16+

Арта торган ел булды: дәфтәр тикшереп тилмерүчегә караганда биш тапкыр артык бирәләр...

Яңа гына узган 2020 елны мактаучыга караганда, хурлаучы кеше күбрәктер бүген. Ләкин киләчәк ел әзерләп куйган “сөенчеләр”не белми торып, бу елны хурлау дөрес микән? Артты да бит. Нәрсәләр артты?

Арта торган ел булды: дәфтәр тикшереп тилмерүчегә караганда биш тапкыр артык бирәләр...

Яңа гына узган 2020 елны мактаучыга караганда, хурлаучы кеше күбрәктер бүген. Ләкин киләчәк ел әзерләп куйган “сөенчеләр”не белми торып, бу елны хурлау дөрес микән? Артты да бит. Нәрсәләр артты?

Коронавирус китергән файда турында яктырып киткән бер хәбәр күз алдыннан җилдереп узды. Имеш, коронавируска каршы антитәнчекләре булган хезмәткәрләргә Россиядә хезмәт хакын арттырып түләргә әзерләр. Чынлыкта, YouDo (ЙоуДо) ширкәте уздырган тикшеренүләр шуны күрсәткән: бала белән утыручы няняларны, авыру белән утыручы шәфкать туташларын, автомобиль йөртүчеләрне, клинерларны (килеп, акчага фатир юып китүчеләрне шулай атыйлар), IT өлкәсендә хезмәт куючыларны эзләп челтәрдә урнаштырылган белдерүләрнең астына «антитәнчекләре булган», «иммунитетлы», «коронавирус белән авырып терелгән» кебек эпитетлар куша башлаганнар. Мондый “диагноз”лы белешмәләре булган эш эзләүчеләргә гадәттәгедән уртача ике тапкырга күбрәк хезмәт хакы түләргә вәгъдә итәләр. Менә бит: бер начарның – бер яхшысы бар, дип юкка гына сөйләмиләр!

Гомумән, күзәтә китсәң, вирус быелгы ел эш базарына шактый сизелерлек үзгәрешләр кертте. Хәтта күп кенә балалар дөньядагы иң акчалы һәм текә эш урыны дип белеп, үскәч, тормышларын “курьер” хезмәте белән бәйләргә план кора башлады.

Ә нәрсә, дөрестән дә шәп эш бит! Югары белем, квалификация кирәкми, транспорт кирәкми, ә акчаны югары уку йорты тәмамлап дәфтәр тикшереп тилмерүчегә караганда биш тапкыр артык итеп бирәләр...

Вирус тудырган тормыш үзгәрешләре фонында бөтен сәүдә һәм тормыш онлайн режимга күчеп беткән 2020 елда да, киләсе 2021дә дә бизнес иң зур кытлык кичергән профессияләр булып машина йөртүчеләр, сатучылар, комплектлаучылар, курьерлар, җыючылар, логистлар булып калачак, ди белгечләр.

Сизәсездер, бөтен эшче базары, акрынлап, сату-алу өлкәсенә таба авышып бетеп бара. Болай барса, бөтен алучылар сатучыларга әйләнеп бетәчәк һәм сатучылар товарны берсеннән-берсе сатып ала башлаячаклар, минемчә. Моны

аңлау өчен, челтәрле маркетингка кереп баткан татар эстрадасын гына күз алдыннан кичерү җитә: бик уңышлы җырчы-бизнесменнар айлык акча керемен миллионар белән генә саный башлаган, диләр. Әле, бәлки, моннан соң күбесе кире сәхнәгә чыгып та мәшәкатьләнмәс, боерган булса...

Арткан җир күренә икән ул...

2020 елда арткан җирләрне санап бер узыйк әле:

Бензин 41 сум 65 тиеннән 42 сум 60 тиенгә әйләнде, ягъни 2 процентка артты;

Бензин “ашаучы” автомобиль бәяләре уртача 10-15 процентка кыйммәтләнде;

Казандагы торак-фатирның уртача квадрат бәясе ел ахырына кадәр +16% динамика күрсәтте;

Алтын базарында алтын бәясе арту динамикасы +25%;

Күз белән күреп, кул белән тотып булмый торган Биткоин курсы бер елда 300 процентка арткан;

Карабодай бәясе дә артык калышмаган – плюс 70% еллык динамика күрсәткән.

Бөтен бәяләр артып кесәне каезлаган заманда, инфляция генә артмый... Үзәк Банк сүзләре буенча, ел ахырына Россиядә инфляция күрсәткече 3,8-4,2% дәрәҗәсендә булачак, ди.

Иминлек теләп, сезнең Әмир Исламов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading