16+

«Әти-әниемнән калган мирастан илһам алам!»

Матурга – күз, ә шәфкатьлегә йөрәк тартыла. Гөлчәчәк Фатхулованың күңел җылысын биреп чиккән алъяпкычларына, сөлгеләренә күз салу белән җанга җылылык йөгерә, күзләр матурлыктан аерыла алмый.

«Әти-әниемнән калган мирастан илһам алам!»

Матурга – күз, ә шәфкатьлегә йөрәк тартыла. Гөлчәчәк Фатхулованың күңел җылысын биреп чиккән алъяпкычларына, сөлгеләренә күз салу белән җанга җылылык йөгерә, күзләр матурлыктан аерыла алмый.

Гөлчәчәк Фатхулова тумышы белән Актаныш районы Татар Ямалысы авылыннан. Гаиләсе белән 1996 елдан Сургут шәһәрендә яши. Тормыш иптәше белән бер кыз һәм ул үстерәләр. Беренче белеме буенча татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы, ә бүгенге көндә  дөрес туклану буенча белгеч.  Ә яраткан шөгыле – чигү турында ул сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Юкка гына Сургутта яшәүче милләттәшләребез өчен мастер-класслар үткәрми шул.  

«Безнең гаиләдә әнкәй дә, апалар да кул эшләре белән шөгыльләнде, алар да чигү белән мавыга торганнар иде. Чигәргә мине әнкәй өйрәтте. Без үскән вакытта мәктәптә хезмәт дәресләре башкача үтә торган иде. «Тамбур» (элмәле, элмәкле) җөе белән чигүне шул вакытта ук өйрәнеп калдым. 2017 елның апрель аенда Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты канаты астында Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлар берлеге бүлеге ачылды. Ачылу тантанасына калфак тегү буенча остаханә кирәк дип тапкач, өч көн эчендә өч калфак тегеп-чигәргә туры килде. Аны интернет киңлекләрдән эзләп,  тиз арада өйрәндем. «Энҗе калфак» түгәрәге шулай туды. Чигүгә килгәндә халкыбызның «канатлы алъяпкыч»ларын, сөлгеләрен, мендәр тышларын, тәрәзә пәрдәләрен, картиналар чигәргә яратам. Чигү төрләренә килгәндә күбрәк татарда киң кулланылган «тамбур җөен» кулланам. Шулай ук, шома чигү, чалыштырып чигү, келәмле чигү, сәйлән белән чигү дә читтә калмый,» - ди әңгәмәдәшем.

Гөлчәчәк ханым «Энҗе калфак» түгәрәген алып бара. Хәзер дәрес буларак үткәрелә икән. Теория белән практика бергә үрелеп бара. Калфаклар булдырудан башланган кул эше, сөлге, алъяпкыч, мендәр тышы һ. б белән берлектә «изү» булдыруга кадәр килеп җиткән. «Дәресләргә өлкәнрәк апалар бик теләп йөри. Бер дәресне дә калдырмыйлар. Аларга милли киемнәрне булдыру белән бергә, татарча аралашу бик ошый,” – ди милләтәшебез. 

Эше, яраткан шөгыленнән тыш Гөлчәчәк ханым Хатни-Манси автономияле округы – Югра һәм Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мөхтәрияте хәбәрчесе дә.  Ару-талуны белмәс, тынгысыз Гөлчәчәк апаның ташып торган энергиясенә сокланмый мөмкин түгел:  «Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты быел 25 елын, ә «Сандугач» җыр-бию ансамбле үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Биредә халыкка хезмәт күрсәтүемә дә 10 елдан артык вакыт үткән. Бар эшемне дә чын күңелдән, яратып башкарам. Милләттәшләребезне берләштерү, гореф-гадәтләребезгә тугры калып, халкыбызның мәдәният-сәнгатен, телен саклап калу өстендә коллектив белән берлектә шактый зур һәм күпсанлы эшләр башкарыла, һәрберебез күп көчен куя. Сәнгать буенча җитәкчебез Нурия ханым Җиһаншина җитәкчелегендәге «Сандугач» җыр-бию ансамбле Югра төбәгенең йөзек кашына әверелде, мохтарият канаты астында Алсу Гайнетдинова җитәкчелегендә татар «Якшәмбе» мәктәбе бертуктаусыз эшләп килә. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен берничә төркемгә бүлеп укытыла.

Сургут шәһәрендә хакимият тарафыннан оештырылган төрле чараларда актив катнашабыз. Эшләребез бәяләнелеп тора. Эшләгән эшләребезне ВКонтакте челтәрендә еш яктыртып барырга тырышабыз. Бар дөньяга Сургут татарлары, Ханты-Манси-Югра төбәк татарлары тормышын «Татарлар-Сургут» төркемебез аша дөнья күрә. Үрнәк эшләребезгә кушылучылар саны да шактый. «Ак калфак» татар хатын-кызлар берлеге эшчәнлеге бик актив. Халкыбыз йолаларына багышланган чаралар санап бетергесез», - ди Гөлчәчәк ханым, мөхтәрият эшчәнлеге белән таныштырып. 

Менә нинди ул безнең татар хатын-кызлары! Тырыш та, уңган да, булган да, җитез дә, тыйнак та... Бу сыйфатларны әле дәвам итәсе  дә итәсе...

Руфия Мөхетдинова
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading