16+

Әниләр күңел кояшыбыз

“Шәһри Казан” газетасы Вконтакте төркемендәге язылучылары арасында Әниләр көне уңаеннан бәйге игълан иткән иде.

Әниләр күңел кояшыбыз

“Шәһри Казан” газетасы Вконтакте төркемендәге язылучылары арасында Әниләр көне уңаеннан бәйге игълан иткән иде.

Төп бүләкләр белән беррәттән, 3 җиңүче язылучының әнисе хакында язарга сүз бирдек. 

“Җәен бакчасындагы матурлыкны күрсәгез икән!..”
1 урын Дилбәр Гарифуллина:  


– Минем әнием –Шәйдуллина Рәсимә Зәйнулла кызы 1943 елның 25 гыйнварында Мөслим районының Бәкәбез авылында Зәйнулла белән Рәхилә гаиләсендә дөньяга килә. Сугыш чоры баласы ул, тормышның төбеннән күтәрелгән буын. Җитмәсә, Зәйнулла бабай репрессия хакимнәре кулына эләгә. Ул ашлык әзерләү конторасы җитәкчесе була. Бодай урлады дип, өстеннән нахак  шикаять язалар. 1946 елда бабайны кулга алалар. Сорау алу барышында төрлечә җәзалыйлар. Йозак тишегенә язу да төртеп кертәләр. “Нахак бәла ягучының кем икәнлеген беләсең, исемен яз. Сине чыгарабыз, урыныңа ук аны ябабыз”, – диләр. Ләкин бабай чын ир булып чыга, теш арасыннан бер хәреф тә пышылдамый. Гаиләсенә әйләнеп кайта алмый ул, эзсез югала. Мин инде аны 5 ел буе архивлардан эзлим, бабй турында бер сүз юк. Хәзер репрессия корбаннары төрле исемнәр чыкты, әлегәчә без бабайны аклый да, яклый да алмыйбыз. 
Ул елларны авырга туры иклмә, балаларны ачлыктан саклар өчен әнинең әнисе – Рәхилә әби тегү теккән. Аның уймагы бүгенге көндә дә исән! Әни дә балачактан ук әнисеннән чигәргә өйрәнгән. Әнием Бәкәбез башлангыч мәктәбендә укый. Ә  күрше Октябрь авылы урта мәктәбендә исә 7 нче сыйныфны тәмамлый. Яшьли эшкә җигелә. Терлекчелек фермасында эшли башлый.
Авылның уңган, булган, бар эшкә дә кулы ятып торган әнкәем Бәкәбез авылы егете – Миннәхмәтов Рафак белән гаилә корып җибәрә. Әткәй дә төшеп калганнардан түгел. Сүзен гел турыдан ярып әйтә, таләпчән, гадел иде. “Гаделлек ул таш астында. Үзегезгә авырга туры килсә дә гадел булыгыз. Тормыш гаделлекне ярата!” – дип әйтә иде безгә. 4 бала үстек. Бер-берегезне күрергә тилмермәс өчен, авылдан ерак китмәгез, дигән иде, һәммәбез дә туган җирдә төпләндек. Төпле киңәшләре белән ярдәмчел әтиебез дә мәрхүм инде... Төп йортта Илфак энебез яши, әнине дә ул тәрбияли. Әни бүгенгәчә үз егәрендә. Зарланмый да, зарланганны да яратмый. Арыдык, дипме, яисә акча юк, димп авыз ачуга, зарланмагыз, дип туктата. Ике сүз әйтергә дә өлгермибез. 
Әнинең 9 оныгы, 13 оныкчыгы бар.  Әниемнең гомер юлы якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк. 40 елдан артык хезмәт куйган, язмыш сынауларына бирешмәгән, күпме авырлыклар кичеп тә сынмаган-сыгылмаган. 
Әнкәемнең бүген дә тик торганы юк. Ул Бәкәбез клубы каршында оешкан “Оста куллар” түгәрәгенә йөри. Күзлексез оекбаш-башмаклар, урындык, диван җәймәләре бәйли әле, берсеннән берсе күз явын алырлык, матур! Бер генә бәйрәмнән дә читтә калмый. Ә бәйрәм табыны түрендә ул пешергән тәбикмәкләр урын ала. Өй тулы гөлләр үстерә. Җәен бакчасындагы матурлыкны күрсәгез икән!  
Әнием! Гомер бакый сабыр йөрәгеңә бүген дә көчле рухлы, изге күңелле, ачык йөзле булып калсын иде! Шөкер, бүген үз көчеңдә, балаларың, туганнарың, оныкларың белән бергә тормыш кичерәсең, бу безнең өчен зур бәхет! Аллаһы Тәгалә шул бәхетебезгә синең сәламәтлегеңне дә өстәсен иде. Күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, безгә яшәеш чыганагы булып, гомерең көзләрендә рәхмәтләргә, рәхәтләргә төренеп яшә.

“Әни пешергән бәлешне яратам...”
2 урын Рәмзия Шакирова:


– Минем әниемә 65 яшь! Исеме – Рүзилә. Әтием Нуретдин Кыямов белән Теләче районының Төрек Тәмте авылында яшиләр. Тигезлек белән гомер көзләренә кереп барышлары. Исән булсыннар, саулыктан өзелмичә, атна саен безне каршы алып, озатып калсалар иде. 
Әнием үзе Югары Кибәхуҗа авылы кызы. 16 яшеннән шәһәргә чыгып киткән, заводта эшләп, кичке мәктәптә укыган. Күңелендә бер генә хыял яши – акушер буласы килә. Хәтта документларын медицина училищесына илтеп тапшыра. Кичке мәктәптәгеләрне имтихансыз алсалар да, әни шүрләп кала. Апасы югары уку йортынрда белем ала, энесе техникумга килергә җыена, артыннан ук сеңлесе юл чыгар, бер әниләре җилкәсе генә күтәрә алырмы бу йөкне, дип уйлый ул. Бик иртә әтисез калганга, теләсә дә медицина училищесында укудан баш тарта. Заводта эшләп, энеләре-сеңелкәшләрен укыта. 19 яшеннән әти белән кавышып, кечкенә генә Төрек-Тәмтегә кайтып урнаша. Әти ул чакны бригадир, эшең ару дип, өйдәгеләр әтинең Казанга китүенә каршы чыга. Әнинең язмышы авыл белән бәйләнә. Башта фермада, аннары мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшли, соңрак социаль хезмәткәр камытына җигелеп, авылдагы ялгыз әбиләрне тәрбияли. Минем әнигә тормышта гел беренче булу дигән лидерлык сыйфаты хас. Безнең өй март башында ук юыла иде, халык аны май бәйрәмнәренә калдыра бит инде. Бакчада бер чүп үләне үсмәде,ишегаллары һәрчак тәртип иде, бездән ул шуны таләп итте. Төп йортта яшәгәч, ел әйләнәсе кунаклар өзелмәде. Туганнарның балаларына кадәр җәйге каникуллар чорында әни тәрбияләде. 
Әнием кайната белән – 16, ә кайнанасы белән 36 ел бергә яши. Дәү әти ирләр эшен күпчелек әни белән эшли иде.  Ә сез аның дәү әни белән мөнәсәбәтен күрсәгез иде, ул аны үз әнисенә караганда да күбрәк яратты. Сөйләшүләре шундый якын иде. Дәү әни 92 яшенә кадәр яшәде, ул да бик рәхмәтле иде әнигә. Үз әнисе быел февраль аенда китеп барды...
Гаиләдә без энем белән икәү генә. Рамил энем Теләчедә яши. Ә туган авылда ферма тота, анда атлар, сарыклар асрыйлар, шуңа өстәп, тирә-күрше авыллардан сөт җыялар. Әти өстендә кәгазь эшләре, әни барысын бергә барлап, җайлап торучы.
Авылга кузгалсак, балаларның әнигә төп гозыре: “Дәү әни, пицца пешер әле”, – диләр. Ә мин әни пешергән бәлешне бик яратам. Аның тормыш девизина әйләнгән бер сүз гел исемдә. Кешәләрне тигез яратырга кирәк, ди ул. 
Әни – 4 оныгына дәү әни! Искәндәр оныгы – 8, Самир 1 нче кластта укый. Болар Рамил белән Лилия киленебез бүләк иткән балалар. Минекеләр Әскәр белән Зилә. Олысына – 20, Зиләгә 9 яшь. Ирем Илнар исемле. Теләгем шул: без иманлы әби тәрбиясе алып үстек. Балаларым да аннан мәхрүм булмасыннар иде.

“Әниләр безнең күңел кояшы...”
3 урын Гөлнара Әүхәдиева:


– Кызганыч каршы, минем әнием мәрхүм инде. Вафатына 4 ел. Күңелем тулы хәтирәләр белән яшим... Әнием – Рокыя Кәлимулла кызы Зарипова 1945 елның 18 декабрендә Арча районының Тылаңгыр авылында туган. Кечкенәдән бик үткен, чая булып үсә. Таш астыннан чыккан, диләр аның турында. Тылангыр авылында мәктәп булмау сәбәпле, күрше авылга йөреп укый. Шулай туры килә, җиденче сыйныфны тәмамлагач, әни фермага эшкә төшә. Кечкенә генә, ябык гәүдәле кыз ипле хатыннар белән беррәттән эшли. 18 яшендә Кече Төрнәле егете Хатыйп белән кавышалар. Күп тә үтми, хәләлен армиягә алалар. Йөкле килеш әни төп йортта кайнана, кайната янында яшәп кала. Әти армиядә чакта беренче балалары туа. Малай! Армиядән кайткач, бераз вакыт авылда яшиләр әле. Икенче сабыйлары тугач, Арчага күченәләр. Әти тракторда, әни крахмал заводында эшли. Гаилә дә ишәя, бәхет өстәп, тагын бер малай белән бер кыз – мине алып кайталар. Дүртәү үстек без. Әни озак еллар автобуста кондуктор булып эшләде. Соңрак Зооветснаб складында хезмәт куйды. 
Әти белән әни бик тырыш кешеләр, йорт салып чыктылар. Әнием яшьтән фермада эшләп, авыр әйберләр дә күтәргәндер, шуларның әҗередер – аяклары сызлап, 45 яшеннән инвалидлык алды. 1990 нчы елда микро инсульт дигәне аны урын өстенә салды. Минем әнием бик көхле рухлы иде! Аллахы Тәгаләгә чын күңелдән ышануы белән, яңадан аякка басты. Бик сызланган чакларында да гел елмаерга тырышты. Бер аягы тернәкләнеп җитмәде, элеккеге кебек үк сизмәде инде. Әле шул хәлендә дә ялгыз яшәүчеләргә ярдәм итә иде. Мин аңа: “Үзең дә авырыйсың бит”,  – дисәм дә, “Нихәл икән...” – дип ялгыз яшәүче күрше карчыгына кереп, аны ашатып чыга иде. Әнинең пешергән кабак пироглары, гөбәдияләре, кабартмалары әле дә булса күз алдымда.
Әни гел эчем авырта, диде. Табибларга да күрендек, анализлар да бирдек. Ничек күрмәгәннәрдер инде, соңгы тапкырында яман шешнең соңгы стадиясе, диделәр. 74 яшен хастаханәдә каршыладык.  Ә 4 гыйнвар көнне әнием мәңгелеккә күзләрен йомды. 
Әйтәсе килгән сүзем шул: исән чагында әниләрегезне кадерләгез. Алар безнең күңел кояшы. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading