Авылның төзеклеге, матурлыгы беренче чиратта аның җитәкчелегеннән тора. Авылны яраткан, аны үстерергә һәм яшәртергә тырышкан фидакарь җанлы кешеләр булганда, авыл әле яшәячәк. Узган атнада шундый бер матур авыл белән таныштык без.
Лаеш районының Кече Елга халкы авыл җитәкчесеннән уңган. Көннән-көн яңарып барган авыллары белән таныштырганда, авыл җирлеге башлыгы Лилия Кыямованы мактап туя алмыйлар. Безнең Лилиябез дип кенә торалар. Бактың исә, Лилиянең әбисе, әтисе һәм әнисе дә үз вакытында шушы авыл советы рәисе булып эшләгәннәр. Ул өченче буын авыл җитәкчесе булып чыкты.
Лилиянең бабасы Нургали Биләев тумышы белән Балык Бистәсенең Олы Елга авылыннан. 17 яшендә үк авылдан чыгып киткән, Урта Азиядә басмачыларга каршы көрәшкән. Соңрак югары хәрби училищеда укып, очучы булган, авиация майоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Сугыш башланганда, ул Үзбәкстаннан татар кызы Мәмдүдә белән гаилә корган була. Гаилә башлыгы, авылда тынычрак булыр дип, гаиләсен туган авылына кайтарып җибәрә. Мәмдүдә уллары Альберт һәм кызлары Роза белән Лаешның Кече Елга авылына кайтып урнаша. Шушы якка кайтучы юлчылар белән танышалар да Кече Елгада гына калырга булалар. Мәмдүдә бик актив, эшчән хатын була. Ике-өч ел колхозда төрле эшләрдә эшләп йөргәннән соң, аны колхоз рәисе итеп куялар. Ире Нургали сугыштан кайткач та, шул авылда калалар, йорт җиткезәләр. Уллары Альберт, агроном һөнәрен алып, авылга кайтып эшли. Колхозда бакчачылыкны үстерә.
– Әтием колхоз бакчасында алмагач, чия, кура җиләге, карлыган үстерде. Яшелчә бакчасында үскән кәбестә, помидор, кыярларны тозлыйлар да иде. Колхоз ул вакытта гөрләп торган. Шуннан әтине авыл советы җитәкчесе итеп куйдылар. Әтием 45 яшендә дөнья куйды. Әнием мәктәптә укытучы булып эшли иде, балалар бакчасында да эшләп алды. Соңрак өч ел авыл советы рәисе булып эшләде, – дип сөйли Лилия.
Ул да, укытучы һөнәрен алып, авылга кайткан. әнисенең юлын дәвам итеп, балалар бакчасында эшләгән.
– Авыл белән җитәкчелек итәргә кинәт кенә чакырдылар. Баштарак карышып та караган идем, авылны күтәрергә кирәк бит, без дә булышып торырбыз дип үгетләгәч, ризалаштым. Өч елдан артык шушы вазифада, хәзер күнектем инде, – дип елмая ул.
– Җирле үзидарә җитәкчесе булу авырмы? – дип сорыйм аңардан.
– Ансат дип әйтә алмыйм. Авылны саклап торучы колхозлар юк хәзер. Ә авыл советының үзенең техникасы юк. Юлларны чистартыр өчен техника эзләргә кирәк. Үзидарәнең хезмәтче куллары да юк. Бөтен өмет, ышаныч – авыл халкында. Халыкка үзеңнең идеяңне, фикереңне дөрес итеп җиткерә белсәң, аның кирәклегенә ышандыра алсаң, алар сиңа биш куллап булыша. Халык белән килешеп кенә эшләргә кирәк. Мин үзем ачуланышырга, тавышланырга яратмыйм. Тыныч кына, җайлап кына сөйләшә белсәң, сиңа хөрмәт белән карыйлар. Халкыбыз тырыш, эшчән, бик дус. Аннары район җитәкчелеге дә булышып тора. Мәчетебезне ремонтладык. Аның түбәсен алыштырырга акчаны район җитәкчесе бирде. Күпердән мәчеткә асфальт юл салдык. Полиция йорты салынды, ветеринар пункты һәм аңа яшәү өчен йорт төзелде. Үзара салым акчасы да бик булыша. Баштарак халык шикләнеп караган иде, акчаның авылны яңартырга тотылганын күргәч, ышаналар. Үзара салым акчасына зиратка бара торган юлга вак таш җәйдек, коймасын алыштырдык.
Капкасын авылыбызның умартачысы Гафур Зарипов үз акчасына эшләтте. Мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, авыл халкы бердәм булып эшләмәсә, бу эшләрне төгәлләп чыгу авыр булыр иде. Авылның музеен да эшлисе килә. Хәзер шул идея белән янып йөрибез, – ди Лилия.
Кече Елга авылы җирлегенә Шуран һәм Полянка авыллары да керә. Полянкада яңа су башнясын утыртканнар, су трассасын яңартканнар. Шуранда яңа скважина казытканнар. Юлларына вак таш җәяләр.
– Ул авыллар кечкенә, берсендә бакчачылар гына яши, икенчесендә авылда теркәлүчеләр саны бик аз. Ул авылда клуб салырга уйлаган идек. Җирен дә бүлеп куйдык. Әмма кеше саны аз булу сәбәпле, ул эш чигелдерелеп килә. Клубны кешеләре күбрәк булган авылга салырга кирәк, диләр. Халык мактый да, сүгә дә инде. Мактаган сүзгә күңел булып, тагын да тырышып эшләргә омтыласың. Шикаять сүзләргә дә игътибар итәм. Бер урында таптанып тормас өчен анысы да кирәк. Авыл халкы бердәм, яңарак кына җыелышып, агач утырттык, чишмә буен чистарттык. Халык белән аңлашып эшлибез, – ди авыл җитәкчесе.
Авыл халкы белән элемтә булсын өчен, Лилия ватсапта Кече Елга яңалыклары дигән төркем дә булдырган. Авылга кагылышлы бөтен яңалыкларны шунда язып тора, ватсабы булмаганнарга күршеләре әйтеп-җиткереп тора. «Шәһри Казан» журналистларының авылга килү хәбәре дә ватсапта бик тиз таралып өлгергән иде. Шуңа да, кая керсәк тә, безне белеп-көтеп алдылар. Без исә авыл халкының бердәмлегенә сокландык, матур, рәхәт авылга тагын бер кат барасы килеп кайттык.
Комментарийлар
0
0
Ходай Саулык бирсен иде үзегезгә, зур уңышларга ирешергә язсын, бәхет һәм шатлык белән яшәгез! Бик күңелле шундый тормыш итүегезгә!
0
0
0
0
Лилиябез бик тырыш,унган ,талэпчэн житэкче шул безнен.Бу мэкалэдэ барысы тормыштагыча,бернэрсэ дэ арттырылмаган.Узешчэн сэнгатьтэ матур итеп концертлар алып баручы да ,унган хужабикэ дэ,тормыш иптэше Марат белэн бергэ ботен яктан килгэн 2 кыз тэрбиялэп устеруче эни дэ эле ул безнен.Без ана килэчэктэ тагын да зуррак унышлар,барлык хыялларынын тормышка ашуын ,хэрчак сэламэт,кочле булып калуын телибез.Журналистларга да Лилиябезне вакытында куреп алуыгыз очен зур рэхмэт.
0
0
0
0
Минем дэ бик зур рэхмэт эйтэсем килэ,узебезнен авылыбызда ,шулай жаны тэне белэн чын кунелдэн янып коеп эшлэуче Лилиябез бар.Анарга сабырлык,ужэтлек,туземлелек,ин кадерлесе саулык,гаилэ бэхете телим,бик хормэт итэм,алланын рэхмэте яусын,авылга топтэн узгэреш кертте,3 ел эшлэу дэверендэ бик куп нэтижэлэр китерде!
0
0