16+

«Аракы сатсаң, җеназаңа бармыйм»

Башкортстанның Учалы районы Нәүрүз авылында аракы сатучыларга каршы саллы гына көрәш башлаганнар. Нәүрүз авылы җирлеге башлыгы Закир Гарипов андыйларны мөселман йолалары буенча җирләмәү тәкъдиме белән чыккан. Аларның үзләрен генә түгел, агай-энеләре, кыз туганнары һәм әти-әниләрен дә җеназа намазы укып озатмаячакларын сөйләде ул “ШК” хәбәрчесенә.

Башкортстанның Учалы районы Нәүрүз авылында аракы сатучыларга каршы саллы гына көрәш башлаганнар. Нәүрүз авылы җирлеге башлыгы Закир Гарипов андыйларны мөселман йолалары буенча җирләмәү тәкъдиме белән чыккан. Аларның үзләрен генә түгел, агай-энеләре, кыз туганнары һәм әти-әниләрен дә җеназа намазы укып озатмаячакларын сөйләде ул “ШК” хәбәрчесенә.

– Яшерен-батырын түгел, авылларда яшереп кенә аракы сатучылар бар. Аларга яхшы сүз белән җайлап та әйтеп карадык, усал итеп тә сөйләштек, штраф та салдылар – нәтиҗә генә юк. Район имам-хатиблары айга бер киңәшмәгә җыела. Мин дә киңәшмәләрнең берсендә катнашып, үземне борчыган мәсьәлә турында сүз кузгаттым. Үземнең тәкъдимемне дә әйттем. Имамнар аны бертавыштан хуплап, карар кабул иттеләр. Алар аракы сату итүче кешеләргә барып, вәгазьләргә тиешләр. Өйдә мәет булганда аны озатыр өчен мине чакырмагыз, мин бит гөнаһлы булам, дип үтемле итеп әйтергә тиеш булалар. Аракы сату бер гөнаһ булса, кешеләрне агулап үтерү тагын да зуррак гөнаһ дип, катырак әйтү дә артык булмый. Без бу эшне имамнарга гына калдырмыйбыз, алар белән авыл җирлекләре башлыклары да йөрергә тиеш. Бергәләп көрәшеп, бәлки, эчкечелеккә ныклап каршы да тора алырбыз, дип уйлыйм. Бүген сүз халыкны саклап калу турында бара.

Эчкечелектән күпме кеше кырыла, сәламәтлекләрен югалта. Ә күпме юл һәлакәтләре була, бәла-казалар чыга шуның аркасында. Аракы сатучылар моны күреп, ишетеп торалар. Кая аларның намуслары? – дип бик борчылып сөйләде Закир Гарипов.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые:
– Бу бер яклы гына көрәш. Эчүчесе булганда, сатучысы да була. Димәк, сатучылар гына түгел, аракыны кулланучылар белән дә көрәшергә кирәк. Монда имамнардан зур тырышлык таләп ителә. Алар белемле һәм абруйлы булырга тиеш. Гомумән, Сабадагы кебек, аны кибетләрдә сатуны бөтенләй тыярга кирәк.

Башкортстан, Учалы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Был хәлдә ысынлап та иң элек һатыусылар менән көрәш башларға кәрәк Ә инде эскесегә килгәндә ул бәндәгә йыназа уҡыламы ла юҡмы барыбер.бөгөн үлде ней ҙә үлә алмай ятты ней...Эскесе кеше оятын юғалтҡан йән эйәһе бит инде.Ул үҙен донъяһы теүәл.герой тип хис итә бит инде..Имандары юғалғас араҡы һатып аҡса эшләгән ауылдаштар иң ҙур гонаһлылар.Хатта "әйҙә эс" тип кенә әйтеү ҙә гонаһ тип иҫҡәпләнгәнен белһәләр ине, айыҡ мосолмандарыбыҙ!!!!!!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      В Одноклассниках. Минем группа бар- Без Йосып ауылыннан ( Дүртөйле районы)- мин анда хәмер эчү-сатуны авылда туктатырга кирак дип язган идем:- Әбзәлил районында бер авыл бар,анда яшәгән кешеләр,спирт булган эчемлекнәрне эчмиләр,магазиннарында да хәмер сатылмый,күрше районында Иске Бөртөк авылында магазиннарында хәмер сатмыйлар,көмешкә куып сатмыйлар. Кайчан Йосып авыл халкы безгә хәмер кирәкми дип эчүләреннән туктар? Кайчан Йосып байлары магазиннарында хәмер сатуларыннан туктарлар?- бер җүнеле явап булмады

      Мөһим

      loading