16+

«Җанлы концерт» җанлы булды: мактаулы исемнәр, искитмәле чәчәк бәйләмнәре кемнәргә тәтеде?

Узган шимбәдә «Пирамида» концертлар залында «Җанлы концерт» узды. Эстраданың иң популяр утызлап җырчысы халык мәхәббәтен казанган җырларын инструменталь ансамбльгә башкарды.

«Җанлы концерт» җанлы булды: мактаулы исемнәр, искитмәле чәчәк бәйләмнәре кемнәргә тәтеде?

Узган шимбәдә «Пирамида» концертлар залында «Җанлы концерт» узды. Эстраданың иң популяр утызлап җырчысы халык мәхәббәтен казанган җырларын инструменталь ансамбльгә башкарды.

Концертта «Татар радиосы»нда кыска вакыт аралыгында, яки шактый еллар элек хит булып әйләнгән җырлар яңгырады.  

«Безнең өчен яңалык түгел»  

Тере тавышка Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Асаф Вәлиев кебек сәхнә ветераннары да, Айгөл Рәхимова, Рамил Айметдинов, Мәскәү егетләре - Радик Яруллин һәм Айрат Сафин, Миндияр Шәймәрданов һәм башка яшьләр дә җырлады.

- Бәлки, концертны «җанлы» дип атау, ягъни «тере тавыш»ка  басым ясау бик үк дөрес тә түгелдер, чөнки без бүген генә фонограммасыз җырлыйбыз кебек килеп чыга. Фонограммасыз җырлаучылар да, фонограммага җырлаучылар да бардыр, анысы. Ләкин без үзебезнең концертларда гел тере тавышка гына җырлыйбыз. Шуңа күрә бу концерт минем өчен зур яңалык дип әйтә алмыйм. Хисләр дә шул ук. Һәр концертта да тамашачы каршында имтихан тоткан шикелле дулканланып, борчылып чыгабыз. Шуңа күрә мин бүгенге концертны күбрәк радио бәйрәме дип кабул итәм, - диде “ШК” хәбәрчесенә Рифат Зарипов.

Тамашачы Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиевне дә җылы алкышлар белән каршы алды. Ул 90 нчы еллар хитын - “Әйтмә син авыр сүз” җырын башкарды. Тере тавышка җырлау аның өчен дә яңалык булмавын әйтте Асаф абый.  

- Без 90 нчы еллардан, ягъни эшли башлаганнан бирле, һәрвакыт тере тавышка җырладык. Төркемебездә бүгенге состав кебек ансамбль бар иде. Алар белән авылларга да чыга идек. Ул вакытта инструменталь ансамбльләр популяр иде шул. Соңыннан гына аларны “япон тактасы” алыштырды. Шуңа күрә минем өчен бу яңалык түгел, тик бу проектның дәвамлы булуын телим. Яшьләр шуңа тартылсын иде. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: шактый гына яшьләр фонограммасыз җырлый. Бу бик яхшы. Инструменталь ансамбльләр белән йөрмәсәләр дә (бу, әлбәттә, чыгым таләп итә торгандыр), җырларын “минус”ка башкаралар, - диде ул.  
Иң матур чыгышларның берсе Эльмира Кәлимуллинаныкы булгандыр, мөгаен. Ул “Мин сине Ходайдан сорадым” җырын башкарды.  

- Музыкантлар белән тере тавышка чыгыш ясау минем өчен тылсымлы вакыйга. Сәхнә бизәлеше дә бик матур иде. Дулкынлануым көчле булды, чөнки “Мин сине Ходайдан сорадым” җырын тамашачыга беренче тапкыр тәкъдим иттем. Әлеге җыр радиода яңгыраса да, аны сәхнәдән ничек кабул итүләрен күрү минем өчен мөһим иде. Шушы клибыма ике атна элек Үзбәкстанда клип та төшердек. Бу көннәрдә ул экраннарга чыгачак, - диде Эльмира Кәлимуллина.

Истәлекле мизгелләр

Алып баручылар Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров һәм Рамил Шәрәфиев кичәне юмор белән үреп алып барды. Берничә тапкыр Элвин Грей белән Гүзәл Уразова арасындагы конфликтны да телгә алдылар. Сүз уңаеннан, әлеге җырчыларның берсе дә концертта катнашмады. Гүзәл Уразованың гастрольләре булу сәбәпле, ул афишада алдан ук күрсәтелмәгән иде. Ә менә оештыручылар Элвин Грей булачак, дип ышандырган иде. Тик ни сәбәпледер ул “җанлы концерт”та катнашмады. Кызык, әгәр җырчылар концертта булса, алып баручылар шулай ук бу ике артистны “чеметеп” узарлар идеме икән?

Ни хикмәт, “Пирамида” концертлар залында узган тамашаларны халык сүлпәнрәк алкышлый. Бу юлы да искәрмә булмады. Шулай да аларны Рифат Зарипов чыгышы дәртләндереп җибәрде. Рифаттан тыш, тамашачы Филүс Каһировны, Әнвәр Нургалиевны, Хәмдүнә Тимергалиеваны алкышларга күмде. Филүс белән Гөлназ Солтанованың чыгышлары да иң истә кала торган номерларның берсе булды.
Алда санап узган җырчылар алкышларга күмелсә, Илсөя Бәдретдинова чәчәк гөлләмәсенә күмелде. «Мин генәме шулай ялгышкан» хит җырын башкарганнан соң аңа бер егет йөздән артык ак розалар бүләк итте. Һәм күпләрне «Бу егет кем булды икән?» дигән сорау кызыксындыргандыр. Ләкин Илсөя, гадәттәгечә, бөтен серне дә ачып бетермәде.  

Чәчәк бәйләмнәрен Иркә белән Эльмира Сөләймановага да кызганмадылар. Хәер, бу концертта иң бәхетле җырчылар нәкъ менә алар булгандыр, мөгаен. Чөнки бу кичне кызларга «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелде. Әлеге дәүләт бүләкләрен җырчыларга Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды. Җырчы кызлар шатлыкларын яшермәделәр. Эльмира Сөләйманова:

- Әлеге исем минем өчен зур дәрәҗә, шуның өчен иҗатымны яратучыларга рәхмәт әйтәм. Җырчы буларак мине тамашачы танытты, иң беренче чиратта халкым алдында баш иям, - диде.

Иркә дә җитәкчеләргә һәм әти-әнисенә рәхмәт хисләрен юллады.
- Иҗатымны зурлаган өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәтемне җиткерәм. Башкарылган хезмәтне күргәч, бәяләгәч мин шат. Олы хөрмәтемне әти-әниемә, гаиләмә, яраткан тамашачыма белдерәм, - диде ул.
Әле күптән түгел генә әлеге мактаулы исемгә Ландыш Нигъмәтҗанова да лаек булган иде.

Образларга килгәндә, “җанлы концерт”та образлары белән шаккатырган, истә кала торган җырчылар булмады диярлек.

“Җанлы концерт” быелгы өченче тапкыр уздырылды. Ул “Барс медиа” татар медиа группасының компаниясенең тагын бер проекты. Барслыларның киләсе укталышы - “Татар җыры” булачак.  

Илнар Сафиуллин һәм Давид Аветисян фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading