16+

«Армиягә үзебез теләп барабыз»

Россия Кораллы Көчләренә быелның 1 октябреннән башланган чакырылыш кампаниясе ахырына якынлашып килә. Армиядә чакырылыштагы хәрби хезмәт срогы – 1 ел.

«Армиягә үзебез теләп барабыз»

Россия Кораллы Көчләренә быелның 1 октябреннән башланган чакырылыш кампаниясе ахырына якынлашып килә. Армиядә чакырылыштагы хәрби хезмәт срогы – 1 ел.

Татарстанда 18 мең ир-­егет медицина комиссия­сенә җәлеп ителде, шулардан 3500е хәрби частьларга җибәрелә. Бу атнада «Патриот» республика җыелу үзәгендә чираттагы 250 егетне Үзәк хәрби округтагы частьларга озату тантанасы үткәрелде.

Аларны «егет» дип әйтеп үпкәләтүең дә ихтимал. Чөнки якташларыбыз «Патриот» үзәгендә үк хәрби хезмәт төрләренә хас киемнәргә киендерелә. Әле генә гадәти киемдә йөргән ирләр һәм егетләр чын солдатларга әвереләләр дә куялар. Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин да андый вакытларда: «Хәрби кием кешене тагын да матурландырып һәм җитдиләндереп җибәрә», – дип әйтмичә калмый.

Максим Наумов белән Ришат Ганиев фәнни ротада хезмәт итәчәкләр икән. Хәрби кием кигәч, хисләре ташыган мизгел.
– Хәрби хезмәтне кирәк саныйбыз. Армиягә үзебез теләп барабыз, – дип елмаеп, бер үк сүзне кабатлады егетләр.

Генерал-майор Сергей Погодин әйткәнчә, илебез ар­мия­сендә 17 фәнни рота оештырылган.
– Татарстаннан фәнни роталарда инде 42 якташыбыз хезмәт итә. Солдатлар анда роботлар ясый. Физик әзерлек тә узалар, әлбәттә, – диде хәрби комиссар.
Көзге чакырылышта булачак хәрбиләрнең 80 процентын югары һәм урта һөнәри белем үзләштергәннәр тәшкил итә. ДОСААФ мәктәп­ләрендә 360 егет шофер, механик һәм башка хәрби-хисап белгечлекләренә укыган. Аларның үзләре теләгән хәрби частьны сайлап алу хокукы бар. Мәктәпне тәмамлаганнарга кайда да булса укып чыгу мөмкинлеге бирелә. Сергей Погодин сүзләренә караганда, хәрби хезмәткә нинди дә булса бер белгечлеккә ия сыйфатта бару яхшы.

Солдатларга һәм сержантларга ай саен – 2 мең, ә ятимнәргә 3 мең сум билгеләнә. Солдатларның банк картасына туганнары да акча күчерә ала. Татарстан Хөкүмәте чакырылыштагы хәрби хезмәткә китүчеләргә шә­хси гигиена тупланмасы бүләк итә. Элемтә операторларыннан СИМ-карта тапшырыла, солдатларга туганнары белән сөйләшкәндә түләү ташламалары каралган. Татарстан 52 хәрби часть белән шефлык килешүе төзегән. Көзге чакырылыштан 1,5 мең ир-ег­ет шул шефлыктагы хәрби частьларга җибәрелә.
 
– Узган җәйдә шәһәрләр һәм районнар делегациясе 18 частька барды. Анда «Татар ашлары көне» концерт-мәҗлесе хәрбиләр өчен гомер онытылмаслык бәйрәмгә әверелә, – ди генерал-майор Сергей Погодин.

Ата-аналар колагына тагын шунысын да ирештерик: «Патриот» республика җыелу үзәгендә тормыш-көнкүреш өчен барлык шартлар да тудырылган. Яхшы итеп, көненә өч мәртәбә тукландыру оештырыла, буфет эшли. Дин тотучылар өчен гыйбадәтханә бүлмәләре бар. Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин хәрби частьларга китәргә кузгалган егетләргә исәнлек-саулык теләде. Мулла белән православие дине әһеле дә хәер-фатиха теләп калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading