16+

Арта баралар! Коронавирустан тагын ике кеше вафат

22 сентябрьгә булган мәгьлүматларга караганда, республикада COVID-19тан 73 үлем очрагы теркәлгән. Зинһар, сак булыгыз. Вирус янәшә, кулларыгызны юып, маскаларыгызны киеп йөрегез.

1977 елгы ханым Әлмәт үзәк хастаханәсенең инфекция бүлегенә коронавирус чире китереп чыгарган үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатыла. Моннан тыш, хроник авырулардан да интеккән. Ханымның әлеге авыудан үлүе махсус лаборатор тикшерүе аркасында расланган.

Казан шәһәрендә яшәүче 1947 елгы хатын-кыз КФУның медицина - санитария частенә шактый авыр дәрәҗәдә үтүче пневмония сәбәпле мөрәҗәгать итә. Хастада коронавирус булуы лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә расланган. Үлем сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

Мәрхүмнәрнең туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading