Шәһри Казан

Армиядә яшен сукты

Телефон баганасыннан кешеләрнең сөйләшкәнен ишетеп була, имеш. Өлкәннәрнең шаяртып әйткән сүзләренә ышанып, без – малайлар, баганага колакны терәп, әй тыңлый идек.

Бер сүз дә ишетелмәде, әлбәттә. Шулай да төшенкелеккә бирелмәдек, хәйләсен таптык. Таякчыкка җеп бәйләп, аны бушаган шырпы кабына урнаштырасың. Шырпы кабын тишеп чыгарылган 2-3 метр озынлыктагы җепнең икенче очын бушаган агач кәтүккә бәйлисең. Бер малай кәтүкне бора, ә икенчең шырпы кабының «шыр-шыр» килгән авазларын колагына куеп тыңлый. Олылардан ишетеп калган сүзләр кушып сөйләшәбез.

– Әлү-әлү! Ни хәлләр анда? – ди кәтүкне боргалаучы малай.

– Әйбәт-әйбәт! – дип җавап кайтара аңа шырпы тоткан иптәше.

Бер-беребезне күреп ишетеп торсак та, «телефоннан» сөйләшү кызык.

Балык Бистәсе районының Күки авылына телефон элемтәсе 1930 еллар ахырында керде. Без балалар түгел (мин 1933 елда туганмын), өлкәннәрнең дә күбесе телефонның нәрсә икәнлеген белми иде әле ул елларда. Башта район үзәгеннән авылга кадәр баганалар утыртып чыктылар, әлеге баганалар очына ике рәт тимерчыбык сузылды. Бердәнбер аппарат авыл Советы өенә урнаштырылды. Элемтә бүлекчәсе – коммутатор – күрше Балтач авылында булды. Телефон аппаратының уң ягындагы терсәкле боргычын бер әйләндереп алгач, коммутаторга эләгәсең. Коммутаторда эшләүче хатын-кыздан теге яки бу авылга тоташтыруын сорыйсың. Авыл Советы бинасында кешеләр телефон төбендә тәүлек дәвамында кизү-дежур тора иде. Телефон элемтәсе барлыкка килгән көннәрдә бу яңалыкка шаккатып сөйләшүләр күп булды.

Реклама

Армиягә чакырылгач, элемтә частена билгеләделәр. Бурыч – аэродромны элемтә белән тәэмин итү. Югарыдан бирелгән әмер-күрсәтмәләрне тиешле нокталарга җиткерәбез. Элемтә шул ук чыбыклар буенча башкарыла. Чыбыклар юл аша гына баганаларга эленгән, күп өлеше җир өстеннән бара. Җир өстендә яткан чыбыкларны кайчак йә сыерлар, йә атлар таптап өзә иде. Давылмы-яңгырмы, кармы-буранмы, һава торышы нинди булуга карамастан, элемтә чыбыгының өзелгән урынын эзләргә чыгып йөгерәсең. Бер иңдә – кечкенә телефон аппараты, икенче иңдә – чыбык, кесәләрдә – изолента. Кечкенә телефон аппараты чыбыгы белән төп элемтә чыбыгына ялганып, тавыш килгән як белән сөйләшәсең. Димәк, өзелгән урын тавыш килмәгән якта, җирдә яткан чыбыкны сыпыра-сыпыра, алга йөгерәсең.

Берсендә шулай өзелгән чыбыкны ялгап маташам: яңгыр ява, яшен яшьни. Тимерчыбыктан яшен сугарга мөмкинлеген уйламыйм да, командир әмерен үтәргә кирәк. Яшен яшьнәп җибәрүе булды, кул тимерчыбыкка берегеп ябышты, бөтен гәүдә дер калтыранырга тотынды. Яшен тогы хәлсезрәк булгандырмы, Ходайның рәхмәте, берничә секундтан соң элемтә чыбыгы кулдан аерылды.

Тагын икенче вакыйга хәтердә калган. Безнең часть командирының өе шәһәр читендә иде, шул өйгә килә торган элемтә беткән. Өлкән солдат белән мине сәбәпне ачыкларга җибәрделәр. Күрәбез: бозлы яңгыр багана башындагы чыбыкны өзгән. Өлкән солдат аякларына тимер тырнак (когти) киеп, баганага менә башлады. Бер-ике метр менә дә, лап, шуып төшә бу. Бозланган баганага когти керми.

– Сезгә инде хезмәтегезне тутырып өйгә кайтып китәргә дә күп калмаган. Йә егылып төшеп имгәнерсез. Мин әле яшь солдат, кайтырга ерак, үзем менеп карыйм, – дидем.

Күңелемнән генә «Бисмилла Аллаһ» дип, багана башына менеп киттем, өзелгән чыбыкны ялгап төштем. Өлкән солдат каршында дәрәҗәм дә күтәрелде.

Телефон аппаратларына гаҗәпләнми идек инде. Ләкин 1945-1955 елларда берәр командирыбыз безгә: «Киләчәктә телефон элемтәсе тимерчыбыкларсыз булачак», – дип әйтсә, мөгаен, бу сугышта бомба шартлаудан контузия алгандыр, белештереп сөйләшүе түгелдер дип уйлар идек. Ходайның рәхмәте, тимерчыбыкларсыз да элемтә тудыра торган кәрәзле телефоннар заманасына җиттек. Җир шарының теләсә кайсы илендәге кеше белән сөйләшү – гадәти күренеш. Миллион яктылык елы ераклыгындагы планета белән элемтә урнаштырылды дип әйткән сүз генә гаҗәп тоелыр бүген. Белмәссең, сабыйлар киләчәктә чит планетадагы яшьтиләре белән компьютер уены уйнап утырыр әле.

Равил Бәдретдин.

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: