16+

Атна ахырына һава торышында үзгәреш көтелә

Бу көннәрдә һава торышы да игътибар үзәгендә. КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиевтан без апрель аенда һава торышының ничек булачагын сораштык.

– Апрель ае климат нормасыннан югарырак булыр дип көтелә. Әмма бу фаразларның уртача 67 процентка туры килүен дә искәртергә кирәк. Март ае салкын булыр дигән идек. Әмма ул, барлык фаразларга карамастан, нормадан 2 градуска югарырак булды. Апрель чынлап та аномаль җылылыктан башланды, температура нормадан 3,9 градуска югарырак тора. Бүген урамда май ае кебек. Тик атна ахырында һава агымнары алмашыну аркасында, һава торышы үзгәрәчәк. Хәзергә ул көньяктан җылы урта диңгез һавасын алып килсә, атна азагына арктикадан салкын агымны куып китерәчәк. Төнлә һава температурасы 0 тирәсендә булыр дип фаразлана, көндез – +7-8 градустан да күтәрелмәс. Шулай да айның беренче декадасы климат нормасыннан 4 градуска, ә апрель тулаем алганда, 1 градуска югары булыр дип көтелә. Апрельнең үз нормасы – + 5,8 градус. Ягъни +6,8 градус булыр дип фаразлана, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading