Булдык без шул халык зарланган җирдә, чыннан да, чүбе дә күренде, чирәмнәре дә үскән, тик анысы койманың икенче ягында булып чыкты. Шулай да Илшат Габделфәртович шәһәр җитәкчелегенә күпфатирлы йорт каршын тәртипкә кертергә әмер бирде. Хакимият бинасына кайтышлый Арча урамнарын урап уздык. Район үзәге төзелә, берсеннән-берсе матур өйләр торгызалар, социаль объектлар да барлыкка килә, яңартыла, димәк кешенең монда яшисе килә.
Башы: "Йорт янындагы үләнне үзем чабам", яки Арча "глава"сының эш көне ничек уза?
"Йорт янындагы үләнне үзем чабам", яки Арча "глава"сының эш көне ничек уза?
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yort-yanyndagy-lnne-zem-chabam-yaki-archa-glavasyny-esh-kne-nichek-uza
"Йорт янындагы үләнне үзем чабам", яки Арча "глава"сының эш көне ничек уза?
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yort-yanyndagy-lnne-zem-chabam-yaki-archa-glavasyny-esh-kne-nichek-uza
"Йорт янындагы үләнне үзем чабам", яки Арча "глава"сының эш көне ничек уза?
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yort-yanyndagy-lnne-zem-chabam-yaki-archa-glavasyny-esh-kne-nichek-uza
Нуриев та шуңа сөенүен яшерми, чөнки халык үзенең туган ягын ташлап китми, монда төпләнә, барысы да исән-сау булып, бай яшәсеннәр дигән теләгем, дип тә өстәп куйды. Алай булса, хакимият органнарына да мөрәҗәгатьләр кимиячәк бит инде.
Кайтып керүгә, кайбер күрсәткечләр буенча артта калган авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән сөйләшү булды. Район башлыгы аларның һәрберсен тыңлап чыкты, проблемаларның асылына төшенергә тырышканы күренә, нинди ысуллар кулланып хәлне яхшыртачаклары турында да кызыксынды. Аларны тыңлап торганнан соң, боз кузгалыр сыман тоелды. Әле елы да коры килде бит, Илшат Нуриев бүген Арча районында гектарыннан уртача 18-19 центнер ашлык алабыз диде. Ә башка елларда 39 центнердан ким булмаган. Бу эшләрне бетердек тә, тагын юлга чыгып киттек. Республика программалары буенча ремонт бара торган объектларны карап кайтачакбыз. Машинада барганда милләтебез турында да сөйләшеп алырга җитештек. Район башлыгы фикеренчә, татар телен сакларга түгел, ә анда сөйләшергә кирәк.
– Без өйдә татарча гына аралашабыз, хезмәттәшләр белән дә күбрәк ана телен кулланырга тырышабыз. Бүген район мәктәпләрендә эш алып барабыз, һәр авылда театр төркемнәре бар, анда концертлар оештырабыз, авыллардан артистлар килеп, Арча шәһәренең үзәгендә Казансу паркында атнасына 2-3 концерт бирәләр. Кайвакыт балаларга игътибар бирәм, үзе дә, әти-әнисе дә татар, әмма урысча сөйләшә, ник шулай дип кызыксынсаң, миңа болай уңайлырак дигән җавап ишетәм. Ә бит без мәктәпләрдә хәтта урыс балаларын аз булса да татар теленә өйрәтергә иде дип хыялланабыз, – диде Илшат Габделфәртович.
– Арча районы әле Габдулла Тукайның туган ягы дип санала, сездә Кырлай комплексы да эшләп килә. Аның хәле ничек соң бүген?
– Комплекста елына 50 меңнән артык турист була, пандемия аркасында гына ул 40 меңне тәшкил итте. Әле менә 27 августта Әдәби Сабантуй уздырырга ниятлибез, анда да күп кеше килеп, музейларыбызны карап чыгарлар дигән өмет бар. Бездә Кырлайдан тыш та шундый объектлар җитәрлек: Әдәбият, Әлифба, Казан арты музейлары, Мөһәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов һәм Галиәскәр Камалга багышланганнары да бар.
- Кыскасы, Арча татар милләтен бик күп бөек шәхесләр биргән инде...
- Әйе, Аллага шөкер, барысы да безнең горурлыгыбыз. Явыз Иван гаскәрләре килгәндә, Казаннан зыялы татар кешеләре безнең районга, Әтнә, Биектау, Саба, Теләче, Балтачка күчкәннәр дигән риваятьләр бар.
Шулай сөйләшә торгач, тиз арада Үрнәк дигән бистәгә килеп җиттек. Монда Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте эшли, бүген анда капиталь ремонт бара, Илшат Нуриев шуның белән танышырга килгән. Директоры Зөлфәт Дәүләтбаев нәрсәләр башкарылган, ә нәрсәләр көтелә, шуларны аңлатып йөрде. Район башлыгы идәнендә сикереп алды, баксаң, ул селкенеп торган икән, шуңа күрә үзе шулай эшләрне тикшерә, чөнки балаларны яхшы шартларда укытырга кирәк бит. Бүлмәләрен ясап бетереп киләләр инде, подвалын рәткә китерәсе бар, фасадын да матурлыйлар. Әлеге объектта Илшат Габделфәртовичны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин каршы алган иде. Ул төзелеш һәм инфраструктура үсеше юнәлешен дә алып бара, җирлектәге әлеге темаларга кагылышлы барлык сорауларга җавап бирә ала кебек тоелды. Башлык көллияттәге эшләрне уку елы башланганчы тәмамларга кирәк дип, күрсәтмә биреп китте.
Аннан кайтканда Арча шәһәрендә төзекләндерү эшләрен карап уздык, парклар һәм скверлар программасы буенча бара. Монда хәтта әллә ничә чакрымга сузылган велосипед юлы да ясала. Матур чыга болай, кичләрен бигрәк тә халык ярата икән анда саф һава сулап йөрергә, чөнки төрле төстәге утлар яна, эскәмияләре бар, тротуары да уңайлы. Велосипедта йөрүче балалар да күренде. Әлеге объекттан соң юлыбыз 5нче гимназиядә дәвам итте. Монда да ремонт эшләре гөрли. Илшат Нуриев оешманың җитәкчесен яңа вазыйфасы белән дә котларга өлгерә, шушы көннәрдә генә мәктәпкә директор булып килгән. Эшләр белән танышып, кирәкле күрсәтмәләр бирелгәч, хакимият бинасына кайтып киттек. Анда безне Инстаграм социаль челтәрендә "туры эфир" көтә иде. Район башлыгы шәһәр белән таныштырып бара. Менә каршыда Арча педагогика көллияте, янында 5нче балалар бакчасы белән 6нчы мәктәп урнашкан. Комплекс булып эшлиләр, студентлар әлеге белем һәм тәрбия бирү оешмаларында практика уза, бик уңайлы, ди Илшат Габделфәртович. Көллиятнең урамдагы спорт мәйданчыгы белән калган икесе куллана.
- Бүген республикага билгеле булган Арча педагогика көллияте ни хәлдә соң, укырга киләләрме? - дип сорыйм аннан.
- Бик матур эшли, уңышлары зур, елына 800гә якын студент һәм квалификациясен күтәрергә теләүче педагоглар җыела. Бер урынга хәйран гына кеше дәгъва белдерә, гөрләп тора уку йортыбыз, - диде Илшат Нуриев.
Рәсим Хаҗиев
Комментарийлар