16+

Андрей Кондратьев: "Тавыш бирү һәрвакыт дулкынландыргыч"

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирде.

Андрей Кондратьев: "Тавыш бирү һәрвакыт дулкынландыргыч"

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирде.

Озак еллар дәвамында килгән гадәт буенча, ул Казан шәһәренең Гагарин урамы, 26а нчы йорт адресы буенча урнашкан сайлау участогына килде. "Бу минем өчен, беренче тапкыр тавыш биргән кебек, дулкынландыргыч", - диде Андрей Кондратьев.

Әлеге 136 нчы номерлы сайлау участокта да барлык саклану чаралары каралган. Ишектән кергәч үк тән температурасын тикшерәләр, битлек һәм перчаткалары булмаганнарга саклану чаралары бирәләр. Шулай ук ручкалар да каралган. Үзәк сайлау рәисе канәгать калган: «Беренче тапкыр тавыш бирүчеләр өчен бу чыннан да стресс мизгеле. Хәтта минем өчен дә. Күрәсез, барлык саклык чаралары да үтәлгән. Мин мондый участокларны сирәк күрдем — бу рекреация, әмма Роспотребнадзор язган барлык нормаларны да үтиләр», — дип өстәде ул. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә тавыш бирү барышына йогынты ясый алырлык шикаятьләр юк.

Лилия Локманова 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading