Апай бик кызык кеше безнең, кечкенәдән акыллы булганга, аңа гел җаваплы эш- йомышларны йөклиләр иде. Балачактан Казаннан капчыгы белән арлауский (Орловский) ипи дә ташыды ул, ярты Чыты өйләренең түшәмен дә юды, әти белән печәнгә дә чыкты, тезәүсектә печән дә таратты, тезмәгә үлән дә өйде.
Абыйлар олы булып, үсеп чыгып киткәнгә, гараж каршындагы газ баллоны бирә торган будкадан баллон да ташыды. Әти вафат булгач исә кырдан капчыклы бәрәңге, тегермәнгә ашлык ташырга атчы эзләп тә чапты, көзен бакчага ат белән тирес тә түкте. Дөрес, апай Казанга укырга китүгә бу эшләр матур гына минем җилкәгә да атланды! Ник әти үлгәч тә кырбакчаны ташламаган без, ник сыерны сатмаган? Мөгаен, әнинең: "Менә ирсез хайван да асрый алмадылар”, - дигән сүзне ишетәсе килмәгәндер инде. Югыйсә, әнинең пенсиясе яхшы иде, безгә дә чыккан акча яхшы, икебезгә 49 сум дип истә калган.
Апайда ат йөрәге бардыр, ул нинди эшне башласа да, ахырына кадәр эшләп бетерә. Куллары алтын, барыбызга оекбаш-бәлүнкәләр бәйли, тәмле итеп ашарга пешерә. Барлык камыр ризыкларына кулы бара. Олы мичне сүттермичә саклады, хәзер олыгайгач ностальгия - коймак-кабартмалар пешереп сыйлый безне.
Гаиләдә без биш бала, олы абыебыз Илдар абый белән яшь аермасы 16 яшь. Абый инде мин үземне белә башлаганда, зур кеше иде (миңа). Абыйның армиядән кайтуын хәтерләмим дә бугай, туен хәтерлим. Көз көне булды. Ул вакытта туйлар өчәр көн бара иде бит, әни ничекләр ерып чыккандыр җаныем? Кызлары -кечкенә, ярдәмгә туганнар килгәндер инде. Абый өйләнде дә,Т үбән Камага китеп урнашты.
Икенче абыебыз - Әлтәф абый, 1958нче елгы. Армиягә китүен хәтерлим, өч сум акча биреп калдырды. Кайткач, зрә дә салкын көнне, 31 декабрьдә өйләнде. Туйлары Сабантуй көнне булды дип хәтерлим. Өченче абыебыз Айдар исемле, 1962нче елгы. Абыйның укыган елларын, егет булган чагын ярыйсы хәтерлим. Апай белән Мишәдән чанага 40 литрлы бидон куеп, ә кайчак икешәрне утыртып су ташыганнары, апайның баудан тартып, абыйның арттан: "Тарт, яхшылап!"- дип кычкырганын хәтерлим. Абый белән апайның пила белән утын кискәннәрен дә, вечерын да, армиядән кайтуын да, барысы да яхшы хәтердә.
1984нче елның башында төп йортта безнең белән яшәгән дүрт еллап урын өстендә яткан әбиебез вафат булды. Шул ук елның октябрендә әти китте. Абый өйләнде, икетуган абый өйләнде. Кыскасы, 1 ел эчендә безнең өйдә ике мәет күмелеп, 7 мәет ашы, 1 никах, 1 туй алу, өч көнгә сузылган туй мәҗлесе узды! Чыдаган әнигә рәхмәт! Хәзер бер мәҗлес үткәрергә куркып кафега чабабыз...
Апайга бу вакытта 16 яшьләр тирәсе, бар мәшәкать аның җилкәсенә төште. Апай - әни тирәсендә йөреп бар эшкә дә өйрәнде, токмач кисәргә, пилмән ясарга әле туган-тумачага да йөрешле иде.
Тагы шунысын дә язмый булмый, әни апайга бик ышана иде, хәтта урынны да бары аннан гына җәйдертә иде. Апай ул авырта башласа, машинасын табып, (ә ул елларда авылда машина табу газап) әнине әллә ничә тапкыр хастаханәгә алып барып салды. Бер тапкыр да, абыйларны кайтыгыз, әнине йөртегез дип борчымады. Без ничектер, аңа тулысынча ышана идек, әллә аңа салындык микән?
Апай - дипломант. Ул төп нигездә генә тормады, ул без дүрт туганны бер- беребезгә ярашып, юл куеп яшәргә дә ярдәм итте. Гомер буе безнең гаиләнең бер кисәге булып яшәсә дә, бер тапкыр да, Илһамга бер сүз әйтмәде, безнең арага кысылмады. Яшь вакытта, мине якламаганына үпкәләбрәк йөрсәм дә, хәзер аның зирәк булып калуына сөенәм.
Апайның язмышы нинди булды соң? Бәхетлеме, бәхетсезме? 30 яшендә болын кадәр өйдә ялгыз калды, әни китте... Ялгызлык - бик авыр сынаудыр ул. Моны күрергә язмасын берәүгә дә! 30дан арткан, әле һаман да миннән киңәш сораган кызыма, бала итеп карыйм да, йөрәгем жууу итә... Апай иртә олыгайды, гомумән, без иртә олыгайдык. Әти вафат, әни авырта... Абыйлар читтә... Әтидән соң, кайгыдан әзрәк арынган идек кенә, абый вафат булды... Бу безнең тормышыбызда иң авыр трагедияләрнең берсе булды. Иң акыллы, башлы, сабыр, олпат гәүдәле, гөрнадирдай абыебыз 35 яшендә туган нигезебезгә кайтып вафат булды. Йөрәктән... Абый хәсрәтеннән әни сыгылып төште, әнинең хәлен-халәтен күреп, абыебыз кайгысына әни турында борчылу да өстәлде. Шул төнне икенче абыебызның да тормышы кыл өстендә калды. Әлтәф абыебыз йөрәк тотып егылды. Аллаһка мең шөкер, шул чакта һәрберебезгә, бигрәк тә әнигә сабырлык бирде...
Әнинең янында булыр өчен апай ияләнгән эшен ташлап, авылга кире кайтты. Һәм әнинең соңгы минутларына кадәр янында булды. Бөтен ашларын, күму мәшәкатьларен үз өстенә алды. Дөрес, безнең беребез дә читтә калмады, тик барыбер авырлыкның күбесе аның җилкәсендә иде.
Апай сынмады, 1984 елдан бирле төп нигезебездә ирләр яшәмәде, йортыбызда хуҗа апай булды. Без кайтып-китеп йөрүчеләр булышкаласак та, төп хужа - апай!
Алга китеп әйтеп куям, Илдар абыем кебек үк, икенче абыебыз, безнең алтын терәгебез, кинәшчебез, булышчыбыз Әлтәф абыебыз да 28 елдан соң, туган нигезебезгә кайтып вафат булды. Якты йөзле, киң күңелле, ярдәмчел, ачык абыебызның үлеме безне тетрәтте. Бик тирән депрессиягә китерде, әле бүген дә ул ярадан кан тамып тора. Абыйны искә алмаган бер көнебез юк! Идеаль ир туганы нинди булырга тиеш дисәләр, ул безнең Әлтәф абыебыз кебек булырга тиештер. Абыебыз үлеп ятканда, апай өзгәләнеп: "Кайтасыз да, үләсез, кайтасыз да үләсез, нәрсә соң бу?" - дип елаганы бүген дә колагымда яңгырап тора...
Бу кайгылар арасында апайның шәхси хәсрәтләре дә булды, сабыеның кыска гомерле булуы, гаилә тормышының барып чыкмавы, ияләнгән эш урынының кыскартылуы... Юллар барысы да бик авыр сынаулар иде. Апай аларны лаеклы рәвештә күтәрде, аракыга үрелмәде, юньсез юлда йөрмәде, туры юлдан башын горур тотып узды. Аңа ни кадәр авыр икәнлеген ул үзе генә белде.
Апай балалар ярата. Аллаһ аңа үз балаларын үстерергә насыйп итмәсә дә, племянникларны үстерергә туры килде. Абыйларның балалары майның 30нан августның 30на кадәр авылда яшәделәр. Балаларны мунча ягып кертү, керләрен юу, ашату, табак-савытын юу - барысы апай өстендә булды дисәм, ялган булмас. Моннан тыш, аларны тешләре сызласа, табибка алып бару, җәрәхәтләнсәләр, авыртсалар дәвалау, иртәдән кичкә кадәр кайда һәм нишләп йөргәннәрен контрольдә тоту да аның вазифасына керде. Сигез племянникның жидесен үстереште ул, бары Ленарыбызга гына апай көче кермәде.
Иң олы племяннигыбыз Даниэльне 3 яшендә йөрергә садик булмагач, авылга кайтардылар, күпмедер яшәгәч, алып китәргә Илдар абый кайтты. Аэропортка озата барган апай, үзе генә кайтып китәргә тиеш була, тик дөрес булмаган автобуска утырып китеп, Казан шәһәрендә адашып, елап, мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән юл таба. Аңа бу вакытта бары 13 яшь кенә. Даниэль туган көнендә 5 августта олы мичкә ягып пироглар пешереп, кече учакка күмер тартып, ә казанга күсе төшеп үлгән булганлыктан, өйгә таралган "хуш исләр"не чистарту - барысы да истә.
Апайның, Роландның өч яшендә, тезәүсеккә үрмәләп менеп, киртә арасында утырганын, күрше Саимә апайның кереп әйтүен, тимер баскыч буйлап сабыйны кочаклап алып төшүен дә яхшы хәтерли апай. Әле аннан соң да күпме кызык һәм кызганыч хатирәләр истә! Наилә белән Эльвираның әти белән әни тезенә утырып фотога төшкәннәрен дә, Эльвираның битенә кармак эләккәнен дә, аягын рәшәткә башында җәрәхәтләп, аягын теккәннәрен дә хәтерли. (Рафаэль Ахметович текте, Аллаһның рәхмәте булып, урыннары җәннәттә булсын). Ирекнең апайдан аерыла алмыйча, кочаклап елаганын да, теш алдырырга алып барып, әтисе кермичә, үзе алып кереп алдырганын да; Чулпанның иптәш кызларыннан ияртеп алып кайткан "бетен" эзләгәнен дә, Шамилне төне буе теш сызлаганда дәвалавын, гөл сындырганы өчен "кыйнаганын" (никахында 70 кеше алдында сөйләп, рәхмәтен әйтеп, роза чәчәкләре бүләк итте) барысын хәтерли апай.
Племянникларның балаларын сөяргә дә насыйп булды, Аллаһка шөкер.
Апай турында язма гаиләнең үткәнен дә, бүгенгесен дә, үкенечлесен дә, шатлыгын да үз эченә ала. Апай туганлыкның да, дуслыкның да кадерен белә торган кеше. Мин гел икебезне чагыштырам инде, миңа бер таныш булмаган кеше белән сөйләшеп китәргә бер-ике минут кирәк булса, апай әкрен генә, җайлап кына аралашып китә. Минем дусларым юк диярлек, әллә менә танышларымның артык күп булуы моңа комачау итте, әллә инде теге "розовый" күзлек урынына "карасын" киеп кешеләрдән артык күпне таләп иттем, ә апайда алар күп! Һәм гомер буе аралаша тоганнары! Мин аннан, аның дусларыннан көнләшәм дә әле! Төрпәрәк, уйлаганымны турырак әйтә торган гадәт барлыкка килде шул. Ә апай алай түгел, үзен, туганлыкны, дуслыкны саткан кеше белән ул аралашмый гына! Күрми ул аларны. Артка борылып карарга яратмый. Мин исә гел анализлап, артка борылып, борчылып яшим, шуңа күрә ул мине еш кына "пешекләп" тә алгалый.
Апай бүген балалар, оныклар белән мәш килеп яши. Безнең балалар - аның балалары. Ул аларны сөя дә, тәртипләре ошамаса, сүгә дә. Нәкъ шулай булырга тиеш тә, чөнки бары якыннар гына турысын йөзеңә бәреп әйтергә, алдыңда театр уйнамыйча гына яшәргә тиештер. Безнең нигез - магнитлы ул. Атна ахырында капка төбендә машина куяр урын да калмый кайвакыт. Шулай рәхәт яшәве, шулай кирәк! Апай атна ахырында ашын салып, ризыгын пешереп көтеп ала безне. Шау- гөр килеп кайтабыз, оныклар чабыша, олылар көлешә, мунча өлгерә, бәлеш пешә, мич коймагы төшә... Нәни малаебызны сөяргә чират тезелә...
Бәхет өчен тагы ни кирәк? Дус-тату булып, күзләр тимичә, гөрләшеп озак һәм бәхетле яшәргә насыйп булсын! Туганнар, дуслар, якыннар белән бергә.
Тормыш бик кызык икән, якыннар ерагая, читләр якыная, юллар кушыла, сукмаклар аерыла. Щуңа да тормыш бит ул! Апайның тормышы, киләчәге бүгенгедәй җанлы, рәхәт мәшәкатьле, тормышы да, эше дә уңышлы, саулыгы нык, гомере озын, тыныч булсын! Төчеләнүне бик өнәп бетерми апай, үзем дә яратмыйм, купшы сүзләр дә кирәкми, олыгайдык, шуңа да кыска гына теләк:
Яшик апай әле бергә-бергә,
Син миңа, мин сиңа кирәк.
Авыр чакта, рәхәт чакта-
Без имәндәй терәк!
Бу язмага төрле кеше төрле фикердә булыр, бигайбә, хәзер алай кеше сүзенә аптырар яшьтән уздык. Тик шулай да, минем апайны котлаган, язмамны укыган, фикерләрен язма астына җибәргән һәркемгә Аллаһның мең рәхмәте яусын!
Язманың беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз
Венера Хөсәенова
Комментарийлар
0
0
Апа авырта дип язасыз.Апа авырый яки ауырый( чирли) була.Авырта баш,кул,аяк.
0
0