16+

Ашламаны ничек дөрес кулланырга?

Ашлама кулланудан нинди нәтиҗә алырга телисез? Иң элек шул сорауга җавап бирегез.  Составына карап, ашламалар үсентенең төрле җирләренә тәэсир итә. Иң яхышысы, әлбәттә, комплекслы ашлама куллану яхшы. 

Ашламаны ничек дөрес кулланырга?

Ашлама кулланудан нинди нәтиҗә алырга телисез? Иң элек шул сорауга җавап бирегез.  Составына карап, ашламалар үсентенең төрле җирләренә тәэсир итә. Иң яхышысы, әлбәттә, комплекслы ашлама куллану яхшы. 

Әгәр дә үсентенең тамыр системасын ныгытырга телисез икән, ул вакытта фосфорга нигезләнеп ясалган ашлама сайларга кирәк. 
Әгәр дә үсентенең яфракларына тәэсир итәргә кирәксә, азотлы ашлама яхшы нәтиҗә бирәчәк. 
Үсенте инде зур үскән икән, ул вакытта калийлы ашлама куллану файдага булачак. 

Сарымсакны нинди җиргә утыртырга?
Күпләр сарымсакны көздән утыртып калдыра. Аны нинди яшелчә үскән урынга утыртырга ярый, ә кайсына ярамый?

Иң яхшысы, сарымсакны томат, кыяр, иртә өлгерә торган кәбестә, ташкабак яисә кабак үскән урынга утырту. Бу очракта  сарымсак өчен туфрак органик ашламалар белән мөмкин кадәр күп күләмдә баетылган була. 
Ә менә бәрәңге, суган үскән урынга сарымсак утырту киңәш ителми. Чөнки әлеге яшелчәләр үзара авыруларны “алмашырга” мөмкин, ди тәҗрибәле бакчачылар. 

Шулай ук быел гына тирес керткән урынга да сарымсак утыртырга киңәш ителми. Андый урында үскән сарымсаклар йомшак һәм гөмбәчек авыруларына тиз бирешә торган була. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading