16+

Атлар – бездән, исемнәр – читтән

...Хәтерләсәгез, башкаланың меңъеллыгы уңаеннан яңартып корылган Казан ипподромы берзаман шәһәрдә яшәүчеләрнең һәм кунакларның яратып йөри торган объектына әверелгән иде.

Атлар – бездән, исемнәр – читтән

...Хәтерләсәгез, башкаланың меңъеллыгы уңаеннан яңартып корылган Казан ипподромы берзаман шәһәрдә яшәүчеләрнең һәм кунакларның яратып йөри торган объектына әверелгән иде.

Юбилей чорында да, аннан соң да берничә ел дәвамында биредә ат узышлары бик югары дәрәҗәдә оештырылып килде һәм җәмәгатьчелектә дә кызыксыну уятты. Бу, әлбәттә, татар халкының атларга мәхәббәте, аның гомерлек юлдашы булуы белән дә, эшнең тиешле дәрәҗәдә куелуына да бәйле булгандыр. Еллар узу белән әлеге кызыксыну кимеде сыман. Халыкара статуска ия комплекс хәзер күбрәк эстрада йолдызларының инстаграм битләрендә туйлар, юбилейлар уздыру урыны буларак билгеле.

Сабантуй кадәр Сабантуйда атлар узышы узмаса, гайре табигый хәл булыр иде. «Казан» халыкара ат спорты комплексында узган ярышларда республика премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты. Тамашачылар арасында хәтта Төрекмәнстан Президенты да киләчәк дигән сүзләр йөрсә дә, төрки кардәшләребез арасыннан дәрәҗәле кунаклар күзгә чалынмады. Тамашачыларны киләчәктә дә үзләрендә калдыру ниятен истә тотып булса кирәк, ипподромга килгән кунаклар өчен республиканың төрле районнарыннан товарлар тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе тәкъдиме ителде. Шулай ук сувенир продукциясе ярминкәсе, милли ризыклы фут-кордлар, концерт программасы, пони белән истәлекле фото ясарга мөмкин булган фотозона һәм башкалар оештырылган иде.

Ат узышлары еш кына зур приз фонды белән истә кала. Быелгы Сабантуй узышларында 2 млн 800 мең сум күләмендә акчалата бүләк уйнатылды. Гадәт буенча, бүләкләр өчен көрәшергә Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә иң яхшы чабышкы атлар һәм жокейлар килде. Шулар арасында “Алтын Аргамак” призына узышлар истә калды. Ахалтекин токымыннан булган 13 чиста нәселле атлар бәйгесендә Мәскәү өлкәсеннән Триумф-Гели исемле айгыр җиңү яулады. Татарстан атлары да сынатмады: безнекеләр 1 млн 630 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды. Атлар гына түгел, хәтта бездә тәрбияләнгән пониларга да тиңнәр табылмады.

Безнекеләр дигәч, бер үзенчәлек күзгә чагыла. Бүгенге көндә Татарстан данын яклап чыгыш ясаган атларның исемнәре татарча түгел. “Алмачуар”, “Алмаш”, “Гайрәт”, “Ихтыяр” (үзебезнең авыл атлары исемнәрен искә төшердем) кебек атамаларны Василевс, Закраина Люк, Славутич, Соти Уно, Тайди Борн исемле айгыр-бияләр алмаштыра.

Чеченнарда да шул ук хәл икән. Иң дәрәҗәле узышларны берсе саналган Казан Кремле Кубогын, әйтик, Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровның Пафос исемле аты отты..

 

Татар-информ

Рамил Гали фотолары

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading