгә дә шундый бәхет татыды.

Ә татарлар биредә күп. Милләттәшләребез Сочига узган гасырның 20-30нчы елларында килеп урнаша башлый. Нәкъ шул чорда Сталин фәрманы нигезендә диңгез буенда дәүләт дәрәҗәсендәге курорт шәһәре булдырырга керешәләр. Әлбәттә, коммунистик лозунглар тәэсирендә бирегә дә бөтен Советлар Союзыннан яңаны коручылар агыла. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, биредә ике меңләп татар яшәгәнлеге ачыклана. Ләкин төрле мәгълүматларга караганда, Сочида биш меңнән артык милләттәшебез гомер кичерә. Әлбәттә, теркәлү урыны башка җирдә булганнары да, халык санын алуда катнашмаучылары да, соңгы елларда гына биредә төпләнеп яши башлаучылары да бардыр. Татарлар биредә чыннан да күпкә күбрәк.

Кирмәне бар, эче юк
Сочиның матур урыннары белән таныштырып чыккач, Румия безне данлыклы Красная Полянага алып килде. Татарлык белән таныштыру өчен. Дөресрәге, исемдә бар, җисемдә булмаган татарлык белән таныштыру максатыннан. Олимпия уеннары алдыннан Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән биредә “Моя Россия” этнография үзәге төзиләр. Уеннарга килүчеләрне илнең күпмилләтле байлыгы белән таныштыру өчен зур гына мәйданда төрле үзәкләр барлыкка килә. Татарларның да үзәге бар монда. Казан Кирмәненә охшатып ясалган матур гына бина да бар.

Кызганыч... ул буш. Шушы үзәктә моңарчы эшләгән Гүзәл ханым билгеләп үткәнчә, күптән түгел аны җирле бер ханым аренадага алган. Татарлык булсын, татар рухы яшәсен дип армый-талмый эшләгән Гүзәл дә башка комплекска кысырыклап чыгарыла. Хәзер ул анда чүлмәкләр, башка керамик эшләнмәләр буенча мастер-класслар оештыра (шул ук үзәктә данлыклы Оренбург шәлләре бәйләүче Мөршидә апа да шәл бәйләү буенча дәресләр бирә). 

Әйе, аларның Казан Кирмәнендә эшлисе, аны яңабаштан оештырып, татар традицияләре, татарның милли киемнәрен, ризыкларын күрсәтәсе килә. Әнә, күршедә генә урнашкан бурятларның үзәгенә килеп кергәч, Бурятиянең үзенә килеп эләккәндәй тоясың. Кызганыч, Казан йортында берни юк дисәң дә, дөреслеккә хилафлык китермәбез. Казанга, Татарстанга да бераз үпкәләре бар. “Нинди бай төбәк бит без, ярдәм итүче күренми”, – ди алар. Дөрес, биредә быел Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев булып киткән, грантта катнашырга тәкъдим ясаган. Җирле татарлар хәзер грантлар язу белән мәшгуль...

Үзебезнекеләр
Ләкин кул кушырып утырмый Сочи һәм Адлер татарлары. Сабан туйларын да, дини бәйрәмнәрне дә, башка төрле чараларны да матур гына уздыралар. Әнә, “Гаилә” танышу клубы оештырып җибәргәннәр әле, инде өч никах укытырга өлгергәннәр. Димәк, ялгыз татарлар хәзер үз милләтебездә булган егетләр яки кызлар белән гаилә төзи дигән сүз. Ә бу исә Сочи татарларын тагын да арттырачак кына.

Көннәрнең берендә Румия татарлар белән тагын бер очрашу оештырды. Адлерда, шәхси йортлар комплексларының берсенә килеп туктауга ук, җанга якын мишәр сөйләмен ишеттем. Йорт хуҗасы Рузалия апа Беляева чыгышы белән Чирмешән районыннан икән. Улы Марат белән яшиләр. Күршедән тумышы белән Сарман районыннан булган Рәшит абый Заһиров килеп керде. Баксаң, биредә алар зур гына бер участокны сатып алганнар һәм киләчәктә биредә татар утары ясамакчылар икән. “Татарстан Президентына теләгебезне ишеттерә алсак, хыялыбыз тормышка да ашар иде бәлки”, – ди алар. Шунда ук мәчет төзү хыяллары бар. Ни гаҗәп, Сочида да, Адлерда да мөселманнар өчен гыйбадатханәләр күренмәде. Һәм бу факт бераз сәеррәк тә. Йөри торгач, мөселман зираты булдыруга ирешкәннәр. Кызганыч, рәсмиләштерелмәгән әле, анысы буенча да эшлисе бар. Ләкин бер дә күңелләрен төшермиләр. 2002 елдан Сочида яшәүче Рәшит абый сүзләренә караганда, татарларны бөтен җирдә беләләр һәм иң мөһиме, хисаплашалар.

Ахыр сүз урынына.

Сер түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә, дөньяның төрле илләренә яшәүче милләттәшләребез Казанга, Татарстанга карап тора. Өмет белән. Күпчелекнең өметләре аклана да. Сочи татарларының да өметләре аклансын иде. Аларга бераз гына ярдәм кирәк. Калганын үзләре дә эшли...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading