16+

Ашау – байдан, үлем – Ходайдан

Мохтаҗ кешеләргә дәүләт азык-төлек белән ярдәм итәчәк икән. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ил Хөкүмәтенә шундый тәкъдим юллаган.

Ашау – байдан, үлем – Ходайдан

Мохтаҗ кешеләргә дәүләт азык-төлек белән ярдәм итәчәк икән. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ил Хөкүмәтенә шундый тәкъдим юллаган.

Дөрес, мондый ярдәм бар кешегә дә түгел, ә йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга гына бирәчәкләр. Ризык алу өчен ай саен аларга акча күчерү планлаштырыла.

Хәтерләсәгез, берничә атна элек азык-төлек карточкаларын бирү турында сүз чыккан иде. (Безнең ил шул дәрәҗәгә төшеп җитте микән инде?!) Бу шулай сүздә генә калды. Чөнки тискәре фикерлеләр дә җитәрлек иде. Кемдер карточка белән ипине арзанга ала, ә икенче берәү – кыйммәтрәккә. Аннан, халыкка арзанга саткан эшмәкәрнең чыгымнарын кем каплый? Кыскасы, сораулар күп булды. Шуңадырмы әлеге теманы күпертеп тормадалыр.
Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтуховның Хөкүмәткә юллаган доклады 39 (!) битлек, ди. Министрлык мохтаҗ кешеләр турында шул кадәрле кайгыртыр дип кем уйлаган бит!?

Хәер, Президент та хәерчелектән чыгу – безнең төп максат, дигән иде әле узган атнада гына.

Беренчесе түгел, соңгысы булмасмы?
Керемнәре яшәү минимумымына тулмаган гражданнарның финанс хәлләрен яхшырту турында элек тә сөйләшүләр булгалады. 2014 елда шундый фикер алышулардан соң пластик карталарга билгеләнгән бер сумма күчерү кирәк дигәннәр иде. Ул акчага үзебездә җитештерерлгән ризык кына алырга ярый, дип өстәделәр. Тагын бер елдан шул ук министрлык илдә мондый ярдәмгә 15-16 млн кеше мохтаҗ дип санап чыгарган. Бу исә якынча 240 млрд сум акча дигән сүз.
2018 ел мәгълүматлары буенча мохтаҗлар 19 млн кешегә җиткән. Дәүләткә андый акча “каян килсен” ди инде?! Шуңа Хөкүмәт проектны тормышка ашырудан бөтенләй үк баш тартты.

Министрлык проектны хөкүмәткә җибәрүен җибәргән дә, 2021 ел бюджеты да узган ел ук формалаштырылды бит. Димәк, быел да андый бәхет тәтемәячәк әле.

Бер кыйсса
Танышымның авылында 6 балалы хатын яши. Азып-тузып йөри торган гаилә түгел ди үзе. Урысча әйткәндә, “просто” хатын бала табарга ярата. Илнең киләчәген кайгырта, ягъни мәсәлән. Кайгыртуын кайгырта да, ничә ел инде өйдә генә утыра икән. Быел яз һәм җәй айларында Путин балаларга акча тараткач та, өйдәге бөтен җиһазларын чыгарып атып, яңаларын алганнар ди. (Мин һич кенә дә җиһаз алмасыннар димим. Яхшы яшәсеннәр, бер сүзем юк!) Тик менә апаң балаларның пособие акчасына гына яшәргә өйрәнеп беткән икән. Шул кадәр балалары булгач, әлбәттә инде алар аз керемле санала. Пособиеләргә тагын ташламалар да өстәлә бит әле! Ходай бирсә тагын бала табам, эшкә йөрү булмас әле дип әйтә, ди үзе.

Бала карау җиңел эш түгел инде ул үзе. Әмма дәүләт ярдәменә ышанып, өйдә генә ятучылар да аз дип булмый. Шәхсән үзебезнең күршедә генә дә өч балалы шундый гаилә бар. Дүртенчегә тагын йөкле! Ире өч көнгә бер графигы белән генә сакчы булып эшләп кайта да, көннәр буе өйдә. Хатын үзе дә эшләми. Кыскасы, ашау байдан, үлем Ходайдан боларның! Без ирем белән икешәр җирдә эшлибез. Барыбер җиткереп булмый!

Нәрсә әйтергә тели бу кыз, дисезме? Бала тапмагыз димим! Дәүләткә ышанып, һавадан төшкәнне генә оялмыйча көтеп ятарга түгел дигән фикернеҗиткерәсем килә. Өйрәнделәр алайса...
 

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading